tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәлилгә халык мәхәббәте
Җәлилгә халык мәхәббәте

Җәлилгә халык мәхәббәте

Быел Казанда 15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 108 ел тулган көнне патриот шагыйрьгә, аның белән бергә фашистлар тоткынлыгында һәлак булган көрәштәшләренә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасына килүчеләр күп иде.

джалиль2

“1 нче Май” мәйданындагы һәйкәл янына 11 сәг. 30 минутта Дәүләт Советының Мәдәният комитеты җитәкчесе Р.Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р.Корбан, аның урынбасарлары Р. Төхфәтуллин, Р. Аймәт , әдипләр, Республика Мәдәният министрлыгы , Татарстан Милли музей вәкилләре, укытучылар, студентлар килеп җитте. Башка оешмалардан да кешеләр аз түгел иде. Каһарман шагыйрьне, аның көрәштәшләрен хөрмәтләргә дип килүчеләр арасында Татарстанның халык язучылары Р.Харис, Р.Вәлиев ,М.Галиев, танылган шагыйрьләр З.Мансуров, Г.Морат, язучылар Г.Гыйльманов, Н.Хисамов һ.б.ларның кулларында чәчәкләр. Бу күренеш шагыйребез Х.Туфанның “ Чәчәкләр китерегез Тукайга” дигән шигырендәге:

Ераклардан, йөзләп сукмаклардан
Килеп меңнәр һәйкәл каршына,
Еллар саен арта бара торган
Сәләмнәрен сиңа тапшыра,- дигән юлларны искә төшерә. Әйтерсең лә, Туфан Җәлилне дә шулай сәламли!

Язучылар төркем-төркем булып сөйләшәләр: Муса Җәлилне бөтен дөнья халкы белә, язучылар арасыннан Советлар Союзы Герое исемен алган һәм Ленин премиясенә ия булган кеше бары Муса Җәлил генә. Чит илләрдәге кешеләр аның батырлыгына безнең ил кешеләренә караганда да күбрәк соклана…джалиль3

Һәр елны февраль уртасында халык Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә чәчәкләр китерә. Быел 25 августта Мусаның һәм аның иптәшләренең һәлак булуына 70 ел тула. Мәдәният елында халык каһарманнарын хөрмәтләү яшьләрне тәрбияләү өчен аеруча мөһим. Яшьләр чит илләрнең мәдәниятенә тартыла хәзер. Читләрне хөрмәтләү яхшы, ә үз тарихыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне күбрәк белергә, аны онытмаска кирәк.Муса Җәлил һәйкәленә һәм ун көрәштәшенең скульптура портретлары коелган стелага чәчәкләр куйганнан соң, урамдагы халык М. Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”нең елга бер генә көн күрсәтелә торган төп нөсхәсен карарга Татарстанның Милли музеена керделәр. Анда музей хезмәткәрләре тамашачылар өчен тулы бер программа әзерләгән. Язучыларыбызның чыгышлары аеручы гыйбрәтле булды. Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис дистәләгән китаплар авторы. Аның поэмалары, әсәрләренә опера һәм музыкаль драмалар языла. Шигырьләре либреттолары аһәңле булганга композиторлар аның иҗатына мөрәҗәгать итә. Ул үзе Тукай бүләге иясе дә, тагын әллә нихәтле бүләкләргә ия. Ләкин, үзен Муса Җәлил бүләге иясе, дип игълан итүләренә чиксез сөенүен әйтте. Чөнки ул бу бүләкнең яшь вакытында алган.

джалиль4

Разил Вәлиев исә Муса Җәлилне олылап сөйләү белән генә чикләнмәде. Ул Муса туган көнне 1989 елда Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына быел 25 ел тулганың, бу сугышның халкыбыз, аеруча әфганчылар күңелендә тирән яра калдыруы турында гыйбрәтле хәлләрне белдерде. Әфганстанда сугыш барганда аңа Кабул шәһәрендә булырга туры килгән. Ул Әфган сугышы турында китап язган авторлар арасында.

Муса Җәлилгә багышланган очрашуда патриот шагыйрьнең кызы Чулпан да чыгыш ясады. Ул, әтисен олылап , аның һәйкәленә чәчәкләр салганнары өчен шушы әдәби – музыкаль тамашаны оештырган өчен язучыларга, республиканың мәдәният идарәсе хезмәткәрләргә, бирегә килүчеләргә рәхмәт белдерде.

Соңыннан Мәскәүнең П.И.Чайковский исемендәге консерватория студентлары. Җәлилләрнең Казандагы гаилә дуслары концерт бирде. Скрипкада, фортепьянода һәм контрабаста уйнаучы яшь артистлар чыгышы искиткеч матур булды. Нәфис сүз осталары, Муса Җәлил шигырьләрен рус телендә укып, алкышларга күмелде.

Муса Җәлил туган көнне Казанда үткәрелгән әдәби-музыкаль композиция лаеклы һәм урынлы булды.

Татарстан язучылар берлеге сайты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*