tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә VI төрки дөньяның әдәби журналлары конгрессы башланды
Төркиядә VI төрки дөньяның әдәби журналлары конгрессы башланды

Төркиядә VI төрки дөньяның әдәби журналлары конгрессы башланды

17 февральдә Төркиянең Эскишәһир каласында VI төрки дөньяның әдәби журналлары конгрессы башланды. Ике көн дәвам итәчәк бу җыен “2013 ел – төрки дөнья мәдәнияте башкаласы” чаралары кысаларында мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралының үлеменә 100 ел тулуга багышлана.

Конгресс Евразия язучылар берлеге, төрки милләтләрнең халыкара мәдәни оешмасы ТӨРКСОЙ һәм Эскишәһир губернаторлыгы тарафыннан оештырылган. Анда Төркия белән бергә Әзербайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Башкортстан, Косово, Дагстан, Карачай-Балкар, Гыйрак, Төньяк Кипр, Иран, Гагауз җире, Төрекмәнстан, Кырым кебек җөмһуриятләрнең иң абруйлы әдәби журналлары баш мөхәррирләре, язучылар һәм әдәбият галимнәре катнаша. Бу чарада Татарстанны “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Илфак Ибраһимов һәм “Сөембикә ” журналының әдәби бүлеге җитәкчесе Эльмира Закирова тәкъдим итә. Аларның “Глобальләшү һәм әдәби журналларның әһәмияте” дип исемләнгән утырышта чыгыш ясаулары көтелә.

VI төрки дөньяның әдәби журналлары конгрессының ачылыш тантанасын ТӨРКСОЙ җитәкчесе Дүсән Касәинов ачып җибәрә. Аның артыннан сүзне Евразия язучылары берлеге рәисе Якуп Делиөмәроглу ала. Шулай ук Казакъстанның Төркиядәге илчесе Җансәет Түймебаев белән Эскишәһир губернаторы Гүнгөр Азим дә чыгыш ясыйлар. Кунакларны сәламләү нотыгы белән чыгучылар арасында Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан да бар.

Конгресс эшчәнлеге Исмәгыйль Гаспралы турында әзерләнгән документаль фильмны тәкъдим итү белән башланып китә.

Җыен 5 утырыштан тора. Алар арасында “Исмәгыйль Гаспралы идеаллары нигезендә төбәкләрдән – ил күләмендә, илдән дөнья масштабында – төрки дөнья әдәбияты” дип аталган утырыш иң әһәмиятлеләреннән санала.

VI төрки дөньяның әдәби журналлары конгрессы барышында “Төрки дөнья язучылары берлеге шурасы” дигән яңа берлек кору планлаштырылган. Бу фикер 2012 елның 23 августында Кыргызстан башкаласы Бишкәктә узган “Төркичә сөйләшүче илләрнең дәүләт җитәкчеләре шурасы” җыенында тәкъдим ителгән иде. Инде ТӨРКСОЙ һәм Евразия язучылары берлеге әлеге шураны кору эшен башлатып җибәргән, аның уставы конгресска катнашучылар игътибарына җиткерелеп, тавышка куелачак.

Әлеге конгресста “Елның әдәбиятчысы” билгеләнәчәк. 2011 елда бу исемгә төрек язучысы Али Акбаш, 2012 елда Әзербайҗан язучысы Анар Рызаев, 2013 елда казакъ әдибе Төлән Абдик лаек күрелгән.

Конгресс эшчәнлеге кысаларында кунакларга ТӨРКСОЙ оешмасы әзерләгән фотосурәтләр күргәзмәсе дә тәкъдим ителә.

Рушания Алтай, “Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*