tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәмилә Хөснетдинова: «Татарлык – ул күптөрле, аны бөтен җирдә табарга була»
Җәмилә Хөснетдинова: «Татарлык – ул күптөрле, аны бөтен җирдә табарга була»

Җәмилә Хөснетдинова: «Татарлык – ул күптөрле, аны бөтен җирдә табарга була»

Җәмилә Хөснетдинова, 30 яшь. Себердә яшәүче татар. Аны халыкның милли мирасын саклаучы һәм үстерүче яшь сәнгатьче дип атасак та артык булмас.

30 яшендә ул Төмән шәһәрендә татар музее, татар-мөселман балалар бакчасы, этно-парк, мәчет, Тобольсктагы Хан лагере глэмпингы, ике татар кунакханәсе һәм башка бик күп милли колоритлы проектлар интерьерын ясаган кеше. Мөгаен, ул әлегә «татар стиле» дип атый торган индивидуаль стильдә дизайн ясаучы бердәнбер яшь интерьер дизайнерыдыр.

– Интерьер дизайны дигәндә «татарлык» турында бик ишеткәнем юк иде. Бу юнәлешкә ничек тап булдың?

– Күңел тартты. Төмәндә андый юнәлеш гомумән юк. Әмма мин үземнең татарлыгымны гел тирән тоя идем, тирә-як мохиттә дә шуны күрсәтәсе килде. Казанга килгәч, бигрәк тә илһамланып кайтам, чөнки монда фикердәшләр, шул юнәлештә эшчәнлек алып баручылар бар. Яңадан-яңа татар интерьерлы иҗтимагый урыннар, рестораннар барлыкка килә. Соңгы мәртәбә Гамәви урыннарда бер каһвәханәдә булган идем. Бик ошаттым.

– Ә гомумән, дизайн юнәлешенә ничек атладың? Гаиләңдә сәнгать белән бәйле кешеләр бармы?

– Гаиләмдә сәнгать белән шөгыльләнүчеләр юк, барысы да медицина өлкәсеннән дияргә була. Ә мин беренче сыйныфтан сәнгать мәктәбенә йөрдем, рәсем ясарга бик ярата идем. Шуңа минем архитектура университетына керүем әти-әни өчен гаҗәп булмагандыр.

«МИНЕМ МӘЧЕТ ЯСЫЙСЫ КИЛДЕ»

Җәмилә Төмән дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм Төмән Индустриаль университетында укый. Укуын тәмамлагач, архитектура ширкәтләрендә эшләп тәҗрибә туплый. Аннан дизайнерлык студиясендә эшләп ала. Эшен яратса да, профессиональ яктан үсәсе һәм ирекле буласы, үзенең иҗади потенциалын тормышка ашырасы килә, нәтиҗәдә яшь дизайнер үзенең студиясен ачарга карар кыла. Ул аны «Мирас» дип атый.

– Ни өчен эшчәнлегеңдә татарлык темасына мөрәҗәгать итәргә булдың?

– Татарлык һәрвакыт эчемдә яшәгән булса кирәк. 3 нче курста укыганда, безгә гыйбәдәт урыны бинасы архитектурасын ясарга кирәк иде. Барысы да чиркәү ясады, ә минем мәчет ясыйсым килде. Аны ясаганда, мин мәчет архитектураларын өйрәндем һәм сокландым, күңелнең шул якка тартканын аңладым. Аннан барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты. Укып бетергәч, үземне төрле юнәлешләрдә сынадым. Дизайнерлык студиясендә хезмәт куйдым, әмма заказчиклар белән эшләмәдем, бары тик бирелгән проектларны башкардым. Шул ук вакытта үземнең эшләремне социаль челтәрләргә урнаштырып бардым. Шулай беренче заказ бирүчеләр килде. Нәтиҗәдә үземә кызыклы һәм якын стильне үз итүчеләр дә табылды.

Дизайн белән шөгыльләнә башлаучыларга социаль челтәрләр алып барырга, укыганда ясаган әйберләрне, үзегез яраткан стильләрне күрсәтергә киңәш итәм. Ул вакытта заказчикларыгызның сезне таба алу мөмкинлеге бермә-бер арта.

«ТИРӘНДӘ КЫЗЫКЛЫРАК ҺӘМ МАТУРРАК ТАРИХ БАР»

– Сине нәрсә илһамландыра?

– Төмәннән Казанга килгәндә татар язулары, бизәкләре күргәч, җаным шатлана. Бездә татарлар күп булса да, мәдәният тә, тел дә бик тансык шул. Казанда милли китапханәгә экскурсиягә килгәч, миңа Тәбрис Яруллин ике татар әлифбасын күрсәтте. Берсе – совет чорында чыккан, һәрберебезгә таныш әлифба, икенчесе яңа имляда язылган әлифба иде. Графика алышыну белән тел, аның яңгырашы да, бик күп байлыгы да үзгәреп, югалып калганын аңлагач, минем тарихның бер өлешен үземнең берәр эшемдә күрсәтәсем килде. Шулай без Төмәндәге бер офиста иске татар язуын дизайнда кулланып люстраларга Кол Гали һәм Утыз Имәни текстларыннан өзекләр керттек. Бәлки аны укып карый алучылар да булмас, әмма ул визуаль код буларак та бик кызыклы. Без бүген татарныкы дип уйлаган әйберләр, биюләр, Сабантуй, читекләр – бу татарның бөтен мәдәни мирасы түгел, айсбергның башы гына. Ә тирәндә баерак, кызыклырак һәм матуррак тарих бар. Бу мине илһамландыра, дизайн аша кешеләргә дә шуны аңлатасым килде.

– Синеңчә, бүгенге көндә татарлыкка, милли дизайнга ихтыяҗ бармы? Заказчиклар табып буламы?

– Заказларым күп. Ихтыяҗ арта бара кебек. Дизайнда гына түгел, гомумән, бөтен өлкәләрдә. Сәнгатькә, музыкага кара: яңадан-яңа стильләр, җырчылар барлыкка килеп тора. Алар инде татарларга гына түгел, бөтен кеше өчен кызыклы кебек. Шул ук Дышать иҗаты яки «Пыяла» җырын кара. Аны бик төрле кешеләр тыңлый. Минем татарлар белән дә, казахлар белән дә бәйле булмаган кайбер танышларым казах музыкасы тыңлый. Музыкасы аша телләренә дә кызыксыну арта. Шуңа ниндидер чикләр бары тик безнең аңыбызда гына кебек. Дизайнда да шуны эшләргә була. Мәсәлән, Марокко стиле бөтен дөньяда ничек популяр бит. Чөнки ул матур, зиннәтле һәм кәефне күтәрә.

КАМИЛ ТАТАР ЙОРТЫ ҺӘМ МИНИМАЛИЗМ

– Ә татар стиле, синеңчә, нинди ул?

– Минем өчен татарлык үзенә күрә мистика белән ассоциацияләшә. Мәсәлән, «Your Yоol» бренды мифик җан ияләре, персонажлары турында сөйли. Бу бик кызык. Сихрилек барлыкка килә. Татар аксессуарларын тагу сине ниндидер әкияти персонажлар, эльфларга әйләндергән кебек. Татар стиле ностальгия, ямь хисе дә тарата сыман. Уртак төрки мотивлар да безгә ят түгел. Шәҗәрә, буыннарга тартылу, ислам дине дә безнеке. Гомумән, татарларның мәдәнияте бай дигәндә шуны да истә тотарга кирәк: без бик күп халыкларның мәдәниятен үз эчебезгә алганбыз. Бу татарларың бер фәлсәфәсе кебек – тарихның һәр этабын мәдәният үз эченә кабул итә, сеңдерә. Бөтен дөньяда татарныкына охшаган элементлар бар. Бер кызык әйбер сөйлим әле. Төмәндә татар музее проектын ясаганда, мин керамик плитка сайладым. Һәм күземә Португалиядәге плитка чалынды – андагы бизәкләр нәкъ татарныкын хәтерләтә. Инде белмим, әллә Ауропаның кайчандыр Госманлы империясе кул астында булуы шулай тәэсир иттеме икән, әмма бөтен дөньяда безнекенә якын интерьер элементлары очрый.

Татарлык – ул күптөрле, аны бөтен җирдә табарга була. Бер проект өчен милли колоритлы ишек тоткалары эзләгән идем. Аларны заказга ясатып та булыр иде, әмма безгә туры килгән, татарча күренгәнен Италиядә таба алдык.

– Камил татар йорты ул нинди, синеңчә?

– Берләштерә торган сыйфатлар табарга кирәктер, бәлки. Мәсәлән, төрле төбәкләрдә татар авыллары аерылып тора бит. Акылга «исраф» сүзе килә һәм шуңа бәйле минимализм. Артыгын җыймау, әйберне саклап тоту. Гомумән алганда, архитектура заманасына туры килергә тиеш дип саныйм. Заманча материаллардан «акыллы йорт» һәм башка уңайлы әйберләрне үз эченә алырга тиеш. Ә миллилекне элементлар белән, мисал өчен, ниндидер милли сервиз белән билгеләргә була. Ягъни, һәр кеше өчен милләт аерым предметлар белән ассоциацияләшә кебек. Кыскасы, камил татар йорты нәкъ синең өчен кыйммәтле булган әйберләрне үз эченә алырга тиеш. Татарлык та һәркем өчен төрле нәрсә аңлата.

– Ә төсләргә килгәндә, безгә ешрак хас булган төсләр бармы?

– Бу бик кызык, үземдә дә гел шундый сорау туа иде. Татар костюмнарын, интерьер элементларын гел шулай ала-кола итеп ясыйлар. Моны ачыклар өчен тарихка мөрәҗәгать итәргә, татарларда шактый күптән булган сынлы сәнгать – шәмаилләрне карарга кирәк. Анда чыннан да бик күп төрле төсләр кулланыла. Шул ук вакытта алар зәвыклы, бер-берсенә туры килә торган итеп сайланыла. Хәтта ниндидер тирән, атамасы яңа гына барлыкка килгән төсмерләр дә очрый. Татарга бик үк хас булмаган бердәнбер төс, кара булса кирәк.

Җәмилә ни дәрәҗәдә гаҗәеп матур булса, шул ук хәтле тыйнак та. Сөйләгәндә һәр сүзен уйлап, сайлап сөйләшә. Шуны әйтергә кирәк: әңгәмәне без рус телендә алып бардык. Әмма Җәмилә татарчаның себер диалектында бераз сөйләшә.

Чыганак: idel.top

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*