tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җидегән йолдыз” фольклор иҗат коллективына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылыды
“Җидегән йолдыз” фольклор иҗат коллективына Бөтендөнья татар конгрессының  Рәхмәт хатлары тапшырылыды

“Җидегән йолдыз” фольклор иҗат коллективына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылыды

31 март Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков һәм БТКның Башкортостан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Туймазы шәһәренә эшлекле сәфәр кылдылар.

“Родина” мәдәният сараенда “Җидегән йолдыз” фольклор иҗат коллективының 10 еллык юбилее уңаеннан Илгиз Халиков һәм Альфред Дәүләтшин иҗат төркемен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев исемннән тәбрикләп, БТКның һәм ТР Мәдәният министрлыгы рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталарын тапшырдылар.

Фольклор коллективы үзләренең Казан сәхнәсендә чыгыш ясау хыяллары белән уртаклаштылар. Шулай ук сәфәр кысаларында Туймазы татар тарихи-мәдәни үзәгендә Илгиз Халиков татар теле мөгаллимнәре белән очрашты һәм ата-аналарның мәктәпләрдә туган тел фәне кысаларында татар телен гаризалар ашау сайлау әһәмиятенә басым ясады, ата-аналар белән җыелышлар уздыру кирәклеген ассызыклады. Сәфәр дәвамында Илгиз Халиков Туймазы татар дәүләт драма театры җитәкчелеге һәм артистлары белән очрашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*