tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә “Гасырлар буе яңгыра, туган тел” шигърият бәйгесендә җиңүчеләр билгеле
Төмән өлкәсендә “Гасырлар буе яңгыра, туган тел” шигърият бәйгесендә җиңүчеләр билгеле

Төмән өлкәсендә “Гасырлар буе яңгыра, туган тел” шигърият бәйгесендә җиңүчеләр билгеле

Төмән өлкәсе күләмендә үткәрелгән Халыкара туган тел көненә һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган “Гасырлар буе яңгыра, туган тел” дип исемләнгән нәфис сүз осталары бәйгесенә йомгак ясалды. Төмән өлкәсенең “Истоки” этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы оештырган бәйгедә Төмән, Тубыл, Вагай, Исәт, Аромаш, Яркәү, Ялутор районнары мәктәпләреннән 43 укучы татар телендә шигырьләр сөйләделәр.

Бәйгенең нәтиҗәләре буенча 1-4 сыйныф укучылары арасында 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломына Азалия Айдуллина лаек булды (Тубыл шәһәренең 15 мәктәбе, җитәкчесе Банисә Ниязова).

Башлангыч сыйныф укучылары төркемендә Х.Яхин исемендәге Шыкча урта белем бирү мәктәбе укучысы Алинә Альметова да 1 урынга чыкты (укытучысы Флера Зөлбохарова).

2 дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән Аслана урта белем бирү мәктәбе укучысы Сафинә Алибаева бүләкләнде (укытучысы Алсу Исмәгыйлева). Казанлы урта белем бирү мәктәбе укучысы Элина Юсупова да 2 урынга лаек булды (укытучысы Асия Зимагулова), 3 дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнгән Аиша Ягудеевага котлауларыбызны юллыйбыз (Төмән шәһәренең “Этнос” балалар үзәге, җитәкчесе Наисә Гайнельянова).

5-8 нче сыйныф укучылары арасында 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломына Ләйлә Насыйбуллина ия булды (укытучысы Банисә Ниязова), Элина Зөлбохарова 2 урынга чыкты (Шыкча мәктәбе, Флера Зөлбохарова), Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе укучысы Равилә Кармышакова 2 дәрәҗәдәге лауреат дипломына лаек булды (Наисә Гайнельянова), 3 дәрәҗәдәге лауреат дипломын Надия Мөхәммәтҗанова алды (Төмән районы, Талымхан мәктәбе, укытучысы Эльмира Садыйкова).

9-11 сыйныфлар арасында 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән Земфира Вәлеева бүләкләнде (Банисә Ниязова), Тубыл районы, Ворогушино урта мәктәбе укучысы Ләйсән Гарифуллина 2 урынны алды (Рауза Гарифуллина), Вагай районы, Тугыз урта мәктәбе укучысы Дианира Ибукова 2 урынга лаек булды (Венера Ибукова), 3 дәрәҗәдәге лауреат дипломын Даяна Абибуллина алды (Асия Зимагулова), Шыкча урта белем бирү мәктәбе укучысы Ислам Хәмидуллин 3 дәрәҗәдәге лауреат дипломына ия булды (Гүзәлия Муллачанова).

Онлайн форматта узган бәйгедә катнашучылар яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен сәнгатьле сөйләүләрен видеога төшереп, “Истоки“ оешмасы җитәкчесе Әлфия Петуховага тапшырдылар.

Ул: “Мондый бәйгене онлайн форматта беренче мәртәбә үткәрдек. Сәнгатьле сөйләгән шигырьләрне өлкәбезнең төрле шәһәрләрендә, районнарда, авылларда тыңладылар, социаль челтәрләрдә фикерләре белән уртаклаштылар. Абруйлы жюри әгъзалары һәр чыгышка бәя бирделәр”, – дип сөйләде.

Педагогика фәннәре кандидаты, ТОГИРРО доценты, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мактаулы остазы, яшь педагогларга һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен ”Мактаулы остаз” исеме бирелгән, төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә жюри вазыйфасын башкарган Рафаэль Гадиев: “Укучылар бәйгедә бик кызыксынып катнаштылар, сәнгатьле итеп татар шагыйрьләренең әсәрләрен укыдылар, шунысы әһәмиятле: конкурсантлар барысы милли татар киемнәрдә, чыгышлары милли көйләр белән бизәлеп барды. Мондый бәйгеләрне киләчәктә дә үткәрергә кирәк. Чараны оештыручы ”Истоки” оешмасы җитәкчесе Әлфия Петуховага, укучыларны әзерләүче укытучыларга, укучыларга рәхмәтемне белдерәм. Бәйгедә җиңүчеләр быел “Таң йолдызы”нда катнашырлар дигән өметем бар”, – диде.

Нәфис сүз осталары бәйгесе җиңүчеләрен котлыйбыз. Тәҗрибә туплаган “Истоки” оешмасына, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, укучыларга киләчәктә дә уңышлар телик.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*