1945 ел. Сугыш. Җиңүгә кадәр тагын ике ай калган. Ә Казанда – премьера! «Шүрәле» – беренче татар балеты…
ЧЫНГА АШМАГАН ХЫЯЛ
1939 ел. Урамда атлар пошкыруы, тояк тавышлары ишетелгәли, ул да түгел шалтырап трамвай уза, кешеләр сөйләшүе колакка керә. Кинәт кенә әлеге гадәти ыгы-зыгыны шомлы, гаҗәеп матур музыка боза. Үтеп баручыларның кайсыдыр борылып карый. Көйнең кайдан килүен эзли. Өстән! Зур кунакханә тәрәзәләре аша моң агыла. Кунакханә бүлмәләренең берсендә рояль артында бөдрә чәчле егет утыра – 25 яшьлек Фәрит Яруллин…
Әгәр үз вакытында Мәскәү консерваториясе профессоры, күренекле педагог Генрих Литинский Фәрит Яруллинны күреп өлгермәгән булса, гаҗәеп «Шүрәле» балеты туар идеме икән? Генрих Ильич аны болай дип искә төшерә: «Яруллин бик тирәнгә яшерелгән, кулланылмый яткан гаҗәеп бай фантазиягә ия искиткеч талантлы кеше. Әлеге сәләтне келәшчә белән тартып чыгарырга кирәк. Һәм, әгәр бу тормышка ашса, гаҗәеп матурлык туачак иде».
Сүз уңаеннан, «Шүрәле» балетын язу идеясе үзе Литинскийга бәйле. Тукай әкияте белән танышканнан соң, ул әлеге әсәр белән шулкадәр илһамлана ки, яраткан укучысына, сынап карау нияте белән, аның беренче өзекләрен язарга бирем бирә. Нәтиҗә укытучыны канәгатьләндерә, шуңа күрә ул яшь шагыйрь Әхмәт Фәйзигә либретто язу үтенече белән мөрәҗәгать итә. Эш кызып китә!
– Яруллин беренче картинаны тәмамлый, аннан икенчесен. Биюгә яраклашуы, тәэсир итү көче буенча көйне мактап бетереп булмый, – дип яза Генрих Литинский Казанга, балетмейстер Гай Таһировка язган хатында, һәм шунда ук аны автордаш-хореограф булырга чакыра.
Литинский, әлбәттә, Гай Хаҗиевичның инде «Шүрәле» балетына язган сценарие барлыгы турында белми. Дөрес, сценарий бер генә актлы була, дип раслый балетмейстерның биографы Владимир Горшков: алай гына да түгел, Таһиров версиясен театр җитәкчелеге булачак постановканың нигезе итеп кабул иткән була. Әмма, бераз уйлаганнан соң, Таһиров шундый фикергә килә: кемнең «Шүрәле»се кызыклырак булуы турында Литинский белән бәхәсләшмәвең хәерлерәк. Һәм ул Литинскийның тәкъдимен кабул итә.
Балет буенча эшләргә талантлы Ленинград балетмейстеры Леонид Якобсонны да чакыралар. Эш шунда: «Шүрәле»не 1941 елда Мәскәүдә үтәргә тиешле Татар сәнгате декадасы программасына кертү турында карарны махсус комиссия кабул итә. Үтә дә җаваплы эш! Якобсон беренче һәм өченче актларны куярга тиеш була. Фәйзи либреттосы белән танышканнан соң, ул аны йомшаграк дип таба һәм сценарийны шактый үзгәртеп язарга уйлый. Бу хәл Яруллинны көйне дә үзгәртергә мәҗбүр итә. Гаҗәеп көч, киеренкелек сорала! Өстәвенә, бик кыска вакыт эчендә.
…Һәм менә ул Университет белән Бауман урамнары чатында урнашкан «Совет» кунакханәсендә – номерга рояле белән бергә бикләп куелган. Бернинди чикләүләрсез иҗат итү шарты белән. Ул иҗат итә дә, ә инде киеренкелек тәмам чиктән ашканда, ялгызлыгыннан яңгыр торбасы буйлап төшеп кача. Хәер, кунакханәдәге «тоткыннар»дан ул берүзе генә булмый. Тулы бер катны татар мәдәнияте эшлеклеләре били – барысы да Декадага әзерләнә. Җиһанов «Алтынчәч» операсы буенча эшли, Мозаффаров «Галиябану»ны яза. Эшләргә куратор итеп әлеге дә баягы Литинский билгеләнгән була. Һәр иртәне Генрих Ильич номерлар буйлап йөри, тикшерә, төзәтә, мактый, орыша…
Әлбәттә, 25 биючедән торган труппага – Татар опера театрының балет составы ул вакытта әнә шуның кадәр кешедән тора – мондый көчле куелыш буенча эшләве бик авыр була. Татария җитәкчелеге башкаладан «Остров танца» дип аталган күренекле хореография театры коллективын, һәм шулай ук Мәскәү һәм Ленинград балетларында иҗат иткән танылган осталарны чакыра. Нәтиҗәдә Казан театры труппасы 90 кешегә кадәр арта. Эш гөрли! Якобсон үзенең актларын Мехчылар клубында кабатлый һәм репетицияләргә Таһировны кертми. Моны ул гаять зур дулкынлануы белән аңлата.
«Шүрәле» премьерасының вакытын сугыш башлануы боза – тиз арада җиңүгә ирешергә насыйп булмый. Театрның штатын яңадан кыскарталар, балет труппасында бары тик җиде генә кеше кала. Таһиров урман кисү эшләренә чакырыла, аннан соң – Казан тирәли ныгытмалар төзелешенә. Яруллин фронтка китә. Литинский яраткан укучысын сугышка җибәрмәс өчен бик зур көч куя. Ул Яруллинны тылга кайтарту максатында нинди генә инстанцияләргә мөрәҗәгать итми, чөнки аның укучысы – «күренекле композитор һәм татар милли мәдәнияте өчен гаять зур байлык булып тора». Ләкин Литинскийның омтылышлары, тырышлыклары максатына ирешә алмый – Фәрит Яруллин сугышның иң хәтәр урыннарында – әле Курск дугасында, әле Белоруссия өчен барган бәрелешләрдә катнаша. «Минем «Шүрәле»не шулкадәр сәхнәдә күрәсем килде. Бер генә күзем белән булса да… Аның музыкасы миндә яши, ул һәрвакыт минем белән бергә», – дип яза композитор «Шүрәле» турында үзенең хатыны, балет артисткасы Галина Сачекка. Ләкин юк, әлеге хыялларга тормышка ашарга насыйп булмый…
БИИБЕЗМЕ… АВЫЛЧА?!
– Аякларың бармы?
– Бар.
– Ыштан киеп йөри аласыңмы?
– Алам.
– Димәк – артист!
Тарих битләренә теркәлгән контексттан аерып алынган әлеге сөйләшү елмаю уятырга мөмкин, моның сугыш вакытында Казанда ачылган күпләгән госпитальләрнең берсендә барган сөйләшү икәнлеген аңламаганда, әлбәттә. Гай Таһиров яраланган солдатлар арасында биюче барлыгын ишетә һәм тизрәк йөгерә – кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә! Сугыш вакытында ир‑атлар арасында биючеләргә кытлык бик зур була. Кайчак ирләр партияләрен хатын-кызлар башкарырга мәҗбүр. Тамашачылар искә төшерә: кайвакыт артисткалар, зал алкышлый башлагач, үзләренең мәһабәт ирләр образларын башкаруларын онытып, реверанс ясыйлар. Яшь аралаш көлүләр әнә шунда була да инде.
Заманы никадәр генә авыр булса да, Таһиров «Шүрәле» турында уйлый, онытмый. Вакытын бушка уздырмый: балет студиясе студентлары белән шөгыльләнә, тәҗрибәле артистларның осталыгын чарлый, фольклор экспедицияләренә йөри. Бервакыт шундый сәяхәттән гаять зур табыш белән кайта – 52 халык биюе! Барысын да эшкә җигә. Фольклор буенча әлеге тәҗрибә Гай Хаҗиевичка «Шүрәле»нең икенче актын сәхнәләштергәндә бик кирәк булып чыга – тамашачы каршында үзенең бөтен матурлыгы һәм үзенчәлеге белән татар авылы килеп баса. Безнең төбәк өчен шулкадәр кадерле, якын көйләр һәм образлар киләчәктә балетка тагын да җетерәк төсләр өстәячәк.
«ШҮРӘЛЕ» ДӨНЬЯ БУЙЛАП АТЛЫЙ
…Бары тик 1944 елда гына, гаять зур тырышлыклар нәтиҗәсендә, Татар опера һәм балет театры кабат «Шүрәле»гә алына. Биючеләрнең күпләренә әле бу вакытта 16 яшь тә тулмаган, оркестрга уен кораллары гына түгел, музыкантлар да җитми. Халык күп булырга тиешле күренешләрдә балет артистлары белән бергә вокаль группаныкылар да уйный. Бу юлы беренче һәм икенче күренешләрне сәхнәләштерергә элек Зур театр солисты, ә 1944 елдан Казан ТЮЗының баш балетмейстеры булып эшләгән Леонид Жуков чакырыла. Икенче күренеш – Таһировныкы.
Сүз уңаеннан, үзе йөргән экспедицияләрдә Гай Хаҗиевич татар биюләрен генә тупламый, халык костюмнарын да җыя. Еш кына театрга Казан артында кия торган костюмнар эләгә. Таһиров балетка татарларга хас пластиканы өсти, биюләргә милли костюмны кертеп җибәрә – «Япмалы бию» дә, Сөембикә яучы костюмын караган музыкаль номер да әнә шул рәвешле барлыкка килә.
Балетның төп героинясы булган Сөембикә кош‑кыз ролен Анна Гацулина башкара, югыйсә сугышка кадәр ул бары тик кечкенә кошчык ролен генә башкарырга тиеш була. Күп яктан Таһировның хуплавы, аның ярдәме нәтиҗәсендә балетка 29 яшендә килгән, гаҗәеп язмышка ия биюче – татар балетының беренче йолдызы әнә шулай кабына! Кошчык образы репетицияләрендә ул вакытта планлаштырылган Декаданың баш балетмейстеры Гацулинаның яше турында сорагач, исе китеп: «Сез элек кайда булдыгыз соң?» – дип сорый. Гацулина әле тагын егерме ел театр сәхнәсендә балкыячак, таң калган тамашачы, мөкиббән китеп, аның аягыннан ялгыш кына төшеп калган туфлиен сораячак, ә сәхнә арты хезмәткәрләре тактага ясалган спектакль күренешләрен бүләк итәчәк.
«Шүрәле»не куйганда кабынган тагын бер татар балеты йолдызы Бари Әхтәмов булачак. 1945 елның 8 мартындагы премьерада артист Али‑Батыр ролен башкара, әмма балет сәнгате тарихына ул иң шәп Шүрәле булып кереп калачак – соңгы көннәренә кадәр Әхтәмов белән дус булган Леонид Якобсон аның турында нәкъ менә шулай язып калдырган. Сүз уңаеннан, балетның алга таба язмышы Якобсон белән бәйле була. Әлеге эше өчен Ленинград балетмейстеры Сталин премиясенә лаек дип табыла.
Казанда узган премьера зур уңыш казана. Һәм Якобсон аны Киров исемендәге Ленинград театрында (хәзерге – Мариинка) сәхнәләштерергә тәвәккәлли. Яңа партитураны Мәскәү композиторлары Владимир Власов һәм Владимир Фере башкара – һәм бу шулай тиеш була да, чөнки Ленинградта һәм Мәскәүдәге Зур театрда балетны өч составлы оркестрлар башкара! Фәрит Яруллинның гаҗәеп музыкасын бөтен дөнья нәкъ менә әлеге куелышта ишетәчәк.
«Шүрәле»нең уңышы искиткеч була. Сөембикә ролен – Майя Плисецкая, Былтыр партиясен Владимир Васильевның башкаруы гына да ни тора! Балет ил буйлап атлый, ул дистәләгән сәхнәдә куела, ә аннан соң, СССР чикләрен узып, Болгария, Монголия, Польша, Чехословакия, Румыния, Албания, Мексика театрлары афишаларын бизи….
– «Шүрәле» – сәхнәдән төшмәячәк әсәр ул, – ди Нәҗип Җиһанов премьера алдыннан балетның куелышын тикшерү комиссиясе утырышында. Бу 1945 елның 6 марты була. Бүген дә, күпме еллар үтүгә карамастан, «Шүрәле» безнең белән бергә Җиңүне бәйрәм итә.