tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлки районында язучы, фронтовик Нәби Дәүлигә һәйкәл ачылды
Әлки районында язучы, фронтовик Нәби Дәүлигә һәйкәл ачылды

Әлки районында язучы, фронтовик Нәби Дәүлигә һәйкәл ачылды

7 май көнне Әлки районының административ үзәге булган Базарлы Матак авылында язучы һәм фронтовик Нәби Дәүлигә һәйкәл ачылды.  Һәйкәл әдип исемен йөрткән гимназия бинасы каршында урын алды. Әлеге тантанада Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия Дәүләтшина, Әлки районы башлыгы Александр Никошин, Әлки районы “Якташлар” җәмгыяте рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим һәм башка рәсми затлар катнашты.

Белешмә өчен:

Шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист һәм драматург Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) 1910 елның 1 июнендә элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзер Татарстан Республикасының Әлки районы) Иске Камка (борынгырак исеме – Мәүләшә) авылында туа.

Сугышның беренче көннәрендә үк, 1941 елның 25 июнендә, Нәби Дәүли фронтка китә. Ләкин аңа фронтта озак булырга туры килми, шул ук елның август аенда, Орша шәһәре янында барган авыр бәрелешләрдә чолганышка эләгеп, алманнарга әсир төшә. 1942 елның яз башында аны бүтән әсирләр белән бергә Алманиягә озаталар. Башта ул берничә ай Бухенвальдта тотыла, аннары Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы үлем лагерьларында газап чигә. Алманиянең тар-мар ителүе генә аны үлемнән коткарып кала.
1945 елның декабрендә Н.Дәүли Казанга кайта, әмма аңа, хәрби әсирлекне кичергән кеше буларак, әдәбият, матбугат өлкәсендә эшләргә рөхсәт ителми, шуңа күрә 1956 елга кадәр Казанның төрле оешмаларында кара эшче, каравылчы, рәссам-бизәүче кебек әдәбияттан ерак торган хезмәт вазифаларын башкарырга туры килә. Шулай да, язганнары басылмаса да, ул иҗат эшчәнлеген туктатмый: шигъри әсәрләр язуын дәвам иттерү белән бергә, проза һәм драматургия жанрларында да үзенең иҗади көчен сынап карый. Ниһаять, Сталин культы фаш ителеп, Хрущев вакытында берникадәр хөр тәртипләр урнаша башлагач, Нәби Дәүлигә дә язган әсәрләрен бастыру мөмкинлеге туа. 1955–1965 елларда, ягъни ун ел эчендә, аның шигъри һәм проза әсәрләре тупланган унике китабы басылып чыга.

Язучы 1989 елның 18 маенда Казанда вафат була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*