tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җырлары мәңгелек
Җырлары мәңгелек

Җырлары мәңгелек

16 августта күренекле татар композиторы, СССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхинның тууына 100 ел булды.

Яраткан композиторыбыз сәнгать әһелләре белән һәрчак аралашып яшәгән, концертмейстер буларак үзе дә чыгыш ясаган. Рөстәм Яхинның дөньякүләм биеклеккә ия булган әсәрләре Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә төрле концерт-кичәләрдә, фестивальләрдә һәрчак яңгырый килә. Быелгы концерт сезоны дәвамында композиторның якты истәлегенә багышлап, филармониянең әдәби-музыкаль лекторий бүлеге артистлары катнашында узган «Рөстәм Яхинның 100 романсы» циклы концертларында тамашачы аның күңелгә якын җыр-романсларын тыңлап ләззәтләнде.

Заманында композитор белән аралашкан, аның бай иҗади мирасын зур осталык белән башкарган Татар дәүләт филармониясе сәнгать осталары, сәхнә ветераннары аның турында: «Ул – татар җыр, романс сәнгатенең патшасы, хәтта илчесе иде» – дип искә ала.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов:

– Мин Үзбәкстаннан Казанга килеп консерваториягә укыр­га кергәч, татар сәнгате һәм әдәбиятын ныклап өйрәнергә тотындым, тулаем милли мохиткә кереп чумдым. Иң беренче, композитор Җәүдәт Фәйзи белән таныштым һәм радиода концертмейстер Екатерина Соколова белән аның җырларын яздырдым. Шунда күренекле композиторыбыз Р.Яхин белән очрашып таныштым, ул бер сөйләшүдә үк, кешелекле, игътибарлы булып истә калды. Ул миңа Сәхаб Урайский сүзләренә иҗат иткән «Нинди матур безнең тын бакчалар» дигән җырын өйрәнергә бирде, шуннан безнең иҗади дуслык башланды. Ихтирам белән өенә чакырды, ул башта Казанның Восстание урамында яшәде. Бүлмә уртасында шәп рояле тора иде, әнисе Мәрьям апа бик кунакчыл булды. Шунда аралашып, яңа җырларын өйрәнеп утыра идек, анда Мостафа Ногман да яңа язылган җыр текстлары белән килә иде. Без беренче тапкыр аның Г.Тукай сүзләренә язган «Шагыйрь» дигән җырын, аннары М.Ногман сүзләренә язылган «Яшьлек хыяллары» дигән җырны яздырдык. Бу консерваториядә укыганда булган хәлләр. Филармониядә эшли башлагач, Р.Яхинның әсәрләре репертуарымнан төшмәде. Ул миңа әсәрләрен тапшырганда һәрвакыт үзе уйнап, җырның бөтен нечкәлекләрен күрсәтеп бирә иде. Соңрак өчәү – Мостафа Ногман һәм Рөстәм Яхин белән программа төзеп, Казанның төрле оешмаларының кызыл почмакларында, тулай торакларында чыгыш ясавыбыз матур булып истә калган.

1970 елларда аның белән бергә гастрольләргә дә чыгарга насыйп булды. Төркмәнстанда Россия сәнгате көннәре уңаеннан чыгыш ясаган идек, анда Россия күләмендә танылган композиторлар, кино артистлары да катнаш­ты. Безнең белән тагын Венера Шәрипова да барды. Бу композиторлар берлеге оештырган чара иде, Төркмәнстанның бик күп шәһәрләрендә булдык. Мин концертларда һәрвакыт Р.Яхин әсәрләрен башкара килдем, чөнки романсларына гашыйкмын. Әле бүгенге көндә дә композиторның әсәрләреннән торган өч концерт программам бар.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев:

– Рөстәм Яхин дигәндә, иң беренче Ходай Тәгалә аңа матурлыкны күреп көйгә-моңга салу, кешеләргә җиткерү сәләте биргән. Гаҗәеп композиторларыбызның берсе ул. Мин бик күп композиторларның әсәрләрен җырладым, ләкин Рөстәм Хаҗиевичның әсәрләрен кулга алгач, аларны җырлаганда, җанда үзеңнең җырлаган әйбереңне ниндидер күзаллау барлыкка килә. Кайда гына башкармадым мин аны, баянчы Рөстәм Вәлиев белән Америкада, концертмейстер Роман Чуйнов белән Чехиядә, дирижер А.Шутиков оркестрына кушылып Көньяк Кореяда җырладык. Мәскәү, Петербург, Төркия, Казахстан – берсе дә калмады. Аның әсәрләрен халык кайда да искиткеч яратып кабул итә. Аның җыр­ларын җырлау, тыңлау – үзе бер рәхәтлек бирә. Аның романсларын башкарганда кайбер тамашачыларның күзләрендә яшь бөртекләрен дә күрәсең.

Рөстәм абый белән концертларда күрешергә насыйп булды. Татарстан радиосы студиясендә дә очрашырга туры килә иде. Консерваторияне тәмамлаган елны аның беренче мәртәбә «Күзләрем тик сине эзлиләр» дигән романсын концертмейстер Алевтина Миркина белән радиога яздырдык. Ул көнне анда җырчы Капитолина Румянцева да Р.Яхин белән композиторның «Соңгы мәхәббәт» дигән рус романсын яздыра иде. Аларның вакытлары җитми икән. Миңа дүрт сәгать вакыт бирелгән. «Ашыкмыйча яздырып бетерегез, миңа ике сәгате дә җитә», дидем. Алар яздырып бетергәч, мине дә тыңладылар. Чыгышымнан соң, Рөстәм Хаҗиевичның «Романсны бераз мелизматика кушып җырладыгыз, монысы истәлеккә калсын, тик алга таба алай мелизмнар өстәп җырламагыз», – дигәне хәтердә калган.

Аның фортепиано өчен язылган концерт, инструменталь әсәрләре дә бар. Ул безгә гаҗәеп зур байлык калдырды. Инструменталь әсәрен заманында Марат Сираҗетдиновның Татар дәүләт симфоник оркестрына кушылып, рояльдә оста башкарганы истә калган.

Рөстәм Хаҗи улы татар халкының бөек шәхесе, йолдызы иде. Яшьләр аның әсәрләрен җырларга тиеш. Фонограммаларга салынып җырлау – ул әле җырлау түгел, ул алдану гына. Әгәр без татар милләте буларак, Р.Яхин романсларын аңларлык дәрәҗәдә була алмыйбыз икән, без таркалачакбыз. Бу халыкның җаны сүнә, дигән сүз. Тик, иманым камил, аның җырлары мәңге яшәячәк, халкыбыз кебек.

Татарстанның халык артис­ты Фердинанд Сәлахов:

– Казан дәүләт консерваториясенең өченче курсында укыганда ук, 1981 елда мин Татар дәүләт филармониясендә җырчы Римма Ибраһимова төркемендә эшли башладым. Репертуарымда татар халык җырлары күп булса да, композиторларның яңа әсәрләре кирәк иде. Сара апа Садыйкова белән ул вакытта якташлар буларак таныш идек. Ул миңа Рафик Юныс, Саҗидә Сөләйманова, Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган берничә яңа җырын бирде. Аннары соңрак аның бик күп җырларын башкарырга туры килде. Ә Рөстәм Яхин белән мин филармониянең Гоголь урамында урнашкан бинасында таныштым. Ул анда Эмиль Җәләлетдинов белән килгән иде. Алар филармониянең өченче классында репетиция ясап бетергәч, мин Рөстәм абый янына килеп, аның белән сөйләшеп киттек. Ул мине үзе янына өенә чакырды. Өйләренә баргач, хатыны Хәлимә ханым белән ачык күңел белән каршы алдылар, чәй өстәле артында аралашып, консерваториядә укуымны сөйләдем, укытучым Зөләйха апа Хисмәтуллина турында җылы теләкләрен белдереп, миңа укуымда уңышлар теләделәр. Мин җырлап карагач, «халыкчан тавыш икән», – диде Рөстәм абый. Ул бит романслар хуҗасы, шулай да ул миңа үзенең җырларын күрсәтте, күбесе, әлбәттә, җырланган җырлар иде. Тик барыбер җырлары арасыннан, сүзләре «Татарстан яшьләре» газетасында басылган, әле беркем дә җырламаган «Язгы кар сулары» дигән җырын табып бирде. Мин аны бик тиз өйрәндем һәм аңа җырлап күрсәттем. Бераздан бу җырны баянчылар Ганс Сәйфуллин һәм Фаил Исхаков белән радиога да яздырдык. Ул бу җырны радиога яздыруымны да кире какмады, аның шул чакта яшьләргә карата булган игътибары дип кабул иттем. Чөнки ул гел итагатьле, бер кешене дә кире какмый торган зыялы шәхес иде, бөтен кешене дә ярату, хөрмәт белән яшәгәнгә, шушы сыйфатлары аның җырларында да чагылыш тапкандыр. Игелеге, изгелеге җырларында күренә иде аның.

Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова:

– Миңа, шөкер, композитор Рөстәм Яхин белән аның соңгы көннәренә кадәр аралашып, күп җырларын җырларга насыйп булды. Без аның белән кара-каршы йортларда гына яшәдек. Шуңа ул бер яңа җырын язса, миңа шалтыратып, «Кереп чык әле» дип, җырларын тыңлата иде.

1971 елда Мәскәүдә укып кайтып, берничә елдан мин үземнең концерт программамны ясадым, ул татар хатын-кызының язмышына, гүзәллегенә багыш­ланган иде. Мин Рөстәм абыйдан әлеге программа өчен җыр булмасмы икән, дип сорагач, ул «Килен төшкәндә» дигән җыр иҗат итте. Тора-бара бу җыр бик популярлашып китте. Татарстан буйлап икешәр ай гастрольләрдә йөргәндә, радиога да язарга өлгермәгән бу җырны, халык инде концертларыбызда ишетеп, күңеленә салып куйган иде.

Аннары ул беркөнне миңа шалтыратып «Киек казлар» дигән җырын пластинкага яздыруымны сорады. Мин, әлбәттә, ризалаштым һәм бу җырны Ленинградтан килгән тавыш яздыру бригадасы белән яздырдым да. Аннан соң аның иҗат кичәсенә Әхмәт Саттар сүзләренә язган «Любовь моя поздняя» дигән җырын өйрәндем һәм ул бүгенге көнгә кадәр репертуарымнан төшми.

Рөстәм Яхин – ул иң әйбәт татар музыкасын дөнья күләмендә күрсәтә алган композиторыбыз иде. Аны татар милләтеннән башка халыклар да рәхәтләнеп тыңлый. Аның җырлары – камил рәвештә, чын татарның йөзен, милли ягын да ачып, классик юнәлештә язылган югары кимәлдәге әсәрләр. Ул җырларны башкарырга зур осталык та кирәк.

Алсу Хәкимова

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*