tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владивостокта Рудольф Нуриевка багышланган күргәзмә ачыла
Владивостокта Рудольф Нуриевка багышланган күргәзмә ачыла

Владивостокта Рудольф Нуриевка багышланган күргәзмә ачыла

2 сентябрьдә Владивостокта Владимир Арсеньев исемендәге Ерак Көнчыгыш тарих музеенда «Рудольф Нуриев. Тормыш һәм легендалар» дип аталган күргәзмә ачыла.

Экспозициядә танылган биюченең дөньяда бердәнбер булган музее коллекциясеннән алынган шәхси әйберләре булачак. Музей Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында урнашкан.

Рудольф Нуриев 1938 елның 17 мартында поезда туган. Әнисе әтисенең хезмәт иткән җиренә — Владивостоктан 60 км ераклыкта урнашкан Раздольное авылына бара торган булган. Нуриевның туу турындагы таныклыгында нәкъ менә шушы урын күрсәтелгән. Ул бер ел Приморск краенда яшәгән.

Оештыручылар фикеренчә, бу күргәзмә — Рудольф Нуриевның туган ягына әйләнеп кайтуы.

bashinform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*