tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җырлыйк әле!” фестивале янә төрле төбәкләрдәге милләттәшләребезне “Бабай утары”на җыйды!
“Җырлыйк әле!” фестивале янә төрле төбәкләрдәге милләттәшләребезне “Бабай утары”на җыйды!

“Җырлыйк әле!” фестивале янә төрле төбәкләрдәге милләттәшләребезне “Бабай утары”на җыйды!

Татар халкының нинди генә күркәм йолалары юк: кунак каршы алу, тула басу, арыш сугу, бал аерту, кич утыру, кыз ярәшү, килен төшерү, яңа туган сабыйга исем кушу… Боларның барысын да Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары” этномузей комплексы биләмәсендә узган үзешчән фольклор коллективларының “Җырлыйк әле!” фестиваль-бәйгесендә күрергә мөмкин булды.

“Безгә – 5 ел!”

Быел әлеге фестиваль кечкенә юбилеен – 5 еллыгын билгеләде. Бу еллар эчендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафинаның “Җырлыйк әле!”  проекты зур популярлык яулады: елдан-ел анда катнашучы коллективларның санына карап та шундый фикер йөртергә мөмкин. Телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны өйрәнү, саклау һәм киләсе буынга тапшыру максатын күз уңында тоткан фестивальнең татар дөньясында үзенең аерым бер урыны расланган. Бу үзенчәлекле һәм уңышлы проектларның берсе. Һәр коллектив бирегә килеп чыгыш ясар алдыннан күпме әзерлек эшләре башкарган: үз җирлекләрендәге халык авыз иҗатын өйрәнгән, туплаган, ә бу көнне алар ата-бабаларыбыздан калган йолаларны сәхнә теле аша тәкъдим итте. Әлеге проектның әһәмияте дә бәһалап бетергесез. Чөнки без бүгенге көнебез турында гына түгел, киләчәгебезне дә уйларга тиеш. Әлбәттә, фольклор коллективларның күбесен олы яшьтәге кешеләр тәшкил итә. Әммә агымдагы елда  жюри әгъзалары да, башклар да шуңа игътибар итте: ансамбльләр яшьләр белән тулыланган. Шул ук вакытта быел анда җитмештән артык бала да катнашты. Бу инде киләчәк буын шушы мохиттә булып, үз күзләре белән күреп, өйрәнеп, әби-апаларының мирасын дәвам итүчеләр булып, шуны күңелләренә сеңдереп үсәр дигән өметләр уята.  Әлеге проектның тагын бер мөһим бурычы да бит ул: буыннар чылбырын өзми һәм бүгенге заман шаукымына бирешмичә, милләтебез киләчәге хакына эшне дәвам итү. Үзенең чыгышында Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та шуларны билгеләп үтте.

Йолаларда – рухи тәрбия

Фестивальнең беренче көнендә республикабызның 16 иң яхшы үзешчән фольклор коллективы чыгыш ясады. Кабул ителгән традиция буенча, бәйрәм республикабызның төрле районнарыннан килгән иҗади коллективларның парады белән башланып китте. Мондый күренешкә кем генә сокланмас?! Тукаебызның: “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” дигән канатлы сүзләре нәкъ менә монда чагылыш тапкандай булды.

Милләтебезнең онытылып барган гореф-гадәтләрен, йолаларын, халык җырларын “сандык төпләреннән” эзләп табып, өйрәнеп, халыкка җиткерү һәм киләсе буынга тапшыру нияте белән янып-көеп эшләгән үзешчән коллективларның һәркайсысының чыгышы үзенчәлекле булды. Кадрия Идрисова билгеләвенчә, әгәр дә без фольклорны өйрәнеп, үз гореф-гадәтләребезне кайтарсак, без картлыгыбызны балда-майда йөзгән әти-әниләр булып каршы алачакбыз. Әлеге чыгышларны тамаша кылганнан соң, чынлап та шулай булачагына шик калмады. Шуңа бәйрәмнең төп өлешен башлап җибәрү өчен сүз нәкъ балаларга бирелде. Уфа шәһәренең 115нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре бу чарада беренче тапкыр гына чыгыш ясамый. Бу юлы Сәлимә Җиһангирова җитәкчелегендәге “Ләйсән” төркеме “Чолыкчылык” йоласын тәкъдим итте. Бәләбәй шәһәренең Галия Әхмәтшина җитәкчелегендәге “Ак калфак” фольклор ансамбле күрсәткән “Кичке уен”да да бик күп сәләтле, туган телләрен яхшы белгән балалар катнашты. Буыннар бәйләнешенең шулкадәр ныклы һәм моның ничек мөһим булуын һәркемгә җиткерергә тырыштылар. Әнә бит авылның иң өлкән гармунчы карты яшьләрнең кичке уенын бизәде. Ияреп килгән балаларга да борынгы уеннарны уйнаттылар. Бүздәк районының Таулар авылында ике дистә ел дәвамында уңышлы эшләп килүче “Мирас” ансамбле “халык” исемен йөртә. Әлфия Газизова җитәкчелегендәге коллективның үз музее да бар икән. Ә бәйгедә алар үзләренең якларындагы күркәм йолаларның берсе – “Сабый ризыкландыру” күренешен күрсәтте. Бала тугач та башкарыла торган бик күп эшләрне алар шулкадәр матур итеп, аңлаешлы итеп җиткерә алды, булачак ата-аналарга бик күп нәсыйхәтләр дә яңгырады. Чишмә районының Ярми авылыннан килгән “Җидегән чишмә” фольклор ансамбле “Иген уру” йоласын күрсәтү өчен бик күп әзерлек эшләре башкарган. Декорацияләр, киемнәренә һәм башкару осталыкларына карап та, шуны әйтергә мөмкин. Фольклор күренешкә “Өммөгелсем”, “Уракчы кыз”, “Балтырган”  җырлары да ямь өстәде. 2012 елда ук оешкан Балтач районының “Иман юлы” ансамбле абруйлы һәм зур коллективларның берсе. Аларның чыгышында яңа туган баланы мунча кертү, аңа багышлап корбан чалу, исем кушу, сөннәткә утырту кебек йолалар чагылыш тапты. Чакмагыш районының Митрәюп авылы үзешчәннәрен берләштергән “Яшь йөрәкләр” ансамбле 2015 елда ук оешкан. Резида Нигъманова җитәкчелегендәге коллектив урак өстен күрсәтте. Халкыбыз тырышып эшләгән дә, шул ук вакытта күңелле итеп ял да итә белгән. Тәнзилә һәм Рәис Ханнановлар җитәкчелегендәге “Ярмәкәй егетләре һәм кызлары”  коллективының үзенчәлеген залда утыручылар сизми калмагандыр – биредә 10 гармунчы! Ә сабантуйлар элек-электән әнә шул гармун моңнарына күмелеп үткән бит. Фестивальдә Туймазы районының берничә иҗади коллективы катнашты. Шулай,  Равия Фәрхитова җитәкчелегендәге “Туймазы мәрҗәннәре” – “Бала авызлау”, Үрмәкәйнең “Асылъяр”ы – “Таң суы алу”, Кандраның Зимфира Әхмәдиева җитәкчелегендәге “Хәзинә” ветераннар ансамбле – “Кодалар төшерү”, Бишкурай авылының Лида Закирова кулы астында шөгыльләнүче “Янгүзәл” ансамбле “Арыш сугу”  йолаларын тәкъдим итте. Бакалы районының Иске Катай авылыннан килгән “Умырзая” ансамблендә өлкәннәр белән балалар да чыгыш ясый. Шулай, Данияр Заһировка 12 яшь кенә булуына карамастан, осталыгына сокланырлык кына. Салават шәһәренең “Энҗеләр”е узган елда гына оешуга карамастан, мондый күркәм чараларга зур теләк белән кушыла.

Безнең халык борын-борыннан умартачылык белән шөгыльләнгән. Балны хәзер заманча корылмалар ярдәмендә аертсалар да, барлык йолаларын үтәп башкаралар. Шаран районының Күгәрчен-Бүләк авылы “Ихлас” ансамбле нәкъ шундый тамаша әзерләгән иде. Мидхәт Әбделманов җитәкчелегендә Уфа шәһәрендә уңышлы эшләп килүче “Милли аваз” ансамбле күпләргә яхшы таныш. Агымдагы елда “халык” исемен алган  коллектив әлеге фестивальнең чагу бизәге булды. Бу юлы алар халкыбызның күркәм йоласын – “Кыз ярәшү” күренешен тәкъдим итте.

Иң-иңнәрне сайлау җиңелән булмады

Мәртәбәле жюри: Бөтендөнья конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Люция Вафина, Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган артисты Айрат Халиков, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локманов, рәссам, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәкил Шәйхетдинов алдында бик катлаулы сайлау эше булды: бәйгедә катнашучыларның милли киемнәренә дә, йолаларның шул җирлектән алынуына да, кыскасы, һәрбер нечкәлеккә зур игътибар бирде. Беренче көн нәтиҗәләре буенча өченче урынны Чишмә районының “Җидегән чишмә” һәм Бәләбәйнең “Ак калфак” ансамбльләре бүлеште. Икенче урында – “Туймазы мәрҗәннәре”. Беренче урынга Бүздәк районының “Мирас” ансамбле чыкты. Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылыннан килгән “Ак калфак” фольклор коллективы Гран-при иясе булды һәм барлык коллектив әгъзаларына милли костюмнар тегү өчен Бөтендөнья татар конгрессыннан сертификат алуга иреште.

Әлеге бәйгедә  “Чишмә бәрдертү” йоласын күрсәткән бу коллективның осталыгына, бердәмлегенә хәйран калырлык. Җитәкчесеннән дә уңган алар. Лилия Мусаеваны “баскан җиреннән ут чыгара”, “кар өстендә казан аса” дигән сүзләр белән төсмерләр идем мин. Коллектив әгъзалары да нәкъ шулай ди.

Ерак араларны якын итеп…

Икенче көнендә төрле елларда “Җырлыйк әле” фестивалендә Гран- при яулаучы Башкортстанның иң  яхшы фольклор ансамбльләре  Мәскәү шәһәренең – “Мәскәү мишәрләре”, Ырынбурның – “Ләйсән”, Самараның – “Мирас”, Татарстанның Сарман районыннан килгән “Чишмә”, Казахстанның Җаек шәһәреннән “Ялкын”иҗади коллективлары белән көч сынашты. Һәр коллектив чагу чыгышлары белән сөендерде. Шулай, Татарстанның Сарман районы “Чишмә” фольклор ансамбле 5 ел элек кенә барлыкка килүенә карамастан, бик күп дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып, уңышларга ирешергә өлгергән. “Җырлыйк әле!” фестиваленә алар узган елда ук чакырулы булган. Кызганычка каршы, пандемия сәбәпле, мөмкинлек чыкмаган. Шуңа быел алар бик зур әзерлек белән килделәр һәм “Бүләк багу” күренешен тәкъдим иттеләр. Татар милли көйләрен, авыз иҗатын яшьләргә җиткерү буенча зур эш башкара бу коллектив. Киемнәрен дә үзләре тегә, ә алъяпкычларны Илүзә Фәррахова чигеп, милли бизәкләргә күмгән.

“Мәскәү мишәрләре” ансамбленең чыгышы да үзенчәлекле булды. Өч кешедән генә торган бу коллектив килгән кунакларны җәлеп итеп, “Туй йоласы” күрсәтте. Импровизация булуга карамастан, бик уңышлы килеп чыкты ул. Әлбәттә инде, тәҗрибә һәм осталык үзенекен итте. Һәрберсе Мәскәү шәһәрендәге “Татар мәдәният йорты”нда  эшләп, яшьләрне милли рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Шулай, Рушан Локманов баянчылар түгәргенә җитәкчелек итә, балалар белән дә шөгыльләнә. Зәйнәп Сөләйманова – “Татар моңнары”, Рафикъ Вәлитов “Мәскәү егетләре” ансамбльләре җитәкчеләре, шулай ук Илдар Шиһапов җитәкчелегендәге “Тальян” җыр театры солистлары да. Тумышлары белән алар Түбәнге Новгород өлкәсеннән. Йолага кушып, үзләренең якларына хас булган такмакларны да алып килгәннәр иде.

Ә уңыш бу юлы ырынбурлыларга елмайды. Алар күрсәткән капка төбенә җыелу йоласы үз эченә халкыбызның кул эшләрен дә, авыз иҗатын да, күңел ачу, тәрбияви чараларны да алган иде.

Дулкынландыргыч мизгелләр

Әлбәттә, һәрбер бәйгедә бүләкләү – иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе. Катнашучы һәм җиңүче дипломнарыннан, кыйммәтле бүләкләрдән тыш, халкыбызның күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау һәм киләсе буынга тапшыру буенча актив эш алып баручылар да лаеклы бәһа алды: Бөтендөнья татар конгресыннан Рәхмәт хатлары, “Татар халкына күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медальләре тапшырылды.  “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Башкортстандагы бүлекчәсе тарафыннан оештырылган һәм гүзәл затларыбыз арасында кул эшләре осталарын ачыклау максатын куйган “Гүзәлләр тудырган гүзәллек” бәйгесендә җиңүчеләр дә сәхнә түренә чыкты. Зимфира Әхмәдиева, Рәсимә Шәйдуллинаның күргәзмәләре бик бай иде, аларның  кул эшләре дә иң яхшылары дип танылды.

Рәхмәттән башка сүз юк

“Җырлыйк әле!” фестивален уздыру өчен Фәнир Галимовның “Бабай утары” ююка гына сайланмаган: милләттәшләребезне бергә җыю, берләштерү, милли горурлык хисләре уятучы изге урыннарның берсе ул. Менә бу көннәрдә дә этноавыл чагу киемнәрдәге милләттәшләребездән аллы-гөлле чәчәкле болынны хәтерләтеп, тагын да ямьләнеп, җанланып китте. Әлеге фестивальнең даими һәм алыштыргысыз алып баручылары – Флорида Исмәгыйлева һәм Айрат Халиков, гадәттәгечә, катнашучыларны дәртләндереп, бәйрәмне үзләренең җыр-моңнары белән бизәде. Фестиваль барган көннәрдә дә, аннан соң да оештыручыларга: “Ак калфак”ның Башкортстандагы төбәк бүлекчәсенә, проектның җитәкчесе Люция Вафинага һәм милләтебез үсеше өчен зур көч салучы, бар яклап ярдәм күрсәтүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт сүзләре яңгырады. Чөнки “Җырлыйк әле”  фестивале төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне бергә җыеп кына калмады, анда катнашучыларның һәммәсенә онытылмас тәэссоратлар, очрашу, аралашу шатлыгы бүләк итте, милләтебез өчен тагын да рухланып, ялкынланып яшәргә һәм эшләргә көч-дәрт өстәде.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА, Башкортстан Республикасы.

Автор фотолары.

Фото: 3013, 2794  –  “Мәскәү мишәрләре” ансамбле.

2872 – Ырынбурның “Ләйсән” фольклор ансамбле – фестивальнең җиңүчесе.

3260 – “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” “Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара Берлеге медальләренә ия булучылар: Светлана Васикова, Эльвира Ямалетдинова, Гөлфия Сәрварова, Риф Сәлимов.

3033 – Самараның “Мирас” ансамбле “Киез кату” йоласын тәкъдим итте.

2905 – Гран-при ияләреБишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылыннан килгән “Ак калфак” фольклор коллективы.

2873 – Кунакларны каршы алу.

2695, 3186,  3229 – Бүләкләү мизгелләре.

3117 – Зимфира Әхмәдиева кул эшләрен күңел җылысы салып башкара.

1930 –Бүздәк районының “Мирас” ансамбле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*