tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зур Чирекле авылы
Зур Чирекле авылы

Зур Чирекле авылы

Авыл тарихы белән безне Усман хәзрәт Рәфиков таныштырды. Аның сөйләвенчә, авылга якынча 1600 еллар тирәсендә нигез салына. Төмән губернасы якларыннан унике гаилә Рызлейка елгасы буена, Ак яр тау итәгенә килеп урнаша. Агачтан йортлар салалар. Башка диндәге күрше авыл халкы белән аңлашылмаучанлык килеп чыккач, бу гаиләләр елганың икенче ярына күчеп, Зур Чирекле авылына нигез салалар. Ул Идел буе зонасының иң биек ноктасы булып санала. Бабайлар, авыл кору өчен, табигатьнең иң матур почмагын сайлый белгәннәр. Таулар исә салкын төньяк җилләреннән дә саклаган. Гөмбә, җиләккә бай урман, суның якында булуы да халыкның яшәеше өчен уңайлы шарт тудырган. Ул заманда елганың тирәнлеге 2 метрга кадәр җиткән. Яр буйларын камышлар әйләндереп алган җирләр сазлыклы, черки күп була. «Авылга исемне дә «черки» сүзеннән чыгып биргәннәр», – дип аңлатты Усман хәзрәт. Авылга нигез салган аксакалларның зираты билгеле. Ул хәзер кыр уртасында. Гомер-гомергә зират урынына кагылмаганнар. Төнлә кыр эшләрен башкарганда, тракторчылар, башларына чалма кигән изге җирне саклаучы руханиларны күреп, куркып тракторларын калдырып киткән очраклар да булган икән. Бүген авыл халкы аны койма белән әйләндереп алган, изге урын итеп күз карасыдай саклый.

Тора-бара авыл үсә. Халкы арта, заманадан артта калмаска тырыша. Россиядә барган төзелешләр бу авылга да кагыла. Мәскәү – Самара тимер юлының бер тармагы Зур Чирекле авылы кырыеннан узарлык итеп төзелә. Бу, әлбәттә, авылның үсешенә зур йогынты ясый. Күп халыкка эш тә чыга.

Дин…

Авыл гомер-гомергә ислам дине кануннарын хөрмәтләп яшәгән. Патша Указы белән 1800 елда Зур Чирекленең беренче мөфтие итеп Юсуп Юсупов билгеләнә. Беренче мәчет төзелә, мәдрәсә ачыла. Мәдрәсәдә, дин гыйлеме белән бергә, татар, гарәп, рус телләрен дә укытканнар. Тора-бара беренче мөфтинең эшен оныгы Гани Юсупов дәвам иткән, ул авылдагы икенче мәчетне корган. Соңыннан өченче мәчет төзелә. Әлбәттә, революциядән соң дин өлкәсендәге кискен борылышлар бу авылны да читләтеп үтми, өч мәчет тә җимерелә. «Ләкин, мәчетләрне җимереп кенә, халкыбызны диннән аера алмадылар. Ул безнең йөрәгебездә», – ди авыл халкы. Ходай рәхмәте белән, үзгәртеп кору чорында авылның өч мәчете дә кабат торгызыла. Аларның берсен – Камил хәзрәт мәчете, икенчесен Усман хәзрәт мәчете дип атап йөртәләр. Өченчесе – Али мәчете. «Бу мәчетебезне 2000 елда Алиебыз төзетте, рәхмәт яугыры», – ди авыл картлары. «Ниятем бар, мәчет салдырырмын дигән идем, ярдәм итмәссеңме икән?» – дип, миңа мөрәҗәгать иткәч, бик теләп алындым төзелеш эшенә. Ул мине хаҗга да алып барды, рәхмәт Али дустыбызга», – ди унҗиде ел мәчетләр рәисе булып эшләгән хезмәт ветераны Рафил абый Шәфиев.

Али Муса улы Сөләйманов – шушы авыл егете, Асия апа белән Муса абыйның уллары. Хәзерге вакытта Самарада яши. Самарадагы 2 нче икмәк заводының генераль директоры. «Кечкенәдән дини йолаларны күреп, үтәп үсте балаларым. Шуңа күрә алар динне хөрмәтлиләр, безне, әти-әнине, кадерлиләр, Аллаһка шөкер», – ди Асия ханым. Мәчетне ул зур итеп, 1000 кеше сыярлык итеп төзеткән. Мәдрәсәсе дә бар. Өлкәннәр дә, яшьләр, балалар да биредә ислам дине нигезләрен өйрәнәләр. Барлык хуҗалык эшләренә киткән чыгымнарны да Али Муса улы үз өстенә алган.

Халык тормышы…

1000нән артык хуҗалыгы, 3500 кешесе булган Зур Чирекледә һәркем заманадан артта калмаска, үз эшен булдырырга тырыша. «Райондагы эшкуарлык эшенең күбесе безнең татар егетләре кулында дигән», – иде Умәр Сәит улы, безне авыл белән таныштырып йөргәндә. Биредә агач эшкәртү цехы, тегермән, куй көтүләре тотучылар шактый. Фермерлар да юк түгел.

Әсгать Ягудин 1000 башка якын сарык тота. Һәр көн 10–20 баш сарык чалып, халыкка хәләл ит җиткереп тора. «Корбан вакытында бик күп җирләрдән килеп алалар», – ди Әсгать Хәйретдин улы. Ә сарык тоту өчен, авылда мөмкинлекләр бар.

Шушы авыл егете Арслан Гафаровның ипи заводы бар. Анда 25 төрдәге икмәк ризыклары әзерләнә, һәм ул төрле авылларга җибәрелә икән.

Аббас Айбулатов – агач эшкәртү цехының хуҗасы. Авыл уртасындагы күлне чистартканнар. Хәзер анда балыклар җибәргәннәр.

Хәмит Нугайбеков унбер елдан бирле туганнары белән бергә тегермән тота. Монда югары, беренче, икенче сортлы он җитештерәләр. Әзер продукцияне Самара, Ульяновск, Пенза өлкәләренә озаталар. Авыл халкына да бик уңайлы. Мондый булдыклы егетләр күп Зур Чирекледә. Алар үзләренә хезмәт итәләр, халыкка да булышалар, милли тормышта да актив катнашалар.

Бу төбәктә Фәрит абый Юмаев белән дә таныштык без. «Кулларында алтын коя» диләр андый осталар турында. Ул үзе слесарь, үзе мичче, үзе агач остасы, үзе гармунчы, үзе җырчы да. Саный китсәң, тагын әллә нинди һөнәрләре бардыр әле. Без килгәндә, ул остаханәсендә халкыбызның борынгы һөнәре – комган эшләү белән мәшгуль иде. «Заказым күп, бик теләп алалар комганнарны», – ди Фәрит абый. «Остазың кем синең?» – дигән соравыма ул: «Мине тормыш өйрәтә», – дип җавап бирде. Хатыны Әлфия апа белән җиде бала үстергәннәр. Җәмәгате вафат булган. Балалары, уналты оныгы барысы да Мәскәүдә. «Юанычым – һөнәрем», – ди ул. Кирәксә, кулларына гармунын ала да рәхәтләнеп җырлап җибәрә, биеп ала. Ульяновск өлкәсендә узган милли-мәдәни чараларда да ул бик актив катнаша икән.

Менә шулай авыл үз көнен үзе күрә. Хакимияткә ялынып, кемнәндер көтеп утырмыйлар биредә. Халкы мескенләнә белми, горур алар. Булдыра торган татарлар яши Зур Чирекледә. Янгын сүндерү постын да мәчет каршында үзләре оештырганнар. Ике машина, өч янгын сүндерүче исәпләнә. Фәрит Бадаев һәм аның уллары Шамил белән Наил һәрвакыт сакта. Егетләр уяу, машиналары сафта.

Безне көн дәвамында озатып, авылдашлары белән таныштырып, алар башкарган эшләргә сөенеп, горурланып йөргән кеше үз ягының патриоты – «Симбирка» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Умәр Сәит улы Айбулатов булды. «Биредә мин туганмын, үскәнмен, яшим. Гаилә кордым, балаларым биредә үсә. Туганнарым, дусларым, әтием – сугыш һәм хезмәт ветераны – Зур Чирекледә. Халкы тырыш, булдыклы авылымның. Ничек инде шул авылны ташлап читкә китеп була ди?! Мин туган авылымны бик яратам», – ди район Советы депутаты, бюджет комиссиясе җитәкчесе, эшмәкәр Умәр Сәит улы. Авылның җирләре дә, колхоз бетте дип, буш ятмый. Эшлекле егетләр кулында җирләр. Шуларның берсе – Умәр Айбулатов. Аның колхозы да, сәүдә үзәге дә, ягулык станцияләре дә бар. Барлык булганы белән ул үз авылын саклап калырга, булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша. «Бездә булдыклы егетләр күп. Бергәләп Сабантуйлар уздырабыз, Корбан, Ураза гаетләрен зурлап билгеләп үтәбез. Мәктәпкә, балалар бакчасына ярдәм итәргә тырышабыз. Рәхмәт барыбызга да», – ди. Ул өч баласы өчен – үрнәк ата, хатыны Равилә өчен – терәк. «Николаевка районының иң яхшы кешесе» исемен алган ир-егет тә ул. «Халкыбыз гомер-гомергә дәрәҗәле булган. Кая татар – шунда уңыш, шунда зур эшләр башкарыла. Киләчәктә дә шулай булсын», – ди Умәр Айбулатов. Мондый матур теләкләр белән һич кенә дә килешмәү мөмкин түгел.

Мин, Зур Чирекле авылы халкы белән танышкач, кабат халкымның иманлы, мәрхәмәтле һәм гаять тырыш икәнлегенә инанып кайттым.

Гөлназ ШӘЙХИ.

“Сыналганнар – сынатмый”. 

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*