tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бердәмлектә безнең көч
Бердәмлектә безнең көч

Бердәмлектә безнең көч

Бәйрәмнәр алар шулай, уза да китә, ә менә алардан алган хис-тойгылар әле озак вакыт күңелне җылытып тора. Яисә, була шулай, көч куясың, күпме вакыт китә, нервыларны әйтеп тә тормыйбыз инде, ә менә син көткәнчә килеп чыкмый. Быел­гы сабан туе да бер дә без уйлаган­ча булмады шул. Беренчедән, Идел буе сабан туе “аквасабантуй” булып истә калыр инде ул барыбызның да хәтерендә. Ә икенчедән, шундый зур чара алдыннан безнең алдыбызга Россия күләмендә краеведлар фо­румын уздыру бурычын кую да бик зур сынау булды.

Бу ике зур чара тагын бер кат командабызның бердәмлеген, эшебезне бәяләп, ярдәм итәргә әзер милләттәшләребезнең аз булмавын күрсәтте. Шулай ук безнең өчен шактый катлаулы ва­кыт, лакмус кәгазе кебек, кемнең кем икәнлеген, кемгә таянырга була, ә кемгә ышаныч юклыгын да бик яхшы ачыклады.

Әлбәттә, бу ике чараны узды­руда таякның авыр башы Татар­стан белән өлкәбез, шәhәребез хакимиятләренә төште, шулай ук безнең автономия дә читтә кал­мады. Айдан артык баш күтәрми бу чараларга әзерләндек, күпсанлы сорауларны чиштек, кайчакта булмастыйны да бул­дырдык. Тик, безнең Совет, баш­карма комитеттан башка тагын әле активистларыбыз да булма­са, без бу эшләрне ерып чыга алмас идек. Максатым менә нәкъ шундыйлар турында язу.

Башта 8 июльдә узган крае­ведлар форумы турында. Ял көне, авыл кешесенең мең төрле мәшәкатьләре, озын юл… Шу­ларга да карамастан, безнең краеведлар клубы җитәкчесе, зуррбишчалы Әлфия Хәйдәр кызы Мөхәммәтҗанова үзенең хезмәттәшләрен туплап китерә алды, аның белән безнең иң ыша­нычлы активистларыбыз иртән иртүк Халыклар бердәмлеге бинасында иде инде. Аларның hәркайсына, шулай ук Кызыл Октябрь округы хакимиятенә, Нижгар татарлары конгрессына зур рәхмәтләребез. Алар баш­ка регионнардан килгән 80нән артык краеведлар, студент­лар, безнең активистлар белән бергә мондый форматтагы бик уңышлы беренче Форумның катнашучылары булды. Арала­рында кичке якта ук баннерлар элү, күргәзмәләр ясау, таратыр­га материаллар әзерләү, деле­гатларны ашату-эчертү кебек эшләрне алып барган безнең Гүзәл белән Альберт Юсыпов­лар, Гөлсем Алиева, Зөлфия Сямиуллина, Венера Җәфәрова, Динара белән Дания Юсипова­лар, Әдилә Саберова, Зөлфия Булатова, Данил Латыйпов, Нур­шат Шәрәфетдинов бар иде.

Ничек инде иң яшь активистла­рыбыз Аиша Гузаирова, Камилә Абраһимова, Кәрим Хәлилов, Мансур Таһиров, Айдар Абдра­фиков, Әлфия Кабаева, На­дия Сатдарова турында әйтми калырга?! Бәлки алар әле мәшәкатьләрнең күбрәк өлешен дә үз өсләренә алгандыр. Алда­гы көнне зурлар белән рәттән эшләсәләр дә, икенче көнне Ав­тозавод паркы янында иделәр инде. Коеп яуган яңгыр астын­да алдан билгеләнгән эшләр дә, әллә каян гына килеп чыга торган башка мәшәкатьләр дә нәкъ менә шушы яшьләребез җилкәсенә төште. Арадан берсе дә зарланмады, арыдым дими, юк дими, бар паркны бер итеп, су ерып, йөкләнгән эшне үтәделәр. Бик зур рәхмәт аларга һәм шун­дый балалар тәрбияләгән ата-аналарына.

Алдан атап узган активистлары­быз белән беррәттән Пильнадан махсус килгән “Нур” оешмасы җитәкчесе Надирә ханым Абдул­ганиева, Киров исемендәге СПК бухгалтериясе хезмәткәрләре дә бу гадәти булмаган көннең бетмәс мәшәкатьләрен безнең белән бергә бүлештеләр. Авто­номия чатырында көне буе аяк астында аккан гөрләвекләрне ерып, 200 гә якын кеше өчен та­быннар кору, ашату, җыештыру алар өстендә иде.

Әлбәттә инде, иң җылы сүз-ләребез, яхшы теләкләребез безнең татар районнары башлык-ларына, авыл үзешчәннәренә, район фольклор коллективла­рына, аларның җитәкчеләренә. Нәкъ менә алар милли колоритны, татарлыгыбызны күрсәтүчеләр. Алар hәрчак безнең белән, барлык чараларның бизәге дә, үзәге дә. Татар районнары- ның күргәзмә чатырлары, мил­ли киемле тату коллективлары, бернигә карамастан кунакларны каршы алуда да, сәхнәдә Рәшит абый Ваһаповка багышланган “Милли көй” фестивалендә чы­гыш ясарга әзер булулары да хөрмәткә лаек.

Сүз уңаеннан, Идел буе сабан туенда автономия тарафын­нан безнең сәхнәгә 8 сәгатьлек концерт программасы әзер иде, анда үзебезнең районнар һәвәскәрләре, “Туган як моңнары” ансамбле, шәhәр үзешчәннәре, регионнардан килгән артистлар да катнашты. Мәскәүдән килгән якташларыбыз да бик матур чыгышлары белән сөендерде, моның өчен «Тальян» ансамбле җитәкчесе Рафек Вәлитовка ае­рым рәхмәт.

Иң күңелле күренеш – хәзер төрле район коллективлары үзара аеруча тыгыз аралаша, бер-берсенең бәйрәмнәрендә катнаша башлады. Тагын сүз уңаеннан күңелне бик җылыткан бер хәлне әйтеп үтәсе килә. Безнең аша Сабан туйларын узды­ру буенча курсларда укып кайт­кан егетләребез – Петрякстан Әхмәр Закиров белән Бозлаудан Ринат Кукаев алган белемнәрен үз авылларында гына бик оста кулланып калмады, нәкъ менә авылларының күрке булган, милли йолаларны саклап калу йөген гаиләләре белән бергә тартучы шушы ике егет тормыш иптәшләре белән башка рай­оннарда да Сабан туен уздыру­да булыштылар. Нинди матур үрнәк! Эх, Казанга барып төрле чараларда катнашканнарның барысы да шулай анда белгән-алган-күргәннәрен кайтып, эштә куллансалармы?!

Әлбәттә, бәйрәмне киң як­тырткан өлкә “Туган як” газетасы журналистларына да рәхмәтнең олысы.

Менә шулай, бәйрәм узды, алда алар әле күп булыр, план­нарыбыз зурдан. Бергә булганда гына аларны дәрәҗәле, матур, күләмле итеп оештырырга була. Клубларны гына түгел, балалар бакчаларын да, мәктәпләрне дә уртак эшебезгә активрак тартыр­га кирәк. Шулай гына татарлык­ны, миллилекне саклап калыр­быз, Аллаhы Тәгалә боерса.

Зилә АХМАДУЛЛИНА,

өлкә татар автономиясе хезмәткәре.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*