tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда Айсылу Юнысованың иҗат кичәсе узды
Тубылда Айсылу Юнысованың иҗат кичәсе узды

Тубылда Айсылу Юнысованың иҗат кичәсе узды

Тубыл кремленың үзәк музей комплексы булган ‘Наместник” сараенда танылган җырчы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Тубыл шәһәренең “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айсылу Юнысованың себер татарлары мәдәниятен үстерүгә 35 ел фидакарь хезмәт итүе һәм “Ак калфак” оешмасының уңышлы эшләп баруына 5 ел тулу уңаеннан бик күңелле иҗат кичәсе узды. Аны шәһәр себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәре Айгөл Корбанова алып барды. Бәйрәм кичәсен ул Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Тәбрикләү хатларын укудан башлап җибәрде.
Соңыннан юбилярны котлап шәһәр хакимият башлыгының беренче урынбасары Яна Зубова, шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитин, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Вилдан Якупов, өлкә иҗтимагый палатасы әгъзасы Динар Абукин, шәһәр себер-татар мәдәният үзәгенең җитәкче вазифасын вакытлыча башкаручы Айгөл Моратова чыгыш ясадылар. Алар Айсылу Әптелмән кызының һөнәри казанышларын билгеләп үтеп, киләчәк тормышында иминлекләр, яңадан-яңа уңышлар теләделәр.
Үзенең котлау сүзендә Михаил Никитин: “Сезнең иҗтимагый эшегез иң югары бәягә лаек. Дүрт дистә елга якын сез себер татарларының мәдәни мирасын саклауда катнашасыз, гореф-гадәтләрен популярлаштырасыз. Бу игелекле юлны дәвам итәр өчен сезнең һәрвакыт көчегез һәм иҗади энергиягез булсын. Сезнең эшлекле һәм әхлакый сыйфатларыгыз, эзлеклелегегез һәм принципиальлегегез, хокук өлкәсендәге киң белемнәрегез һәм сайланган эшкә тугрылыгыгыз хезмәттәшләрегезнең һәм дусларыгызның лаеклы хөрмәтен яулады. Сезнең күпьеллык намуслы хезмәтегез игътибарсыз калмады. Моңа Россия Федерациясе юстиция министрлыгы бүләкләре дәлил булып тора, алар 45 еллык карьерагызда шактый күп тупланган. Сез – “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, сезнең белән бергә эшләвемә бик горурланам”, – дип ассызыклады.

Чыгыш ясаучылар Айсылу Юнысовага һәм “Ак калфак” оешмасы хатын-кызларына Рәхмәт хатлары белән бергә чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырдылар. Себер-татар мәдәният үзәгеннән музыкаль бүләк итеп Айгөл Корбанова, Илтус Уразмәмәтов һәм “Нур” Төмән шәһәр хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Венера Калиева бик матур җырлар башкардылар. Шулай ук тәбрикләү сүзләренә Тубыл мәдәният үзәгенең беренче җитәкчесе, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Б.Сөләйманов премиясе лауреаты Әнәс Гаитов, җирле композитор Әмир Хәлидов, өлкә мөселман диния нәзарәтенең “Татар халык мирасы” хатын-кызлар, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары да кушылып, иң изге теләкләрен юлладылар. Айсылу Әптелмән кызының улы Төмән районы, Ямбай мәчете имамы Эдуард хәзрәт Юнысовның чыгышы бигрәк тә дулкынландыргыч булды. Ул оҗмах әниләрнең аяк астында булуын искәртеп, үзен бу дөньяга тудырган, яхшы тәрбия биреп, тормыш юлына озаткан әнисенә һәм әнисен хөрмәт итеп килгән кунакларның барчасына рәхмәт белдерде

Айсылу Юнысова Тубыл районы, Байгара авылында туа. 1971 нче елда Тубыл шәһәренең 2 нче урта мәктәбен тәмамлап, Мәскәү су транспортның юридик академиясенә укырга керә. Хезмәт юлын ул 1973 елда Түбән Варта шәһәре судында делопроизводитель буларак башлап җибәрә. Шул көннән бирле 45 ел бу өлкәдә эшләп, 1996 елда 3 класс юстиция киңәшчесе майоры дәрәҗәсе бирелә. 2007 елда Төмән өлкәсе суд приставлары хезмәте ветераны исеменә лаек була. Шулай ук аның исеме РФ юстиция министрлыгының Төмән өлкәсе буенча идарәсенең Мактау китабына кертелгән. Айсылу Әптелмән кызы төп хезмәтеннән башка, иҗтимагый эшләрдә дә бик актив катнаша. 1986 елдан Тубыл шәһәренең себер- татар мәдәният үзәге оештырган чараларда, “Сүзге”, “Иртеш таңнары”, “Иртеш моңнары” татар җыр ансамбльләрендә җырлый. Өлкәдә узган Сабан туйлары, фольклор фестивальләрендә, Татарстан Республикасында оештырылган бәйге- фестивальләрдә катнашып, югары урыннар яулый. 2019 елда милләт җанлы Айсылу Әптелмән кызы “Ак калфак” шәһәр хатын-кызлары иҗтимагый оешмасын булдырып, җитәкче вазифасын башкара. Шул көннән башлап аның җитәкчелегендә себер татарларының көнкүреше, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру чаралары системалы рәвештә үткәрелә башлады. Шулай ук “Ак калфак” катнашында милли бәйрәмнәр уза. “

Яңарыш” өлкә газетасына яздыруда да ул беренчеләр рәтендә.
Кичәнең икенче өлешендә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесенең урынбасары Равилә Фазыйлова башкарган хезмәтләре буенча отчет ясады. Аннары Айсылу Әптелмән кызы чарага йомгак ясап: “Иҗат кичәмне уздыру турында 15 ел хыялланып йөрдем. Ниһаять, бүген, Аллага шөкер, бу хыялым тормышка ашып, шундый мәһабәт бинада уздырырга насыйп булды. Сезнең белән күрешүгә, күзгә- күз карашып сөйләшүләргә мин бик шатмын һәм үземне бик бәхетле кеше дип уйлыйм. Чөнки сез мине хөрмәтләп бу залга җыелдыгыз. Сезнең күңелләрне канатландырган теләкләрегезгә, бүләкләрегезгә зур рәхмәт, дусларым. Киләчәктә дә бергә булыйк, милләтебез өчен бергәләшеп, тагын да тырышыбрак эшлик”, – диде.

Һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган милләт җанлы “Наместник” сарае музей комплексы мөдире Гөлнара Мәдиевага, һәр эшендә матди һәм рухи ярдәм күрсәтүче тормыш иптәше Тимур Ниязовка, улы Эдуард хәзрәт Юнысовка, коллегалары Нәсимә Кормановага, Равилә Фазыйловага, Фәния Мелибаевага Рәхмәт хатлары тапшырды. Кичә барышында Айсылу Юнысова кунакларны үзенең матур җырлары белән сөендерде, биеп тә алды. Аннары сый тулы табында кыстый-кыстый милли ризыклар белән сыйлады.

Рәүфә Кангазина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*