tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Печән базары” гөрләп узды
Казанда “Печән базары” гөрләп узды

Казанда “Печән базары” гөрләп узды

Казанның Иске Татар бистәсендә «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале гөрләп узды! Быел чарада катнашу өчен Татарстаннан һәм Россиянең Башкортстан, Төмән, Мәскәү, Самара, Сочи, Түбән Новгород кебек төбәкләреннән 700гә якын гариза килгән иде, шуларның 70тән артыгы «Печән базары»нда үз продукциясен тәкъдим итте, чара кунакларын сөендерде.

10 еллык тарихы булган фестивальдә дизайн-маркет, мода күрсәтү, балалар өчен мастер-класслар, лекторийлар, көндәлекләр һәм хатлар уку, фотоалам, чәй эчү тантанасы, кино, бию остаханәсе, милли музыка оркестры һәм «СалаваTIK»лар балалар вокаль төркеме концерты, татар телендә медитация, заманча татар дизайнерлары, рәссамнары, кулинарлары, музыкантлары һәм башка иҗади индустрия вәкилләренең эшләрен күрү мөмкин иде.

Быел фестивальдә беренче тапкыр мода күрсәттеләр. Мода күрсәтүгә образлар фестивальдә булган ярминкәдән тупланды. Олылар гына түгел, балалар да фестивальдә татар стилендә тулы образларга киенгәннәр иде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*