tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Чүпрәленең милли киемнәре» фестивале узды
«Чүпрәленең милли киемнәре» фестивале узды

«Чүпрәленең милли киемнәре» фестивале узды

Татарстанда яшәүче һәр халыкның тарихи һәм мәдәни мирасы бик зур һәм бай. Һәр халыкның үзенә генә хас милли киемнәрендә аның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагыла. Менә без дә быел ата-бабаларыбыз тарафыннан кертелгән гореф-гадәтләр, гасырлар буе югалмый сакланып килгән милли киемнәребезне барлауны күздә тотып «Чүпрәленен милли киемнәре» фестивален үткәрдек.

Фестивальнең төп максаты — үткән гасырда әби-бабаларыбыз кигән милли кием үрнәкләрен халыкка, киләчәк буынга күрсәтү, монда сәхнә костюмнарына урын бирелмәде. Фестивальдә (күргәнегезчә) катнашучыларның үзләренең милли киемнәрдә булуы шарт. Һәр кеше «Милли гаилә» яки «Милли кием- милләтемә тугрылык ул!», «Гаиләбез ядкаре» номинациясендә катнаша алды.

Киемнәр үзебезнен җирлеккә хас: көндәлек эш киемнәре, кичке уенга, мәзәккә (үзебезчә әйтсәк) барганда киелә торган, ашка барганда, уракчы кызлар киемнәре, балалар киемнәре.

Яңа Кәкерле авылыннан Минчевлар гаиләсе- районыбызның милли җанлы гаиләләренең берсе. Бүгенге бәйрәмдә алар 3 буын вәкилләреннән: әби-бабай, әти-әни һәм балалар.

Әбидә тамбур чигүле яулык, изү-күкрәкчә, балада-тамбур чигүле сөлге, балаларның чәчләрендә чулпылар, малайларда чиккән түбәтәй — гаиләнең кадерле ядкәрләре булып саклана. Аларның 15 буынга кадәр эшләнгән нәсел шәҗәрәләре дә бар.

Аш-суга да бик оста бу гаилә.Өстәлдә һәрвакыт безнең районга хас ризык — тура тора. Бүгенге бәйрәмгә дә пешереп килгәннәр.

Иске Шәйморза авылыннан Байбулатова Гүзәл — 19 гасыр ахырында шул авылда яшәгән Гимадеттин бай кызы Маһисәрвәр киеменнән. Бу гаиләләрнең нәсел җепләре тоташа. Шуңа бу кием Гүзәлгә бик якын. Тагын бер гаилә ядкәре- 3 нче буын Рәхимә карчыкның бирнәгә дип чиккән намазлыгы.

Татар Төкесе авылыннан Илмира Мухаметзянова —Алия әбинең көндәлек эш киеменнән (күренекле язучы Зәки ага Нуриның әнисе).Бу гаиләләрнең дә ерак кына булса да нәсел җепләре тоташа.

Кече Чынлыдан Зәйтүнә Салакаева- авылның ак әбисе- Халисә әбинең 1953 елда аулак өйләргә кигән киеменнән.Ә гаилә истәлеге турында Зәйтүнә болай ди: безнең гаиләдә өебезнең иң күркәм урынында бик кадерләп фирүзә кашлы брошка саклана. Мин аны кунакларга тагып йөрим. Ул бабамның әбиемә бүләге. Бабам 1945 елда сугыштан кайткан. Бу ядкәр 78 еллык тарихны саклый.

Иске Чүпрәледән Зелфия Каримова- шулай ук әбисенең аулакка киеп йөргән киеменнән.Ә аларның гаилә ядкәре- 4 нче буын бабалары Архангельскига эшкә киткәч әбисенә бүләккә ясап кайткан балык умыртка сөягеннән ясаган тәсбих.

Яңа Ишледән Гатауллина Гелүсә — әбисенең мәзәкләргә киеп йөргән күлмәгеннән, ә аның гаилә ядкәре — гәрәбә муенса, ул 4 нче буын Сәүдәҗиһан әбидән башлана.

Иске Чүпрәледән Хайретдинова Фрида — Шәмсебаян әбисенен ашка йөргән киеменнән, ә гаилә ядкәре — 100 еллык тарихы булган гарәбә муенса.

Иске Задур авылыннан Халиуллина Фидания — Мәсрул әбинен 1946 елда ашка киеп йөргән күлмәгеннән. Аның кулында авыл гына түгел район өчен дә бик кадерле истәлек — Габдулла Тукайның күренекле мәгрифәтче Шигап Ахмеров әнисенә бүләк итеп биргән тәсбих. Бу хәл 1907 елда Казанның Болгар кунакханәсендә булган.

Иске Чокалыдан Гафурова Рамилә — Нурлеҗиһан әбисенең ашка киеп йөргән күлмәгеннән. Ә кулында әнисе Зәйтүнәнен кияүгә чыкканда бирнәгә дип эшләгән кул эше — Челтәр япма.

Иске Ишледән Камаловлар гаиләсе — 3нче буын әби — бабаларының аулак өйгә йөргән киемнәреннән. Ә аларда гаилә истәлеге бабаларының Бакудан эштән кайтканда әбиләренә бүләк итеп алып кайткан тәсбих.

Иске Чүпрәледән Фаизова Резеда — әнисенең килен тешергәндә кигән киеменнән. Ә аларның гаилә истәлеге — 130 елдан артык тарихы булган Мәрьям ана гөле орлыгыннан тәсбих.

Мунчали авылыннан Идиатуллина Тәскирә — 1912 елны туган Әминә әбисенең көндәлек киемендә. Ә аның гаилә ядкәре 1910 елны туган Нәсимә әбисенен — тукыган намазлыгы.

Татар Бизнәсе авылыннан Садретдинова Ландыш — Нурлыбәян әбисенең кыр эшенә киеп йөргән киеменнән. Аның гаилә истәлеге — Нурлыбәян әбинең чулпылары. Алар 1934 елгы дип истә калган ди.

Чепкас- Илмәт авылыннан Светлана Бахитова — Фәймә әбисенең (1906 елда туган) кияүгә чыккан киемендә. Ә аягында Арифулла бабасы үргән чабата. Арифулла бабай авылның чабата остасы булган.

Зур Чынлы авылыннан Гөлнара Юнусова — Асия әбисенең (1930 елда туган) көндәлек киеменнән. Аның кулында гаилә ядкәре — Тукыган сөлге, ул Хәсәнә әбисеннән калган, элеккеге гадәт буенча, килен булып тешкәч аңа кайнанасы бүләк иткән булган.

Яңа Чокалы авылыннан Гайнетдиновлар гаиләсе — Әби — бабаларының көндәлек эш киеменнән.
Ай урагың салып иңбашыңа,
Кояш нурларыннан нур алдың.
Кояш нурларыннан нур алдың да,
Салкын чишмәләрдән су алдың.

Сезнең алдыгызда уракчы кызлар — Замалдинова Рамилә, Насыбуллина Гөлинә, Волкова Дания.

Чыганак: chuprale-online.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*