tatruen

Архив за день: 02.02.2018

Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров туган көненә багышланган традицион концерт була

Бөек җырчыга 83 яшь тулган көндә узачак концерт «Кара урман аша...» дип атала һәм Илһам аганың архивларда сакланган аудио һәм видеоязмалары белән үрелеп бара.

Дәвам »

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов академик булды

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Россия Радио академиясе академигы булып сайланды. 31 гыйнварда академия утырышында Илшат Әминовны кабул итү турында карар чыгарылган. Бу турыда телекомпания сайтында хәбәр ителә. Хәзер “Яңа гасыр” компаниясе составындагы “Болгар радиосы” FM-радиостанциясе дә әлеге дәрәҗәле һөнәри оешмада бар. Россия Радио академиясе 2007 елда төзелгән. Ул эре медиахолдингларны һәм бәйсез радиокомпанияләрне, Телерадиотапшыручыларның милли ассоциациясен һәм Массакүләм мәгълүмат чаралары федераль агентлыгын берләштерә. ...

Дәвам »

Истанбулда Аяз Гыйләҗеның тагын бер әсәре төрек телендә чыккан

Фатих Кутлу тәрҗемәсендә Аяз Гыйләҗевнең тууның 80 еллыгында “Өч аршын җир”, 85 еллыгында “Җомга көн, кич белән…” Төркиядә дөнья күргән иде.  Инде менә язучының 90 еллыгына “Яра” повестын өлгерткән!

Дәвам »

Яшь язучыларга Татарстан язучылар берлеге әгъзалары булырга омтылырга киңәш иттеләр

Өч шагыйрә дә иҗатка нәкъ менә «Әллүки» берләшмәсеннән кереп киткән. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында эшләп килүче бу түгәрәккә 10-15ләп студент йөри. Алар төрле шәхесләр белән очраша, фикер уртаклаша, тәҗрибә туплый.

Дәвам »

Оксфордның глобаль телләр проектына татарча-инглизчә сүзлек өстәлде

Оксфорд сүзлеге нәшрияты Oxford Global Languages (OGL) – Оксфордның глобаль телләр проектына татар телен өстәде. Татар теле OGL га кертелгән беренче төрки тел булды. Бу турыда Oxford Dictionaries хәбәр итә. Онлайн-сүзлек татар сүзләрен инглиз теленә һәм киресенчә тәрҗемә итү мөмкинлеге бирә. “Татар телендә аралашучыларның энтузиазмы һәм белемнәре Oxford Global Languages белән берләштерелде. Әлеге эш без бергәләп телләр буенча берләшкән җәмгыятьләрнең рухын ...

Дәвам »

Бүген Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәтү курслары башлана

«Без – татарлар» дип исемләнгән әлеге өч айлык бушлай курслар Казанның «Кабан арты», «Гаилә», «Тынычлык», «Әниләр», «Ярдәм» мәчетләрендә; республиканың Әлмәт, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга мөхтәсибәтләрендә узачак.

Дәвам »