tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов академик булды
“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов академик булды

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов академик булды

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Россия Радио академиясе академигы булып сайланды. 31 гыйнварда академия утырышында Илшат Әминовны кабул итү турында карар чыгарылган. Бу турыда телекомпания сайтында хәбәр ителә.

Хәзер “Яңа гасыр” компаниясе составындагы “Болгар радиосы” FM-радиостанциясе дә әлеге дәрәҗәле һөнәри оешмада бар.

Россия Радио академиясе 2007 елда төзелгән. Ул эре медиахолдингларны һәм бәйсез радиокомпанияләрне, Телерадиотапшыручыларның милли ассоциациясен һәм Массакүләм мәгълүмат чаралары федераль агентлыгын берләштерә. Академия илдәге радиоиндустрияне үстерүгә ярдәм итә, төрле дәрәҗәдәге радиотапшыручыларның мәнфәгатьләрен яклый. Академия әгъзалары бергәләшеп авторлык хокуклары буенча мәсьәләләрне чишәләр, матбугат чараларын тикшереп торучы органнар белән аралашуда катнашалар.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*