tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров туган көненә багышланган традицион концерт була
Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров туган көненә багышланган традицион концерт була

Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров туган көненә багышланган традицион концерт була

2018 елның 15 февралендә (18.30) Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендщге премия лауреаты Илһам ага Шакировның туган көненә багышланган  традицион концерт була. Әлеге концертларны Татар филармониясе 2002 елдан башлап ел саен  уздыра.

Бөек җырчыга 83 яшь тулган көндә узачак концерт «Кара урман аша…» дип атала һәм Илһам аганың архивларда сакланган аудио һәм видеоязмалары белән үрелеп бара. Концерт архив язмасы – Лейпциг төрмәсендә әсирләр җырлаган борынгы «Карурман» җыры белән башлана. Язманы Фольклор музыкасы ансамбленә 2009 елда «Россия» телеканалы журналистлары тапшырган, соңрак галим Искәндәр Гыйләҗев тәкъдим иткән.

Программада шагыйрьләр Наҗар Нәҗми, Рөстәм Мингалим, Шәмсия Җиһангирова, Нурихан Гадел, Михаил Львов шигырьләре, композитор Фасил Әхмәтов, тарих фәннәре кандидаты Фәндилә Хәбибуллина истәлекләре яңгырый.  Илһам Шакиров репертуарыннан җырларны  Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, Башкортстанның атказанган артисты Алим Каюмов, Халыкара конкурслар лауреатлары Сиринә Зәйнетдинова, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, Илшат Сибагатуллин, Ильяс Камал (виолончель), Екатерина Коврикова (фортепиано), Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар  Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге  «Мирас» инструменталь ансамбле башкара.

Сценарий авторы һәм режиссер – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар  Фәйзрахманов.

Г.Тукай ис.Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге

Посмотреть на карте Казани

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*