tatruen

Архив за день: 07.02.2018

Булачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларына Бөтендөнья татар конгрессының татар халкына мөрәҗәгате

Сайлаулар ул - халкыбызның милли үзаңы формалаша торган  гражданлык активлыгының зур мәктәбе. Бөтендөнья татар конгрессы сезне барыгызны да илебезнең һәм халкыбызның югары мәнфәгатьләре хакына Россия Федерациясе Президенты сайлауларында актив катнашырга чакыра.

Дәвам »

Әскар Айтматов Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында булды

Чыңгыз Айтматов тууының 90 еллыгына багышлап кино төшерү өчен килгән Кыргызстан делегациясе бүген Әтнәдә. Алар районның Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында булдылар. Театр артистлары кунаклар өчен махсус спектакль дә күрсәттеләр. 

Дәвам »

Олимпиадада гран-при яулаган Кашапова Карина (Пермь өлкәсе) чыгышы

Татар әдәбияте буенча төбәк ара олимпиадада быел Россиянең 20 төбәгендә яшәүче 100 дән артык укучы Татарстан халык шагыйре Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьчә укуда ярышты. Бу номинациядә гран-при яулаган Пермь өлкәсе кызы Карина Кашапова олимпаданың ябылу тантанасында үзенең нәфис сүз осталыгын күрсәтте

Дәвам »

Чувашиянең “Тамчы” балалар ансамбле Төркиядә мишәрләрнең җыр-биюләрен күрсәтәчәк

Чувашия Республикасының Комсомол районы Урмай авылындагы “Тамчы” балалар фольклор ансамбле май азагында Истанбулда узачак фестивальдә катнашачак. Балалар төркеме Төркиядә мишәрләрнең үзенчәлеген күрсәтәчәк. Бу хакта Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде. “Без бу фестивальләрдә мишәр субэтносының җыр-биюләрен күрсәтәбез. Кызганыч, хәзер барлык татар халкы бертөрле бии, җырлый башлады. Соңгы 20 елда татар ниндидер ясалма мәдәнияткә табына башлады. Барысы ...

Дәвам »

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды

3-6 нчы февральдә татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада үткәрелде. Олимпиадада Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 100 дән артык укучы балалар катнашты. Бу бәйгенең җиңүчеләре һәм призерлары исемлеге белән безнең интернет сәхифәдә таныша аласыз!

Дәвам »