enrutat
Баш бит / Архив модератора: Фәиз Камал

Архив модератора: Фәиз Камал

«Халкым минем» тапшыруы — Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең IV җыены эшенә багышлана.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2015 елның 20-22 март көннәрендә IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздырды.

Дәвам »

«Дөнья» студиясендә кунакта — Марсель Вагизов

Җырчы Марсель Вагизов - Татарстанның Теләче районы егете. Бүген инде ул татар җыр сәнгатендә үз урынын барлый. Репертауры бай җырчының. Анда халкыбыз җырлары да, классик композиторларыбыз әсәрләре дә урын алган. Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагизов ретро җырларны да заманга яраклаштырып башкара. Уңышлар аңа.

Дәвам »

«Дөнья» студиясендә кунакта Рамис Сафин

Рамис Сафин исеме татар дөньясында яхшы таныш. Ул - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюро әгъзасы, ул - Ульяновск татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе, ул - "Татарстан Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең Ульяновск өлкәсендәге корпункт җитәкчесе.

Дәвам »

«Халкым минем» — Франциянең башкаласы Париж каласында

Кая гына яшәми безнең татар халкы. Ә "Халкым минем" тапшыруы нәкъ менә дөнья буйлап сибелгән татарларыбызны барлап, аларның яшәешен, көнкүрешен яктырта. Бу юлы "Халкым минем" тапшыруы Франциянең Париж каласында.

Дәвам »

Конгресс мөнбәренең кунагы — Илдар Мингәрәев

Томск һәм Новосибирск калаларында милли тормышыбызны баета торган бик матур мәдәни чаралар булып узды. Аларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының баш референты Илдар Камил улы Мингәрәев та катнашты. Себер якларыннан кайткач ул "Конгресс мөнбәре" сәхифәсендә үзенең фикерләре белән дә уртаклашты. Сәхифәне Гөлназ Шәйхи алып бара.

Дәвам »