tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Халкым минем» тапшыруы – Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең IV җыены эшенә багышлана.

«Халкым минем» тапшыруы – Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең IV җыены эшенә багышлана.

2016 елның 16-18 март көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре Җыены узачак. Ул быел бишенче тапкыр оештырылачак. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә. Җыенның төп оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

2015 елның 20-22 март көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздырган иде.  Әлеге җыенда Россия Федерациясенең 30 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500дән артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре  җыелды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. “Халкым минем” тапшыруы чираттагысы нәкъ менә шул җыен эшенә багышланды. Эйдәгез кабат шул  чараны искә төшерик.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*