tatruen
Баш бит / Яңалыклар / И туган тел, и матур тел!

И туган тел, и матур тел!

Татарстан мәктәпләрендә укучы төрле милләт вәкилләре татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә бигрәк тә зур тырышлык салганнар. Бөтен дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров форумга килгән барлык яшьләргә, татар теле әдәбияты укытучыларына рәхмәт әйтте.

23 апрельдә Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча III Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратника, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. катнашты.

Тантанада иң элек олимпиаданың Гран-при ияләре игълан ителде. Бу дәрәҗәгә Канаданың Монреаль шәһәре Джон Аббот көллияте студенты Камилә Хәмәдъярова һәм Актаныш районы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 11нче сыйныф укучысы Айдар Шәйхин лаек булды. Җиңүчеләрне Рөстәм Миңнеханов үзе тәбрикләде. Аның сүзләренчә, бүгенге глобализация шартларында татар телен саклап калу җиңел түгел. Дөрес, хәзерге вакытта республика күләмендә бу юнәлештә күп кенә программалар эшләп килә, татар телен өйрәнү өчен зур мөмкинлекләр бар. Татарстан лидеры мисал итеп Интернет челтәрендә тормышка ашырыла торган “Ана теле” проектын китерде. “Шулай да, гаиләдә әти-әни балалары белән туган телендә сөйләшмәсә, телне саклау бик авыр, – дип ассызыклады ул. Рөстәм Миңнеханов бәйгедә катнашучыларның һәммәсенә туган телебезне саклауга өлеш керткәннәре өчен рәхмәтен җиткереп: Татарстанда менә шушындый олимпиадалар үткәрү мөмкинлеге тудырылганга без сезнең белән бергәләп сөенәбез”, – диде.

Халыкара олимпиаданың беренче туры читтән торып, интернет-тест формасында, 8-21 декабрьдә уздырылды. Анда Россиянең 34 төбәге һәм дөньяның тагын 12 иленнән 11,6 меңләп укучы һәм студент катнашты. Сайлап алу турында иң күп балл җыйган яшьләр исә бәйгенең 20-23 апрель көннәрендә Казанда узган йомгаклау этабына чакыру алган иде. Быел бәйгенең йомгаклау сынауларында Россия, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзербайҗан, Төркия, Япония, Кытай, Финляндия, Бельгия, Канададан 14яшьтән 25 яшькәчә 500дән артык укучы һәм студент катнашты. Анда егетләр һәм кызлар татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада биремнәре үтәде һәм “Минем халкым – туган төбәгем һәм мин” дигән темага презентация тәкъдим итте.

Бәйгенең лауреатлары дип 15 катнашучы табылды. Алар арасында чит ил студентлары Ләйлә Рәмиева (Төркия), Алсу Дәүләтшина (Азербайҗан), Накамура Мидзуки (Япония), Әмир Вафин (Финляндия), Россия укучылары Юлия Катаргулова (Төмән өлкәсе), Фәнил Абдулганиев (Ульяновск өлкәсе), Алинә Галиева (Чиләбе өлкәсе), Айгөл Вәлиева (Яр Чаллы), Энҗе Хамәтова (Әлки районы), Булат Сәфәров (Казан), Алия Закирова (Минзәлә), Заһир Галиуллин (Буа районы), Мария Зяблова (Бөгелмә), Рада Ананичева (Казан) һәм Маргарита Ваһапова (Лаеш районы) бар иде.

Халыкара олимпиадада беренче урынга исә Милена Лукина (Саба районы), Алина Копылова (Арча районы), Юлия Иванова (Кукмара районы), Анна Васильева (Казан), Гөлгенә Мәүләвиева (Тукай районы), Алена Евдокимова (Мамадыш районы), Таһир Зиннәтуллин (Биектау районы), Диләрә Бәдертдинова (Казан), Диләрә Галиева (Казан), Диләрә Җамалетдинова (Казан), Әлфинә Йосыпова (Мамадыш), Алинә Фәттахова (Бөгелмә районы), Ләйсән Алапова (Чувашстан), Айрат Моратов (Пермь крае), Линара Кәримова (Оренбург өлкәсе), Айсылу Юмагулова (Башкортстан Республикасы), Ринат Рәүпов (Санкт-Петербург) һәм Гүзәл Фарсыева (Казан) лаек булды.

Беренче урын ияләрен Энгель Фәттахов котлады. Ул татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олипиадада катнашучылар санының елдан-ел кызу тепмлар белән артуына игътибар юнәлтте. “Бәйгене беренче тапкыр уздырганда, сайлап алу турында 1,5 мең кеше катнашса, былтыр 5 меңгә якын укучы һәм студент көч сынашты. Быел исә катнашучылар саны тагын да күбәрәк – 11 меңнән артып китте, – дип сөйләде министр. Ул Татарстанда телләрне өйрәнү, саклау өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылуын ассызыклады, шулай да, киләчәктә эшләнәсе эшләрнең күп булуын әйтте. – Гаилә һәм мәгариф системасы бергәләп эшләгәндә, татар теле югалып бара торган телләр исемлегенә керергә тиеш түгел. Финляндия, Канада, Кытайдан килгән балаларыбыз татар телендә мөрәҗәгать итәләр икән, бу телнең якты киләчәге турында сөйли”, – диде Энгель Фәттахов.

Министр Э.Фәттахов мондый олимпиаданың киләчәктә дә уздырылачагын вәгъдәләде һәм катнашучыларга, туган телләрен өйрәнгәннәре, яратканнары өчен, рәхмәт әйтеп: “Шундый ук милли җанлы булып калыгыз! Алдагы көннәрдә сезнең белән тагын да зуррак залларда очрашырга язсын”, – дигән теләкләрен җиткерде.

Олимпиадада икенче һәм өченче урын яулаган укучы һәм студентларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратника һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тәбрикләде.

Олимпиаданың Гран-при ияләренә диплом һәм IPAD Mini, калган җиңүчеләргә исә диплом һәм фотоаппарат тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы җыр-бию номерлары белән үрелеп барды. Сәхнәдә танылган җырчы Филүс Каһиров, “Голос. Дети” телепроекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова, ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, “Казан” бию ансамбле, ТРның дәүләт камера хоры чыгыш ясады. Кунакларга “Шүрәле” балетыннан өзек тәкъдим ителде.

Римзил Вәли видеоязмасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*