tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Артур Исламов: “Татар җырын бөтен җирдә яңгыратырга кирәк”
Артур Исламов: “Татар җырын бөтен җирдә яңгыратырга кирәк”

Артур Исламов: “Татар җырын бөтен җирдә яңгыратырга кирәк”

Прагада узган Vissi d’Arte – яшь опера җырчыларының халыкара бәйгесендә Казан опера театры артисты Артур Исламов Нәҗип Җиһановның “Намус” операсыннан Хәйдәр ариясен башкарып икенче лауреат бүләгенә ия булды.

Прагада узган атна ахырында узган халыкара бәйгедә Казан, Уфа опера мәктәбе вәкилләре беренче, икенче урыннарны бүлеште. Бу бәйгедә Артур Исламовтан кала Уфадан Флорида Иркина һәм Динә Хөсәенова да катнашты.

Артур Исламов бу бәйгедән соң Азатлык радиосына биргән әңгәмәдә Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшевләрнең классик әсәрләре дөньякүләм танылган композиторларныкыннан ким түгеллеген, аларны пропогандалау кирәклеген әйтте.

– Артур, Чехиядә узган халыкара яшь опера җырчылары бәйгесенә ничек килеп чыктың?

– Хәзер Казан опера һәм балет театрында режиссер булып эшләүче Эдуард Трескин Прагага килергә тәкъдим итте. Ул үзе егерме еллап Прага операсында да җырлаган. Мин, укуны бетергәч зур юлга аяк басарга кирәк дип, бу тәкъдимне кабул иттем.

– Моңа кадәр мондый халыкара бәйгеләрдә катнашканың бар идеме?

– Опера сәнгатендә бу беренче бәйге булды. Моңа кадәр татар халык һәм башкорт халык җырлары халыкара бәйгеләрендә катнашканым булды. Илһам Шакиров исемендәге бәйгедә өченче урын алдым, аннан соң 2006 елда Башкортстанда үтә торган “Дуслык моңы” фестивалендә беренче урынны яуладым. Шуннан инде ипләп кенә классик музыканы үз итә башладым. Консерваториягә укырга кергәч мин классик әсәрләр башкаруны күбәйттем. Операга мәхәббәт уянды дип тә әйтергә була.

– Татарстанда авылда туып үскәннәр классик сәнгать, опера сәнгате белән алай ук таныш түгел. Аның орлыклары кечкенәдән үк салына дип әйтә алмыйбыз.

– Мин үзем Актаныштан буларак, кечкенә вакытта җырчы булуымны башыма да кертеп карамый идем. Бигрәк тә опера җырчысы булу күз алдына да китерә торган нәрсә түгел иде. Безнең якларда классик әсәрләрне тыңлаучылар бөтенләй дә юк дип әйтергә була. Кечкенә чакта мине музыка мәктәбенең баян классына бирделәр. Әти үзе көрәшче булгач, мине дә көрәшче итәргә теләгән иде. Әнием музыка белгече булгач, әби белән икесе әтигә каршы килеп, мине барыбер музыкага кертеп җибәрделәр, алар җиңде.

Шуннан 13 яшьләр булгандыр, музыка мәктәбенең соңгы сыйныфлары булды кебек, Актанышка хәзер инде Сибайда яшәүче Джон абый Мусин кайткан иде. Ул Актанышка кайтып җыр түгәрәге ачып җибәрде. Әнием: “Бар әле, җырлап кара әле” дигәч, мин аның төркеменә бардым. Шөгыльләнеп, ярты ел эчендә республикада яшьләр арасында бер-ике бәйгедә җиңү дә яулап кайттык. Миндә җырга мәхәббәт туды. Классик әсәрләр дә бирә башлады ул. Безнең татар классик әсәрләре, Рөстәм Яхин романслары, Мансур Мозаффаров әсәрләрен башкаруым операга беренче адымнар булып тора. Казанга килгәч рус әсәрләре белән дә таныштым.

Җырлый-җырлый үзеңне үстермәкче буласың бит инде, миңа калса, аның биек баскычы – ул опера. Мин аны яуларга дип максат куйдым. Консерваториядә укыганда ипләп кенә шул биеклеккә таба юл алдым.

– Ничек уйлыйсың, бүген радио-телевидениедә классик әсәрләр күбрәк яңгыраса, ул хакта күбрәк тапшырулар булса, классик әсәрләр башкаручы татар егетләре һәм кызлары күбәер идеме, әллә барыбер эстрада ягы басып китәр иде микән?

– Хәзер кеше күбрәк акча эшләү ягын карый. Җырчылар акча эшләү максаты белән эстрадага китә. Җитди музыканы бөтен башкаручылар да кабул итеп бетерә алмый. Мин классиканы югары музыка дип исәплим. Ул җырчылардан да, уен коралларында уйнаучылардан да бик зур хезмәт сорый. Шуңа күрә күпләр, бәлки, эстрада да акча эшләве барыбер җиңелрәк дип тә китәдер.

– Уку барышында эстрадага кайтырга теләк тумадымы?

– Мин эстрада әсәрен башкарганда җырдан үземә тулаем рәхәтлек алып бетерә алмыйм. Чөнки мин катлаулырак әсәрләр дә башкара алам. Эстрада җырлаганда нинди ләззәт һәм классик әсәр җырлаганда нинди ләззәт алганын аны җырчы үзе генә аңлата ала. Эстрадага барырга уйлар юк, анда китә калсам да мин бернинди дә проблемнар күрмим. Сүз дә юк, җиңел генә кереп китеп була. Эстрадага кайчан булса да кайтып була.

– Бүген Казанда опера сәнгатен үз иткән яшьләргә үсәргә мөмкинлекләр бармы?

– Казанга килгәндә, хәзер авыррак. Күпчелек студентлар икенче җиргә китеп уку ягын карый. Йә Казанда укып бетереп китәләр, йә бетермичә китәләр.

– Сәбәп нәрсәдә? Укытучылар җитәрлек дәрәҗәдә белем бирмиме? Казанда Шаляпин фестивальләре үтсә дә, Казан опера мәктәбенең дәрәҗәсе юкмы?

– Миңа калса, бу проблемнарның барсы да бар. Әгәр студентларга шартлар тудырылган булса, алар китмәс иде. Бу проблемнар Казанда гына түгел, ә башка шәһәрләрдә дә бар дип беләм.

– Син консерваторияне бетердең һәм сине биш куллап опера һәм балет театрына эшкә алдылар, бу шулаймы?

– Безнең өченче курстан соң опера театрында тыңлау булган иде. Бездә ике елга бер тапкыр тыңлау үткәрәләр. Мине шул тыңлаудан соң Казан опера театрына эшкә алдылар. Соңгы елларда бу Казан консерваториясен бетереп театрга эшкә алынды дигән беренче вакыйга булды.

– Театрда иң беренче нинди әсәрне башкардың?

– Һәр театрда килеп керү белән иң зур рольләрне бирмиләр, әкренләп үстерәләр. Мин башта Бизеның “Кармен” операсыннан Моралес ролен башкардым. Бу роль һаман да минем өстә. Бу роль берничә кешегә бирелгән иде, әмма спектакль булган саен мине җырлаталар. Куелачак “Травиата” операсында Барон ролен башкарачакмын. Бу әсәр белән без октябрь азагында Һолландиягә гастрольгә барабыз. Мин аннан да кала “Севильский цирюльник”та Фиорелло, “Муса Җәлил” операсында Сабиров, “Шагыйрь мәхәббәте”ндә Фатыйх рольләрен башкарам. Хәзер Онегин ролен әзерлим. Киләчәктә дә мин боларны җырларга тиеш дигән рольләрем бар. Аларның һәрберсен әзерләр өчен аерым вакыт кирәк. Шуңа күрә берсеннән-берсенә күчеп акрынлап әзерләп барам.

– Үзеңнең иҗатыңны ничегрәк күзаллыйсың? Казанда берсеннән-берсе катлаулырак рольләргә күчә барумы?

– Минем планнар Казанда гына калу түгел. Мин Чехиядән соң Петербурга юл тотам. Анда Мария театрында яшь башкаручыларның опера академиясе бар. Җәй көне анда уку өчен бәйге игълан ителгән иде. Бу бәйгедә 180ләп кеше катнашты. Мин билет алдым да, Петербурга очтым, бер көн эчендә күренеп кайттым. Мине хәзер шунда укырга һәм эшләргә чакыралар. Әйтеп торам бит, укып бетергәч тә, мин Казанда гына калмаска дигән максат куйдым.

Европа иленә дә чыгарга омтылам. Бәйгегә килгәч, Чехиядәге зур агентлык вәкиле белән таныштым. Алар мине Братислава опера театрына тыңлап карау өчен чакырып калдылар.

– Әгәр син китәсең икән, Казан тагын татар җырчыларына ярлылана булып чыгамы, әллә Казан театры белән контрактың каламы?

– Мин гомумән Казан белән араны өзәргә җыенмыйм. Беренчедән, ул – минем туган җирем. Икенчедән, безнең опера театрының исеме – ул татар театры, шуңа күрә мин аннан берничек тә китә алмыйм. Мин театр белән туганлашып беттем дип әйтергә була. Башка җырчылар татар опера театры белән ничек хезмәттәшлек итә, минем дә шулай эшләргә исәбем бар.

– Син катнаша торган спектакльләр куелганда тиз генә очкычка утырып Казанга кайтып киләсең була инде?

– Шулай эшләнә дә инде ул.

– Сине тыңлаган белгечләр тавышыңа нинди бәя бирә, алар ни ди?

– Алар гел синең моңа кадәр ишетелмәгән, булмаган тавыш, әле эшләргә кирәк дип әйтәләр. Мин үзем дә беләм, һәрбер җырчы гомере буе тавышы өстендә эшли. Безнең бөек җырчыларны, мисал өчен, Паваротти, Кабальеларны алсаң да, алар гомер буе үз тавышлары өстендә эшләгән кешеләр. Опера өлкәсендә мөкәммәллекнең чиге юктыр.

​​– Прага бәйгесендә утызлап җырчы катнашты. Алар башкарган әсәрләрне ишетә алдыңмы?

– Кайберләрен тыңладым.

– Алар ничегрәк?

– Минем күзәткәнем бар, күпчелек бәйгеләрдә күпләр үзләренең башкару осталыгы белән әллә ни аерылып тормый. Бу бәйгедә көтелмәгән хәл, күпчелеге бертигез бардылар. Икенче турга үткәннәр бер-берсеннән әллә ни аерылып тормады. Монда начар җырлаучылар бар иде дип әйтә алмыйм, шушы сәнгать белән барсы да яна, барсы да омтыла. Алар барсы да яшь, опера сәнгатендә башлап кына китүче җырчылар иде.

– Бу бәйге вакытында икенче лауреат булдың, шулай ук синең белән бергә Уфадан килгән җырчы Динә Хөсәенова да икенче лауреат исемен яулады. Шулай ук Уфадан Флорида Иркина беренче лауреат булды. Аларның уңышының сере нәрсәдә дип уйлыйсың?

– Аларның да опера сәнгате белән янулары, күп көч куюлары күренеп тора. Андый музыка белән чирләргә кирәк. Әгәр дә сиңа тавышыңның матурлыгы, аһәңе Ходайдан бирелми икән, бик күп эшләп тә уңышка ирешмәскә мөмкинсең. Аннан соң безнең татарларның эчтән агып чыга торган моңыбыз да бар. Бу бәйгедәге жюри рәисе бөтен дөньяда танылган, Метрополитен операсында, Парижда җырлаган, Мария театрыннан юл башлаган, Владимир Чернов иде. Ул, чыннан да, бөек җырчыларның берсе. Пласидо Доминго, Мирелла Френи кебек бөтен дөнья йолдызлары белән бер сәхнәдә җырлап иҗат иткән кеше. Ул һәрбер әсәрне мең тапкыр тыңлаган, меңнәрчә җырчыны тыңлаган кеше. Уфа башкаручыларына башкалардан аермалы буларак шундый дәрәҗә биргән икән, димәк, тиккә генә түгел.

– Йомгаклау концертында бүләк алган вакытта син татарча ария башкардың?

– Ишетсеннәр! Миңа калса, татар җырын бөтен җирдә дә яңгыратырга кирәк. Безнең бөек композиторлар: Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин әсәрләре матурлыгы белән Верди, Пуччини әсәрләреннән бер дә ким түгел. Минем Татарстанда нинди опералар язылганлыгын күрсәтәсем килде. Бүләк алганда һәм икенче турда мин Нәҗип Җиһановның “Намус” операсыннан Хәйдәр ариясен башкардым. Жюрида утыручылар: “Синең иң яхшы башкарылган әсәрең Хәйдәр ариясе булды дип әйтте. Чернов үзе килеп: “Син аны бик гениаль җырладың, синең ул канда бар”, дип әйтте.
​​
Татар үзенең әсәрен 200 процентка тоя, рус йә булмаса украин татар әсәрен барыбер татарлар кебек башкара алмый. Шулай ук без дә әрмән әсәрен алар кебек үк итеп җырлый алмыйбыз.

Минем татар операсының матурлыгын күрсәтәсем килде. Алар элек театрда барган бит. Күп кенә телләргә тәрҗемә ителгән. Нәҗип Җиһановның әсәрләре Европа, хәзер инде БДБ дәүләтләре булып киткән илләрдә куелган. Мин аларны югары профессиональ дәрәҗәдә язылган әсәрләр дип саныйм. Кайда башкарсаң да, аларны яхшы кабул итәчәкләренә ышанам.

Монда Прагада яшәүче бер концертмейстер сөйләп торды. Ул: “Казакъстаннан булган бер егет татар композиторының әсәрен алып килгән, искиткеч матур әсәр ул”, дип әйтте. Мин аннан: “Яхинныкымы?” дип сорадым. Ул: “Әйе”, диде.

Петербур консерваториясендә Яхин романслары студентлар зачет, имтихан биргәндә аерым програмга кертелгән. Шуның өчен безнең әсәрләрнең киләчәге алда.

Наил Алан, “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*