tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Илфак Ибраһимов: Казан – галимнәр шәһәре дә
Илфак Ибраһимов: Казан – галимнәр шәһәре дә

Илфак Ибраһимов: Казан – галимнәр шәһәре дә

Быелның июль аенда кулыбызга “Чын мирас” дигән  фәнни-популяр, әдәби -нәфис журналның 1 нче саны килеп иреште.  Үзенең максатын – татар халкының данлы үткәне белән бергә, буыннардан-буыннарга тапшырылып килгән тарихи һәм  әдәби-мәдәни мирасын, күңел җәүһәрләрен,   халык авыз иҗатын, бер сүз белән әйткәндә, милли мирасын халыкка кайтару,  дип тәгаенләгән басма укучыны әүвәлге санында ук  гаять кызыклы һәм эчтәлекле язмалары белән җәлеп итте. Әйтик, академик Индус Таһировның “Татарны, бер-ике башка югары булмаса, танымыйлар”, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның “Алтын Урдада Ислам дине кабул ителү мәсьәләсе”,  академик Миркасыйм Госмановның “Русиядә төрки-татар басмаларының беренче үрнәге хакында” дигән хезмәтләре әнә шундыйлардан.

Инде журналның 11 нче саны да дөнья күрде. Басма, саннан-санга кызыклырак була барып, үз укучысын да табып өлгерде кебек. Чөнки  китапханә залларында кулдан-кулга йөреп таушалган журналлар шушы хакта сөйли. Бүген без “Чын мирас”  журналының баш мөхәррире, шагыйрь Илфак Мирза улы Ибраһимовны редакциябезгә дәштек һәм аңа үзебезне кызыксындырган кайбер сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

– Татар – китаплы, мәгърифәтле, бай  мираслы халык. Бу хакыйкатьне төрки җәмәгатьчелек кенә түгел, Аурупа, дөнья халыклары да таный. Милләтебезнең бәяләп бетергесез бай тарихи үткәне, тирән эчтәлекле әдәбияте, мәдәни җәүһәрләре бар, – дип башлады сүзен Илфак әфәнде. – Халыкта әдәби-мәдәни, тарихи мирасны яктырта торган басмага һәрвакыт ихтыяҗ булган. Чөнки рухи бай халык  үткәннәрен барлап яшәргә бурычлы. Шуңа да заманында “Мирас” исеме белән дөнья  күргән журнал  чын мәгънәсендә үзенең укучыларын тапкан,  көтеп алына торган бер басмага әверелгән иде. Әмма ул билгеле сәбәпләр аркасында 1-2 ел чыкмыйча торды.   Журнал  эшчәнлеген туктатып торса да, халыкның тарихи-әдәби-мәдәни мирас белән кызыксынуы кимеми, арта гына бара. Халкыбызның 1000 еллык дәүләтчелек тарихы бар икән, бу мирасны буыннан-буынга җиткерергә кирәк һәм ул эш әле тиешенчә алып барылмый, дип уйлыйм.  Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов  галимнәребез тарафыннан ел саен 1 меңнән артык фәнни хезмәт язылуын әйтә. Бу ачышлар халыкка барып ирешергә тиеш ләбаса. Журнал – Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтлары галимнәренең мөнбәре булырга, без аларның хезмәтләрен халыкка җиткерергә бурычлы.

– Әйе, галимнәр  тырышлыгы белән халкыбызга яңа исемнәр кайта тора.  Бәлки,  журналның “Чын мирас” дип исемләнүе дә шуңа ишарәдер?

– Галимнәр үзләре үк соңгы елларда ил   тарихын  ялган тарих диебрәк бәяли. Бу инде аның аерым идеологиягә буйсындырылып язылуыннан киләдер. Әдәби-тарихи мирасыбызны өр-яңадан барлау зарур.  Урта гасырларда дәүләтчелегебезне югалтканнан соң, бездә әдәби процесс та  нык сүрелгән. Әмма, шагыйрь әйтмешли, мескен булып утырганчы, халыкның үзеннән кулъязмалар барлана,  табыла торган. Хәзер дә яңадан-яңа әсәрләр кайта, хәтта аерым шагыйрьләрнең тулы иҗаты ачыла. Үзебезнең күз алдында Гаяз Исхакый халыкка яңадан кайтты. Аның  томлыклары басылып ята.  Әгәр дә без моннан 500-600 ел элек яшәгән берәр әдибебезнең әсәрләрен халыкка җиткерәбез икән,  бу бит инде чын мирас була. Шуңа күрә без, редакция советы белән бергәләп, журналның  концепциясен эшләгәндә дә,  дөньяга сибелгән татар халкының чын мәгънәсендәге мирасын халыкка кайтаруны максат итеп куйдык. Кичәге көнебез – ул тарих. Һәр узган елыбыз,  кылган гамәлләребез алар инде тарихка күчкән.

– Журнал белән танышканда, аның үз дусларын, даими авторларын табуына да игътибар итәсең…

– Без татар халкының үткәненә, мәдәниятенә, әдәбиятенә кагылышлы яңа тарихи материаллар һәм документлармы, дини-иҗтимагый характердагы хезмәтләрме – нинди чыганак табылган, шуны, башка гәзит-журналда басылып чыкканчы, иң беренче булып халыкка җиткерүне максат итәбез икән,  әлбәттә, даими авторларыбыз, алар алып бара торган  рубрикаларыбыз булырга тиеш. Шуңа күрә аеруча язма мирас, борынгы кулъязмалар белән эшләүче  Марсель Әхмәтҗанов, Җәүдәт Миңнуллин,  Раиф Мәрдәнов кебек галимнәребезне һәм, әлбәттә, яшьләрне  журнал белән хезмәттәшлек итүгә тартырга тырышабыз. Алар алга таба эшне дә оештырырга  ярдәм итәчәк. Билгеле, беренче адымнарыбызны гына атлаган көннәрдә материалларыбыз бүгенге шикелле өстәлләрдә өелеп тормый иде. Хәзер, шөкер, 4-5 санга   җитәрлек   маябыз  тупланган.

Галимнәребезнең дә активлыгы сөендерә.  Бүгенге көндә журнал белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерүче 100гә якын авторыбыз бар. Алар без эзләп тапкан язучы–галимнәр генә түгел. Арада элекке “Мирас” белән  хезмәттәшлек иткәннәре дә хәтсез. Аннары, игътибар иткән булсагыз, редакция коллективын да яшь галимнәр –аспирантлардан тупларга тырыштык.

– Даими рубрикалар, дигәннән, алар журналның кыйбласын сакларга да, үз йөзен булдырырга да булыша, укучыга да үзе теләгән язманы табуны  җиңелләштерә. Әлеге мәсьәләдә журнал саннан-санга камилләшә бара. Бу җәһәттән үзегезнең нинди уй-ниятләрегез бар?

– Әлбәттә, журналның үз йөзен, үз кыйбласын булдыру һәм саклау мәсьәләсендә без эшне дәвам итәбез, эзләнәбез. Журналны ачар алдыннан Татарстаннан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров белән сөйләшеп-киңәшеп утырган идек. Ул әңгәмәбез барышында: “Сез мирасның үзен яктыртырга уйлыйсызмы, әллә “Чын мирас” мирас турында буламы?” – дип сорады. Безнең күзлектән караганда, аларның һәр икесе дә булырга тиеш. Билгеле,  Милли китапханәдә 130 мең берәмлек язма бар икән, без аларның барысын да “Чын мирас” сәхифәләрендә дөньяга күрсәтү кирәк, дип санамыйбыз.  Укучы ихтыяҗына туры килгән мирасның үзен һәм аның турындагы фәнни фикерне бирү кирәк, дип уйлыйбыз. Галимнәребез, язучыларыбыз һәр саныбызга карата үз фикерен белдерә тора: “Бу санда әдәбиятне азрак биргәнсез,   тарих күбрәк киткән”, диләр, киресенчә дә әйтәләр. Әлбәттә, барысын да төгәл  алып барып булмый. Кайсыбер саннарыбызны аерым бер вакыйгага багышлап чыгарырга да омтылып карадык. Әйтик, тарихи-мәдәни мирас елы, Конституциябезнең 20 еллыгы уңаеннан махсус саннарыбыз дөнья күрде. Без бу темаларны яктыртканда, аларны, фәнни күзлектән чыгып, төрле яклап анализларга тырыштык.

Инде рубрикаларга килгәндә, игътибар  иткәнсездер, беренче саннан ук алып бара торганнары да бар, яңалары да барлыкка килә. Без, татар халкы укымышлы, мәгърифәтле булган, дип сөйлибез. Бу җәһәттән татар мәгарифенең тарихы турында да аерым рубрика алып барырга ниятлибез. Милли мәгърифәтебезнең чишмә башында әүвәл дин әһелләре торган. Мәдрәсәләр дә аларга нигез салган һәм бу  уку йортларын тоткан байлар, имамнар исеме белән атап йөртелгән. Бу затларның тәрҗемәи хәле,  шәҗәрәләре укучы өчен гаять кызыклы булыр, дигән фикердә торабыз. Аннары киләчәктә бүгенге көндә иҗат итүче  язучы яки шагыйрьнең иҗаты белән таныштырып баруны да исәп итәбез. Ерак тарихка мөрәҗәгать иткән темаларны аерым рубрика белән биреп бару да отышлы. Г.Тукайның 130 еллыгына аның энциклопедиясе эшләнә. Без бу уңайдан да аерым рубрика ачтык. Аны Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев әзерли. Инде килеп, тарих һәр авылның, бистәнең, шәһәрнең үткәненә барып тоташа. Без журнал сәхифәләрендә борынгы калалар тарихына да игътибар итәргә уйлыйбыз. Бүгенге көндә галимнәребез казу эшләре алып бара торган Гәрәй, Имәнкискә, Әжмәк мәдәниятләре тарихы һәр укучы  өчен кызыклы булыр.

Журнал белән хезмәттәшлек иткән авторларыбыз һәм  укучыларыбыз татар халкының милли йөзе турындагы мәсьәләне күтәргән материаллар бастыруыбызны сорый.  Без тиздән милләтнең үсеш перспективалары турында сөйләшү дә башларбыз, дип ниятлибез. Бу темага алдагы саннарыбызның берсендә тарихчы галим Рафаэль Мөхәммәтдиновның язмасы басылачак. Ул халыкның  милли идеясе  һәм аның нинди дәрәҗәдә булуына карата үзенең фаразларын тәкъдим итә. Бу  тема буенча бәхәсләр   дә булыр, билгеле. Шулай ук тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевнең телебезне популярлаштыру буенча тәкъдимнәре булган иде. Бу материал буенча бәхәс тә башланып китте. Әйтик, галим һәм язучы Фәрит Яхин үзенең фикерен белдерде. Шулай ук Тәлгат Галиуллин белән  Айдар Хәлим дә бу җәһәттән  үз язмаларын әзерли.

– Илфак әфәнде, сез инде журналны укучылар үз теләкләрен,  фикерләрен дә белдерә, дип әйтеп үттегез. Ә менә төп укучыларыгыз дип кемнәрне саныйсыз?

– Казан – шагыйрьләр шәһәре генә түгел, галимнәр каласы да. Шөкер, бездә зыялы, белемгә омтылучан, югары интеллектуаль кешеләр күп. Безнең укучыларыбыз да  – укымышлыларыбыз,  аспирантларыбыз, укытучылар, студентлар һәм  мәктәп укучылары. Нәкъ менә алар журналның чыга башлавын шатланып каршы алды. Мин моны районнарга,  авылларга баргач, мәктәп коллективлары, мәгариф  хезмәткәрләре белән очрашуларда да тоям. Аеруча  тарих, әдәбият укытучыларыннан журнал турында бик җылы фикерләр ишетәм.

– Татар халкы бөтен дөньяга сибелгән, дип әйтәбез инде. Бу бит аның мирасы да таралган, дигән сүз.  Журналның шушы мирасны барлауда ярдәме булырмы икән?

– Әйе, татар халкы бик нык таралып яши. Аеруча XIX гасыр ахырында чит илләргә күпләп киткәннәр. Кытайга, Төркиягә зур күчеш булган. Билгеле, без бу илләрдә гомер итүче галимнәр белән дә аралашабыз. Күптән түгел Төркиядә яшәүче галимнәр журналга халыклар күчеше турында шактый зур материал  тәкъдим итте. Алар инде төрек тормышына күнегеп беткән булса да, үзләренең тамырлары Татарстанда икәнен белә. Барысы  да хәтер булып буыннан –буынга күчкән: кайчан килгәннәр, аларга нинди җир биргәннәр, тернәкләнеп китү өчен күпме матди ярдәм күрсәтелгән – барысын да теркәп барганнар. Милләттәшләребез, килеп урнашкач, иң әүвәл торак йорт салганнар, иген игеп караганнар,  шуннан соң мәктәп  төзегәннәр.

Әгәр без, халкыбызның барлык рухи мирасына да хаклыбыз, дип әйтәбез икән, – ул Кытайда булсынмы,  Германиядәме, – аны журналда яктыртырга тырышачакбыз.

Инде җыеп әйткәндә, без журналның әдәби,  мәдәни–тарихи кырын һичшиксез булдырачакбыз. Дистә еллар элек кенә  һәр татар гаиләсе берничә гәзит-журнал алдырып укый иде. Кызык өчен генә түгел, алар  мәгълүмат туплауны, интеллектуаль яктан үсүне алга куя иде. Бүген  халкыбызның бер өлеше кызык-мызыкка йөз белән борылган икән, бу аны тиздән туйдырыр, дип уйлыйм. Журналыбыз да акрынлап гаиләләргә үтеп керер, иншалла. Әлегә безнең укучыларыбыз китапханәләрдә, мәктәпләрдә, югары уку йортларында.

Автор: Сөембикә Кашапова
Чыганак: “Мәдәни җомга”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*