tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният / Яхинны искә төшерделәр, Нуриевны оныттылар
Яхинны искә төшерделәр, Нуриевны оныттылар

Яхинны искә төшерделәр, Нуриевны оныттылар

Татарстанда мәшһүр затларга һәйкәл кую һәм истәлекле вакыйгалар уңаеннан монументлар ачу вакыты кыскартылды. Үзенчәлекле “амнистия”гә беренчеләрдән булып Татарстан гимны авторы Рөстәм Яхин эләкте. Композиторга һәйкәл Казан филармониясе янындагы паркта киләсе елда урнаштырылырга тиеш.

Моңарчы танылган фән, мәдәният (һ.б.) эшлеклеләренең истәлеген бронза яки мәрмәрдә мәңгеләштерү өчен, кеше вафат булганнан соң кимендә – 25, ә киң яңгыраш алган вакыйгадан соң ким дигәндә 50 ел үтәргә тиеш иде. Әгәр кеше вафат булганнан соң да чирек гасыр дәвамында халык күңелендә яши икән – димәк, аңа һәйкәл куярга була… Әмма хәзер Татарстан хакимияте шәхеснең тарихтагы ролен бәяләү өчен 25 ел артык күп, дигән фикергә килеп, аны бер елга, ә истәлекле вакыйгалар өчен бу вакытны 5 елга кадәр кыскартты. Шушы көннәрдә Татарстан Министрлар Кабинеты 2008 елда кабул ителгән “Татарстан Республикасында монументаль-декоратив сәнгать әсәрләрен сайлау һәм урнаштыру тәртипләрен раслау турында”гы карарга тиешле үзгәрешләр кертте. Әлбәттә, бу кагыйдәләр паркларда, урамнарда һәм биналарда һәм башка урыннарда куелган һәйкәл, бюст һәм башка монументаль-декоратив сәнгать әсәрләренә кагыла. Биредә зираттагы кабер ташлары яки шәхси биләмәләрдәге һәйкәлләр турында сүз бармый.

– Бүген федераль дәрәҗәдә монументаль-декоратив сәнгать әсәрләрен урнаштыру тәртипләрен регламентлаучы документ юк, – дип хәбәр иттеләр безгә Татарстан Мәдәният министрлыгыннан. – Россиядәге башка субъектларның шушы өлкәдәге тәҗрибәсен өйрәнгәч һәм тарихи, мәдәни әһәмияткә ия вакыйга һәм шәхесләргә объектив бәя бирү максатында Татарстан кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Бу конкрет бер шәхеснең яки вакыйганың истәлеген мәңгеләштерү белән бәйле түгел.

Яңа тәртипләр буенча Татарстанда беренче һәйкәлне республика гимны авторы, композитор Рөстәм Яхинга куячаклар. Ул 1993 елда 72 яшендә вафат булды. Элеккеге кагыйдәләр нигезендә, аңа һәйкәл урнаштыру өчен 2018 елны көтәргә туры килер иде. Ә хәзер композиторның сынын инде киләсе елда ук Казан филармониясе янындагы паркта урнаштырырга телиләр. Шунысы игътибарга лаек, Рөстәм Яхин һәйкәленә иң яхшы проект бәйгесе турындагы карарны Министрлар Кабинеты 2008 елда ук кабул иткән булган…

Ә менә мәшһүр биюче, шулай ук 1993 елда бакыйлыкка күчкән Рудольф Нуриевка Казанда әлегә һәйкәл кую планлаштырылмый. Мәгълүм булганча, быелгы язда Казанда чираттагы Нуриев фестивале барышында, анда катнашучылар Татарстан Мәдәният министрлыгына Нуриевка һәйкәл куюны сорап язган хатка имзалар җыюны оештырган иде.

– Нуриев – дөньяда зур дан казанган бердәнбер татар. Татар халкында башка андый шәхесләр юк, – диде Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов фестиваль артистларының тәкъдимен хуплап.

Ә Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә ул чакта хәбәрчебезгә имзалар җыюның мәгънәсе юк, чөнки инде барысы да хәл ителгән – һәйкәл булачак, дип белдергәннәр иде. Ведомствода якын көннәрдә скульпторлар арасында Нуриев һәйкәленең иң яхшы идеясенә бәйге игълан ителәчәк дип ышандырдылар.

Хәзер исә балет йолдызларының яз көне Мәдәният министрлыгына бернинди дә хат юлламавы, башлангычның сүздә генә калуы ачыкланды. Мәдәният министрлыгы, үз чиратында, хәзерге вакытта Рөстәм Яхинга һәм Һади Такташка һәйкәлләр коелуы, аларның якын киләчәктә Казанда урнаштырылачагы хакында хәбәр иттеләр. Ә Рудольф Нуриев һәйкәленә кагылышлы бернинди хәбәр дә юк.

Oleg Platonov, Intertat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*