Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Венгриядө яшәүче татарлар оешмага берләшергә ниятлиләр
Венгриядө яшәүче татарлар оешмага берләшергә ниятлиләр

Венгриядө яшәүче татарлар оешмага берләшергә ниятлиләр

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Венгриядө яшәүче милләттәшебез Рузалия Денисованы кабул итте.

Рузалия ханым өчен Татарстан чит төбәк түгел. Ул биредә ландшафт архитекторы буларак үзен таныткан шөхес. Соңгы елларда Рузалия ханым Мәскәүдә һәм күбрәк Венгриядә яши.

“Татарстан – минем өчен бик якын. Татар булуым белән дә һәрвакыт горурланам”, – дип сөйләде Рузалия ханым. Быел берничә татарны туплап Сабантуй кебек бер чара да үткәргәннәр. “Күзне бәйләп чүлмәкләр ваттык, чәкчәкләр алып килдек. Бөтенләй үк Сабантуй булмаса да, эшне башлавыбыз хәерле булсын”, – диде ул.

Ринат Закиров кунак ханымга Европа илләрендә яшәүче татар оешмаларын берләштерүче “Европа татарлары альянсы» төзелүе турында хәбәр итте. “Әлегә бу берләшмәгә 19 Европа иле оешмалары керде. Белүебезчә, Евросоюзга 28 ил керә. Альянска кермәгән илләр арасында Венгрия дә бар. Әлбәттә, без Венгриядә яшәүче татарлар оешып бу берлөшмә кысаларында эшләвен хуп күрер идек”, – диде.

Кунак ханым үзе шушы эшне башлап йөрүен җиткерде. Әңгәмә вакытында Ринат Закиров оешма төзегендә ни-нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында да аңлатты. Ике як та алга таба бергәләп эшләргә килештеләр.

Очрашу ахырында кунакларга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*