tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Җәмгыять / Бәрән авылында кунакта
Бәрән авылында кунакта

Бәрән авылында кунакта

Удмуртиянең төньякта урнашкан иң ерак төбәкләре – Балезино, Глазов, Юкамен районнарында гомер итүче татарлар, аларның тормышы, традицияләре, милли мәсьәләләре белән даими танышып торабыз, алар белән күрешә алмаган очракта, Интернет, телефон аша бәйләнешкә кереп, яңалыкларны уртаклашабыз. Ә менә ул районнар белән чиктәш Красногорск районы татарлары белән моңа кадәр нишләптер күрешү, танышу насыйп итмәгән иде. Ниһаять, Красногорск районында күпләп татарлар яшәгән бердәнбер Бәрән (Бараны) авылына да барып җиттек.

Бәрән – артык зур булмаган авыл. Биредә якынча 300ләп кеше гомер кичерә. Аларның күпчелек өлешен руслар, аннан кала – удмуртлар тәшкил итә, ә 50гә якыны татарлар. Биредә авыл советы идарәсе урнашкан. “Прохоровский” дип аталган авыл хуҗалыгы җитештерү компаниясе 7 авылны берләштерә.
Бу җиде авыл буенча халык саны нибары 600гә якын, районда татарлар яшәгән башка авыллар юк.

Биредә безне мәдәният йорты хезмәткәрләре белән беррәттән авылда яшәүче барлык татарлар җыелып каршы алдылар. Алар 2011 елның 28 ноябрендә беренче тапкыр татар оешмасы – “Умырзая” татар җәмгыяте оештырганнар. Аны беренче елларда Мәүлит әфәнде Дюкин җитәкләсә, хәзерге вакытта ул әлеге җаваплылыкны кызы Раниягә тапшырган. Рания Дюкина Ижау мәдәният көллиятен, Глазов дәүләт педагогия институтын тәмамлаган белгеч. Яшь кенә булуына карамастан, ул биредә берничә йөкне берьюлы тарта: авыл китапханәсендә эшли, мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып хезмәт итә, мәдәният йортында “Умырзая” татар җәмгыятен, аның каршында эшләп килгән “Ай” бию ансамблен җитәкли. Моннан тыш әле авыл советы муниципаль берәмлеге депутаты да.

Авылда мәктәп, китапханә, медицина пункты, мәдәният йорты һәм дә балалар бакчасы бер зур матур бинада урнашкан.

Рания җитәкләгән бию ансамбленә килгәндә, бирегә, өлкәннәр дә, югары сыйныф укучылары да, балалар да йөри. Өлкәннәргә, алар үзләре әйтүенчә, әлеге ансамбль бердәнбер юаныч, күңел ачу, бергә җыелып, аралашу чарасы булып тора. Мәктәп укучыларына дә авыл җирендә үзенең сәләтен үстерү, буш вакытын уздыру өчен мөмкинлекләр булмаганлыктан, ансамбльнең эшли башлавы сөенечле вакыйга булган. Бирегә татар биюләрен өйрәнергә хәтта башка милләт балалары да йөри.

Күмәк көч белән ансамбльгә милли күлмәкләр, костюмнар да теккәннәр. Авыл һәм мәктәп бәйрәмнәренә ансамбль күңелле концертлар әзерли икән.
“Ансамбльдә мәктәпне тә­мам­лаган яшьләр дә шөгыльләнәме?” – дип кызыксынам. Андый татар яшьләре авылда икәү генә икән. Аларның берсе – Рания, икенчесе – Нәзлия исемле кыз. Уд­муртиянең төньяк татарларына хас диалектта: “Концертлар салганда татар биюләрен башкару өчен яшьләр күбрәк булсын өчен, башка милләт кызларын-егетләрен дә алып торабыз. Гармунчыбыз да өч милләткә берәү – Николай Павлович”, – дип сөйләде ансамбльгә йөрүчеләр.

Гомумән, биредә халык үзара дус, ярдәмләшеп яши. Бу татар, бу удмурт дип бүлеп карап, бер-берсен кыерсытмый. “Умырзая” татар җәмгыятен оештырып җибәрүдә дә Бәрән авыл мәдәният йорты җитәкчесе – Екатерина Боброваның да өлеше зур. Рус, удмурт милли оешмалары бу авылда 2009 елда эшли башлаган. Татар җәмгыятен оеш­тырып җибәрергә ул идея бирә. Гомумән, 1983 елдан бирле мәдәният хезмәткәре булып эшләгән ха­нымның бу өлкәдә тәҗрибәсе шактый. “Нинди генә сорау туса да, ул һәрвакыт ярдәмгә килә”, – ди аның турында Рания Дюкина.

Авыл клубында яшь буын өчен драма, җыр, бию түгәрәкләре эшли. “Аларга йөрү өчен мәктәп балалары җитәрлекме соң?” – дип кызыксынам. Мәктәптә барлыгы 45 бала белем ала, ә балалар бакчасында 18 бала тәрбияләнә икән. Бар авылларга хас күренеш – мәктәпне тәмамлагач яшьләрнең шәһәрләргә китүләре. Бәрән авылын да читләтеп үтмәгән. Авылда акрынлап өлкәннәр генә калып бара.

“Авылыбызда нибары 6-7 татар гаиләсе! Сез бер-берегезне якын итеп, кадерләп кенә яшисездер?” – дип сорыйм мәдәният йортына безнең белән күрешергә килгән милләттәшләремнән. Ан­самбльгә йөри башлагач, бик нык берләшүләре, туганлашулары хакында әйттеләр алар. Дини бәйрәмнәребезне дә алар бергәләп уздыралар икән. “Ел саен Ураза, Корбан гаете бәйрәмнәренә Балезино районы Әхмәди авылыннан Раиф мулла Касимов килә, Коръәнне дә ул укый, дини мәсьәләләр белән аңа мөрәҗәгать итәбез”, – диләр.

“Яңарыш”ка языласызмы соң?” – дип сорауга каршы, алар: “Элек языла идек, хәзер юк, әллә нигә тукталдык. Бәлки әдәби телне авырданрак аңлагангадыр …” – дип җавап кайтардылар. Шулай да үзебез белән алып барган татар китапларны, газетабызның соңгы саннарын күргәч, аларның йөзләре яктырып китте. “Газета без алган вакытта андый түгел иде, үзгәргән, үскән икән бит”, – дип, төсле саннарны кулларына алгач, киләсе елга газетага язылырга да вәгъдә итеп калдылар.

Авылда яшәүче иң өлкән әби – Разия Габдулла кызы Балтычева белән дә аралашырга туры килде. Аннан тормышын, хәлләрен сорашкач, ул узган гомеренең ачы елларын исенә алып: “Хәзер Аллага шөкер, бик мул яшибез, кияргә киемебез, ашарга ризык бар, йортыбыз төзек. Әмма сәламәтлегебез генә юк. Саулык та булса, әллә ниләр эшләр идек, югыйсә”, – ди. Дөрестән дә, бик яшьли әнисенең үлемен, әтисенең сугышта вафат булуын, ятимлекне, сугыш михнәтләрен кичерергә туры килә аңа. Шуңа карамастан, күңел төшенкелегенә бирелми, гаилә корып, тормыш иптәше белән бергәләп балалар үстергәннәр. “Тормыш иптәшем дә хәзер бу якты дөньяда юк инде, ә балаларым чит җирләргә китеп гомер итә, бик сирәк кайта алар”, ди Разия әби.

Мәдәният йортында Бәрән авылында яшәүче милләттәшләребез тарафыннан әзерләнгән табын артына утыргач та: “Тормышыгыз, яшәешегез белән канәгатьме сез, нинди мәcьәләләр күбрәк борчый сезне?” – дип сорагач, гомер буе авыл җирендә җир эшкәртеп, мал асрап яшәгән кешеләр буларак, алар авылда тормышның әкренләп сүнә баруына, уңдырышлы җире, киң басулары, эчәр суы булып та, бу җирдә эшләргә, тормышны дәвам иттерергә алмашка яшьләр юклыгына күңелләре сыкравын әйттеләр. “Ни кадәрле басуларны хәзер яшь агачлар басты, нинди зур фермалар бар иде – җимерелде. Болар бик эчне пошыра”, – ди алар.

Биеп, гармун көенә урамга ук чыгып ямьле итеп каршы алган, күмер самавырында мәдәният йорты алдында чәй кайнатып, гореф-гадәтләре белән эчкерсез күңелдән уртаклашкан Бәрән авылы татарларына сокландым да, телебез, милләтебез язмышын уйлап, борчылдым да мин әлеге сәяхәттән соң.

Элмира НИГЪМӘТҖАН,
“Яңарыш”, Ижау

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*