tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов АКШта һәм Канадада яшәүче ватандашлар белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов АКШта һәм Канадада яшәүче ватандашлар белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов АКШта һәм Канадада яшәүче ватандашлар белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШта һәм Канадада яшәүче ватандашлар белән Бостон шәһәрендә очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты эш визиты белән Бостон шәһәренә (АКШ) килде (2013 елның 15-17 сентябре).

Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда төрле Америка югары уку йортларында укучы студентлар һәм аспирантлар, Төньяк Американың эре шәһәрләреннән килгән татар җәмәгатьчелеге активистлары, туган иле белән элемтәләрен өзмәгән ватандашларыбыз катнашты.

Үзләренең тарихи илләреннән еракта яшәүче татарларның, бер-берсен табып, гореф-гадәтләрне, йолаларны, туган телне һәм үз халкының мәдәниятен саклап калу өчен берләшергә омтылулары – бик күркәм күренеш, диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларны сәламләп.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, АКШ һәм Канада – Татарстан Республикасының бик мөһим икътисадый һәм эшлекле партнерлары, һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре – бу илләр белән хезмәттәшлекне үстерүдә бик яхшы ярдәмчеләр.

Ул шулай ук искә төшергәнчә, республиканың АКШта сәүдә вәкиллеге бар һәм аның бурычларының берсе – Татарстан Республикасы белән ватандашлар арасында тыгызрак багланышлар, үзара хезмәттәшлек тәэмин итү.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга кыскача гына Татарстанда гамәлгә ашырыла торган һәм беренче чиратта Ватаныбыздан читтә яшәүче татарларга ярдәм итәргә тиешле, милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятебезне саклап калуга этәргеч булырлык, кече ватаннары белән тыгызрак элемтәләр урнаштырырлык проектлар турында сөйләде. Бу “ТНВ-Планета” спутник телетапшырулар проекты,Интернет челтәре аша татар теле өйрәнүнең “Ана Теле” on-line программасы һәм башкалар.

Моннан тыш, милли татар бәйрәме Сабантуй соңгы елларда бөтенроссия бәйрәме генә түгел, бөтендөнья бәйрәменә әверелде – аны Россиянең күп кенә төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә уздыралар, дип искә төшерде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуга Канададан килгән ватандашларыбыз хәбәр иткәнчә, Монреальдә һәм Торонтода татар җәмәгатьчелеге бар, ул татарларны берләштерә, милли үзенчәлекләрен саклап калырга, милли ашларны һәм туган телне онытмаска ярдәм итә. 2004 елдан алып Канадада (Торонтода) Сабантуй уздырыла, быел ул унынчы мәртәбә уздырылды, Канада татарларына бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлау җибәргән иде.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка Сабантуй-2013 барышында төшерелгән фильмны күрсәттеләр.

Ватандашлар 2012 елда Бөтендөнья татар конгрессының бишенче юбилей съездында катнашу өчен Казанга килгәннәр иде. 2014елның язында алар Бөтендөнья яшь ватандашлар конгрессында катнашырга исәпләп торалар (Казанда булачак).

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар өчен концерт оештырылды, ватандаш татарлар билгеле җырларны туган телдә башкардылар, бию номерлары күрсәттеләр, шул исәптән “Бәйрәм” һәвәскәр ансамбле артистлары да чыгыш ясады.

Төньяк Америкада яшәүче татарлар Татарстан Республикасы белән тыгызрак элемтәдә торырга, татар продукциясен АКШка китерүне оештырырга, Татарстан Республикасы югары уку йортлары белән тыгызрак хезмәттәшлек урнаштырырга һәм тулаем фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда , студентлар өчен Татарстан югары уку йортларында стажировкалар оештырырга, Казан (Идел буе) федераль университеты белән хезмәттәшлек урнаштырырга тәкъдим итте.

Ватандашлар шулай ук Рөстәм Миңнехановка Нью-Йоркта шундый ук очрашу оештырырга тәкъдим иттеләр, чөнки Бостон – фән һәм мәгариф булса, Нью-Йорк – бизнес, финанслар, инвестицияләр ул.

Белешмә өчен: 

АКШтагы татарлар Нью-Йоркта, Нью-Джерси штатының төньяк-көнчыгышында, Коннектикутта, Вашингтонда, Калифорниянең Сан-Франциско култыгы районында, Вирджиниядә, Пенсильваниядә, Оклахомада яшиләр. Бруклинда берничә башкорт гаиләсе бар, алар АКШта Казан татарлары белән ассимиляцияләнгән. Польша һәм Литва, Кырым татарларының күп кенә вәкилләре дә шулай ук Казан татарлары белән тыгыз элемтәдә тора.

2011 елның 22 июненнән 27 июненә кадәр Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы делегациясенең АКШка визиты оештырылган иде. Нью-Йоркта Американың барлык штатларыннан килгән татарлар ассоциацияләре һәм берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашу оештырылды, анда Америка континентлары илләренең татарлар ассамблеясе төзү турында карар кабул ителде һәм ул 2012 елның көзендә рәсми рәвештә теркәлде (Ассоциация президенты – Мәсгүдә Шәмсетдинова).

ТР Президенты Мабугат хезмәте, Елена Бритвина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*