Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Җаекта татар гаилә фотоальбомнарыннан җыелган күргәзмә ачылды
Җаекта татар гаилә фотоальбомнарыннан җыелган күргәзмә ачылды

Җаекта татар гаилә фотоальбомнарыннан җыелган күргәзмә ачылды

Җаекның Татар мәдәнияте үзәгендә 12 сентябрдә “Җаек татарлары” (гаилә фотоальбомнарыннан) дигән фотокүргәзмә ачылды.

Күргәзмә яңа бәйрәмгә туры китерелеп оештырылды. 14 сентябрдә Җаекта Гаилә көне һәм Шәһәр көне билгеләп үтелде.

Күргәзмәгә Татар мәдәнияте үзәге активистларының гаилә фотоальбомнарыннан тупланган рәсемнәр куелды. Стендларда өч гасыр дәверне үз эченә алган экспонатлар урын алган. Биредә XIX гасыр фоторәсемнәре дә, бүгенге заманныкы да бар.

Стендларда гаиләара бәйләнешләрне дә, халыклар дуслыгын да күреп була. Здесь можно проследить семейные связи, Чөнки совет заманасында төрле милләт кешеләре күпләп катнаш гаиләләр кордылар.

Күргәзмәне Г.Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов ачты. Бу эшне хуплап сәламләү сүзләре белән Аксакаллар шурасы рәисе Н.Төхвәтуллина, Г.Тукай исемендәге евразия үзәге рәисе, профессор Разак Әбүзәров, скульптор Рафаэль Шәмсетдинов чыгыш ясадылар.

Килгән җәмәгатьнең күпчелеге үз архивларындагы фоторәсемнәрне күтәреп килгән иде. Алар да экспонатлар арасында үз урынын алачак. Күргәзмә ноябрь аена кадәр эшләячәк.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*