tatruen
Баш бит / Архив по тегу Сабантуе

Архив по тегу Сабантуе

Сабан туе – туристик бренд

Атлар җигеп, урам буйлап җыр-биюләр белән Сабан туена чиккән сөлгеләр, бүләкләр җыю кебек матур гадәт шәһәрләргә дә күчә. Яшь-җилкенчәкнең язгы чәчү эшләре тәмамлану уңаеннан өйдән-өйгә капка кагып, халыкны милли бәйрәмгә чакырып йөрүе моңа кадәр авыл Сабан туйларының аерылгысыз өлеше иде. Быел Казанда да Сабан туена сөлге җыячаклар. Бер төркем яшьләр ат арбасына төялеп, гармун тартып, башкала үзәгендәге ике-өч урамны иңләп ...

Дәвам »

Казахстандагы республикакүләм Сабантуй киләсе елда Кызылордада үтәчәк

29 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин Кызылорда өлкә татар иҗтимагый-мәдәни үзәк рәисе Галия Гыйззәтуллина белән күреште.

Дәвам »

Авылча сабантуй (видео – 7 мин)

Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында дипломат Кәрим Хакимов, Үзбәкстан һава юллары  министры Гани Рафиков, Татарстанның халык артисткасы Тәслимә Хәләф, күренекле журналистлар, идарәчеләр туып үскән. Быелгы авыл бәйрәмендә Казаннан татар конгрессы җибәргән артистлар да катнашты.

Дәвам »

Төмәндә XIII федераль Сабан туе узды

3 август көнне Төмән шәһәренең иң зур мәйданы булып саналган «Геолог» стадионында федераль Сабантуе узды. Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәндә XIII федераль Сабан туен ачтылар. “Сабан туе Россиянең күп кенә төбәкләрен берләштерә. Бу безнең илнең бердәмлеге турында сөйли”, – диде бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларын сәламләп, Владимир Якушев һәм барысына да күтәренке кәеф теләде. Рөстәм Миңнеханов ...

Дәвам »

Төмәндә XIII Федераль Сабантуе узачак

2 һәм 3 август көннәрендә Төмән шәһәренең “Геолог” стадионында федераль Сабантуе узачак. Әлеге чарага Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча төрле төбәкләрдә яшәүче өч йөзгә якын милләттәшебез дә кунак булып барачак. Бәйрәм чарасы бай эчтәлекле булырга охшап тора. Чөнки беренче көнне шәһәр филармония залында Татарстан сәнгатькәрләре катнашлыгында концерт булыр дип көтелә. 3 августта исә Сабантуйның тантаналы ачылышы, милли уеннар һәм бәйрәм ...

Дәвам »

Владимирдан – Казанга, Универсиадага, Сабантуйга, Болгарга!

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты бүлек мөдире Фәрит Уразаев Казанны һәм Универсиада чараларын күрергә дип Владимирдан экскурсиягә килгән милләттәшләребез белән очрашты.

Дәвам »

Борбашта мөселман балалары сабантуе узды

Якшәмбе көн 30 нчы июньдә Татарстандагы Балтач районының Борбаш авылында алтынчы тапкыр мөселман балалары сабантуе узды. Оештыручылар билгеләвенчә, Сабантуйда катнашучыларның саны һәм географиясе елдан–ел киңәя бара, бу елда кунаклар арасында Балтач, Арча, Мамадыш, Кукмара районнары белән бергә күрше Киров өлкәсеннән, шулай ук махсус Казаннан кайтучыларны күрергә мөмкин иде. Мондый сабантуйларны үткәрүне башлап җибәргән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтүенчә, ...

Дәвам »