tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 10 нчы июльдә барыгызны да виртуаль сабан туена чакырабыз
10 нчы июльдә барыгызны да виртуаль сабан туена чакырабыз

10 нчы июльдә барыгызны да виртуаль сабан туена чакырабыз

Пандемия җир шарында яшәгән барлык кешеләрнең дә планнарын бозды, илләр арасындагы чикләргә киртә куйды. Бер мәлгә дөнья туктап калган кебек булды. Ләкин зур сынау — ул кешеләрне ныгыта да, уйлап табу, мәсьәләне чишү юлларын да күрсәтә. Быел бик күп төбәкләрдә, чит илләрдә гөрләп Сабантуйлары узарга тиеш иде. Ни кызганыч, аларны уздыру да әлегә туктатылды. Әмма без милли бәйрәмебезне уздыру юлын таптык.

Хөрмәтле милләттәшләребез! 10 нчы июльдә иртәнге сәгать 10 да Бөтендөнья татар конгрессы сезне виртуаль Сабантуйда катнашырга чакыра. Чын милли Сабан туе нинди булган, нинди уеннар уйнаганнар? Бәйрәм мәйданында тарихка күз салырбыз, сөлге чигеп, тәмле ризыклар әзерләп, милли уеннарыбызны уздырып, җырлашып күңел ачарбыз. Сезнең өчен кызыклы мастер-класслар да уздырылачак.

Виртуаль Сабантуй безне кайда яшәвебезгә карамастан, бер мәйданга җыяр. Сез анда төрле төбәкләрдән котлаулар да ишетерсез.  Бергә булыйк, бергәләшеп милли бәйрәмебездә очрашыйк. Киләчәктә Сабантуйларны киң мәйданнарда да уздырырга насыйп булсын.

Виртуаль сабан туен сез Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан, “Вконтакте” төркеменнән карый аласыз. Конгрессның инстаграм битендә интеллектуаль уен да уздырылачак. Җиңүчене бүләк көтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*