enrutat
Баш бит / 100 баллылар: «Татарча уку БДИ бирергә комачауламый»
100 баллылар: «Татарча уку БДИ бирергә комачауламый»

100 баллылар: «Татарча уку БДИ бирергә комачауламый»

Авыл мәктәпләрендә укучылар да шәһәрнекеннән ким түгел. Алар арасында да бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл туплаучылар шактый. Өйдә белем алу, интернет өзелүләр дә «акыллыбаш»ларга белем алырга комачауламаган. Тырышкан, теләге булганнар азкомплектлы мәктәпләрдә дә югары нәтиҗәләргә ирешә ала. «ВТ» әнә шундый егет-кызлардан уңыш серен белеште.

Быел белгечләр 100 балл туплаучылар азрак булыр дип фаразласа да, алай булмады. Ни өчен дигәндә, профиль фәннәрдән олимпиада җиңүчеләре БДИ тапшырмады. Вузларга шуның нәтиҗәләре дә җитә. Гадәттә, югары балларны күбрәк нәкъ менә алар туплый.

Татарстанда «Яңа мәктәп» проекты белгечләре дә беренче сынаулардан соң ук, читтән торып уку белем сыйфатына йогынты ясамады, 100 балл җыючылар артты, дип бәяләгән иде. Әйтик, рус әдәбиятыннан – 29, җәмгыять белеме, химиядән 30 укучы 100 балл туплады.

Узган ел республикада 199 укучы абсолют күрсәткечләргә ирешсә, быел алар 222 булган. Араларыннан 17се икешәр фәннән иң югары нәтиҗәгә ирешкән. Алар Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Чистай, Бөгелмә, Нурлат һәм Кукмара районының Ядегәр авылы мәктәпләрендә белем алган.

«Мин татар мәктәбендә укыдым»

Татарча уку 100 балл тупларга комачауламый. Чеп-чи авыл мәктәбен тәмамлаучылар горурланып әнә шулай ди.

– Миңа, киресенчә, туган телемдә белем алу сынауларны уңышлы тапшырырга булышты. Татарча укырга һич тә курыкмаска кирәк. Авыл мәктәбендә яхшы белем алу өчен барлык шартлар да бар, – ди Әтнә районының Бәрәскә мәктәбе укучысы, химиядән 100 балл туплаган Алинә Гыйләҗева. – Мин кечкенәдән «5ле»гә генә укыдым, мәктәпне алтын медальгә тәмамларга хыяллана идем. Теләгемә ирештем, әгәр белемем белән моны аклый алмасам, хурлык булыр иде. Сынаулардан 90нан артык балл җыйдым. Кемдер башын бәрә-берә укыса, миңа уку җиңелрәк бирелде. Үзем дә тырышып укыдым. Кечкенәдән табиб булырга хыялландым. Документларны Казандагы медицина вузына тапшырдым.

Мамадыш районының Усали мәктәбе укучысы Искәндәр Шәрифуллин да татарча уку файдалы ди. Ул да химиядән 100 балл туплаган.

– Мин табиб булырга җыенам. Медицина хезмәткәре ике телне дә яхшы белергә тиеш дип саныйм. Татарча белмәсәң, авылдан килгән әби-бабайлар белән ничек аралашасың? – ди Искәндәр. – Без 9 нчы сыйныфка кадәр бар фәннәрне татарча гына укысак, югары сыйныфларда БДИ бирәчәк кайбер фәннәрне русча да өйрәндек. Документларымны Казан, Ижау, Пермь һәм башка шәһәр вузларына тапшырдым.

Башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләүче әнисе Диләрә әйтүенчә, улы кечкенәдән «5ле»гә генә укыган.

– Өстәмә балл туплау өчен репетиторга йөрмичә булмый. Улыбыз Мамадыштагы бик көчле укытучы Лилия Гыйлаева янына йөрде. Мәктәптә дә төпле белем бирделәр. Интернеттан үзлегеннән дә укыды. Минем аңа, дәрес әзерлә, өй эшен эшлә, дигәнем булмады. Укырга үзе хирыс. Әле машина йөртергә укый, шунда киткән иде әле, – диде Диләрә ханым.

Әни, үзең кара әле!

Биектаудагы 3 нче мәктәп укучысы Диана Гомәрова рус теленнән 100 балл җыйган.

– Мин рус телен яхшы беләм, шуңа күрә имтиханга 11 нче сыйныфта гына әзерләнә башладым. Сынауны 90нан югарырак баллга бирәчәгемә ышана идем. 100 балл туплавымны белгәч, бик куандым. Шулай да нәтиҗәсен үзем карарга курыктым. Әнигә карарга куштым, – ди булачак табиб Диана. – Башта Мәскәүгә баракчы идем, тик әти-әниләр яныннан ерак китәсе килмәде. Казан медицина дәүләт университетына укырга кердем. 100 балл туплауның файдасы тиде, башка фәннәрдән күрсәткечләрем уртача иде. Репетиторлар ялламадык. Яхшы балл туплыйсың килә икән, тырышып укырга кирәк. Сере шул гына. Мин үзем шөгыльләнер өчен махсус график төзедем. Бу миңа вакытны дөрес бүләргә булышты.

Уңыш сере – аз укучы һәм экология

Түбән Кама районының Кызыл Чишмә мәктәбен быел 12 укучы тәмамлаган. 8 малай, 4 кыз алар. Шуларның икесе алтын медальгә лаек булган. Арада рус теленнән 100 бал туплаган Розалина Назарова да бар. Егетләрнең 3е – очучы, 2се хәрби булырга хыяллана. Сыйныф җитәкчеләре, инглиз теле укытучысы Галия Галимова юлыннан китәргә теләүчеләр дә юк түгел. Гомумән, мәктәптә 220ләп бала белем ала.

– Без – аз укучылы авыл мәктәбе. Шәһәрдәгечә шартлар да җитеп бетмидер, бәлкем. Сыйныфларда андагы кебек 30 – 35 бала укымый. Мәктәбебез урман эчендә урнашкан. Экологик ягы да укучыларга яхшы укырга тәэсир итә. Мәктәптә ватанпәрвәрлек юнәлешенә зур игътибар бирелә. Район күләмендә берничә ел рәттән беренче урынны яулыйбыз. Дәресләрне музейда уздырган чаклар да була. Шуңа күрә хәрби буласылары килә дә инде, – ди Галия Хәсәновна. – Әдәбиятны яратмаган, китап укымаган бала юк. Рус теле укытучысы Светлана Новикованың хезмәте бу. Розалинаны табигать эчке һәм тышкы матурлык белән бүләкләгән. Фәрештә кебек ул безнең. Бар кешегә ярдәм кулы сузарга тора. Кирәк икән, бар сыйныф өчен гариза язып бирә. Математиканы башта авыррак өйрәнсә дә, соңгы елларда белемен күтәрде. Инглиз теле белән кызыксына башлады. Бик сәләтле кыз. БДИдан барлык фәннән 80нән югары балл җыйды.

– Авыл мәктәбендә дә шартлар яхшы. Интернет, компьютерлар бар, тик электрон такта бары информатика кабинетында гына иде. Бездә укытучылар бик көчле. Һәрберсе үз фәнен яхшы белә. Барысына да рәхмәт. Репетиторсыз шөгыльләндем. Интернетның да файдасы тиде. Бик тырышып укыдым. Кайчак төнге сәгать 2ләрдә йокларга ята идем. Йоклар алдыннан ике сәгать ял итеп алам, дуслар белән аралаша идем, – ди Розалина. – Имтиханнарга әзерләнгәндә борчылсам, укырга, тырышырга кирәк, дип гел уйларымны яхшы якка үзгәрттем. Санкт-Петербургка барырга шунда белем алган танышларым тәкъдим итте. Яхшы укыталар дип гел мактыйлар. Әти-әниләр читкә китүемә каршы түгел, киресенчә, уңышларыма сөенәләр. Мөстәкыйльлеккә өйрәнер өчен дә яхшы булачак. Укуны тәмамлагач, Татарстанга кайтырмынмы? Әлегә бу хакта төгәл әйтә алмыйм.

«Акыллы баш»ларны Мәскәү, Петербург суыра?

100 балл җыючылар арасында илнең башка төбәк вузларына атлыгып торучылар шактый булып чыкты. Баллар яхшырак булган саен, алар биеккәрәк карый, күрәсең. Быел Бөгелмәдә 12 укучы абсолют күрсәткечкә ирешсә, шуның яртысы шәһәрнең 6 нчы мәктәбенә туры килә. Әлеге белем йортын тәмамлаучыларның 90 проценты ел саен Мәскәү, Санкт-Петербургка китә икән. Быел 6 укучы 7 фән буенча 100 балл җыйган. Евгения Орешкина рус теле һәм химиядән шундый нәтиҗәгә ия. Барысын да Казан түгел, Мәскәү кызыксындыра.
– Ни өчен алар үзебездә калмыйлар? – дип сорыйм директор Шәүкәт Суиндиковтан.
– Быел да читкә китәргә уйлыйлар. Алар үз белемнәренә туры килгән иң көчле уку йортларына керә. Бу – аларның ихтыяры, – ди ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә мәгариф түрәләренә ел саен кабатлап тора: беркемне дә тыярга ярамый, әмма чит шәһәрләргә укырга китүчеләр белән элемтәне өзмәскә!

Рафис Борһанов, Татарстанның фән һәм мәгариф министры:

– Быел БДИ нәтиҗәләренең яхшысына да, яманына да әзер идек. Гомумән алганда, күрсәткечләр канәгатьләндерерлек булды. Дистанцион режимда укуның әллә ни тискәре йогынтысын сизмәдек, чөнки ул соңгы чиреккә генә туры килде. Укытучы белән әзерлекне таләп итә торган фәннәр генә аксады. Шуңа күрә, узган ел белән чагыштырганда, төгәл фәннәрдән нәтиҗәләр кайтышрак булды.

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*