tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Екатеринбургта Бөтенроссия көрәш ярышлары ачылышында катнашты
Васил Шәйхразиев Екатеринбургта Бөтенроссия көрәш ярышлары ачылышында катнашты

Васил Шәйхразиев Екатеринбургта Бөтенроссия көрәш ярышлары ачылышында катнашты

Васил Шәйхразиев Свердловск өлкәсе кубогына Милли көрәш буенча төбәгара бөтенроссия ярышлары ачылышында катнашты. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе бу көннәрдә Екатеринбургда эшлекле сәфәрдә.

Көрәш ярышлары Халыклар бердәмлеге көненә багышланып, Бөтенроссия спорт көрәш төрләре һәм сугыш сәнгате фестивале кысаларында уза.  Екатеринбургның Уен спорт төрләре сараенда узган турнирда Башкортстан, Татарстан, Чувашия, Мордовия, Пермь крае, Свердловск, Төмән һәм Оренбург өлкәләре көрәшчеләре катнаша.

Васил Шәйхразиев Турнирда катнашучыларны сәламләде, татарның милли спорт төре белән шөгыльләнүләре өчен егетләргә һәм бәйгене оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук ул көрәшчеләрне 2019нчы елда Новосибирск шәһәрендә узачак Федераль Сабантуйда, Самара өлкәсенең Камышлы районында узачак Бөтенроссия авыллары Сабан туенда һәм Татарстанның Актаныш районында узачак Ык буе авыллары Сабан туенда катнашып төп приз булган автомобиль өчен көч сынашырга чакырды.

Аннары ул милләтебез алдындагы олы хезмәләрен искә алып, татар халкының теле, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бетенденья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән Свердловск өлкәсе «Көрэш» буенча җыелма командасынын. югары категорияле тренеры Миңнеәхмәтов Сәлимьян Суфиян улын һәм шундый ук Рәхмәт хаты белән Свердловск өлкәсе «Көрәш» буенча җыелма командасының тренеры Миңнеәхмәтов Фәрит Хәлафетдин улын бүләкләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*