Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров студентлар белән очрашты
Ринат Закиров студентлар белән очрашты

Ринат Закиров студентлар белән очрашты

1 ноябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Кытайдан килеп Казан шәһәренең югары уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашты. Бүгенге көндә Казан (Идел буе) Федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (Милли мәдәният һәм мәгариф, Рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәпләрендә), Халыкара мөнәсәбәтләр институтында, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм багланышлар институтында, Идарә, икътисад һәм финанслар институтында Кытайдан килгән 38 милләттәшебез белем ала. Шулай ук Казан авиация институтында, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә дә студентлар укый.
“Без сезнең һәркайсыгыз өчен җаваплы, шунлыктан очрашуларыбыз тагын да ешрак булачак,” – дип сөйләде Ринат Закиров. Шулай ук конгресс җитәкчесе һәр студентның укудагы өлгерешләрен күзәтеп барачакларын да искәртте.
Бүгенге көндә чит илдән килгән милләттәшләребез югары уку йортларында бакалавриат, магистратура һәм аспирантурада белем алалар. Шулай ук алдагы елларда КФУда алар өчен әзерлек курслары да оештырылган булган.
Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленара Кутеева, Милли мәгариф комитеты җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов һ.б. катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*