tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2020 елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды 180 иске китап белән тулыланды
2020 елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды 180 иске китап белән  тулыланды

2020 елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды 180 иске китап белән тулыланды

2013 елдан бирле ТР мөселманнар Диния нәзарәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Darul-Kutub.com электрон китапханәсенең фонды 2020 елда шактый баеды – 1913 елга кадәр нәшер ителгән 180 иске хезмәт, сканер аша уздырылып, китапханәнең сайтына урнаштырылды. Шулай итеп, бүгенге көндә Darul-Kutub.com электрон китапханәсе 1073 борынгы китапны (1300 томга якын) үз эченә ала, алар арасында татар галимнәре һәм дин әһелләренең инкыйлабка кадәрге классик хезмәтләре дә бар. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан мөфтияте тарафыннан Дагыстан мөфтияте белгечләре белән актив хезмәттәшлек алып барыла: алар, Darul-Kutub.com сайтына куяр өчен, татар дин әһелләре һәм Хәнәфи мәзһәбе галимнәренең цифрлаштырылган китапларын тәкъдим итә.

Моннан тыш, сайтта Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты белгечләре тырышлыгы белән Ш.Мәрҗани музей-йортындагы экспозициядә урын алган китаплар, шулай ук татар дини мирасын өйрәнүчеләрнең экспедицияләреннән кулъязмалар электрон форматка күчерелде.

Darul-Kutub.com проекты, ТР Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты көче белән татар дини мирасын саклау һәм аны өйрәнү, радикаль идеологияләргә мәгълүмати яктан каршы тору, шулай ук мөселманнарны Хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән тәэмин итү максатыннан актив үстерелә. Сайт кыйммәтле хезмәтләрне табып укырга һәм бушлай йөкләп күчереп алырга мөмкинлек бирә. Сайтның бизәлеше барлык шәхси компьютерлар, смартфоннар һәм планшетлар өчен җайлаштырылган. Электрон китапханәдәге хезмәтләрне авторлар, китап исеме һәм категорияләре буенча эзләп була.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*