tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясе узарга мөмкин
2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясе узарга мөмкин

2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясе узарга мөмкин

2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясе узарга мөмкин. Бу хакта Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау органнарының ТАССРның 100 еллыгына багышланган бөтенроссия съездында билгеле булды.

Әлеге хәбәрне съезд ачылышында ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясенең җаваплы секретаре, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзе әйтте.

Григорий Орджоникидзе быел 44нче сессия Кытайда узарга тиешлеген искә төшерде. Ләкин пандемия аркасында очрашу 2021 елга күчерелгән. Киләсе елда 45нче сессия Франциядә узачак. Ә менә 2022 елда, мөгаен, сессия Россиядә узачак. Ул бер үк вакытта Санкт-Петербургта һәм Казанда оештырылачак.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*