tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 21 февраль – Халыкара туган тел көне
21 февраль – Халыкара туган тел көне

21 февраль – Халыкара туган тел көне

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Дөньядагы һәр милләтнең үз теле, үз тарихы, үз гореф-гадәтләре бар. Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Без – татарлар! Бай тарихлы, бай мираслы, бай әдәбиятлы зыялы халык. Туган телебез – татар теле. “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди халкыбыз мәкале. Туган телебезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә ул иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Татар милләтенең язмышы үзебездән, туган телебезне хөрмәт итүдән, рухи мирасыбызны кадерләүдән тора.
Газиз милләттәшләр! Быел Россиядә октябрь аенда халык санын исәпкә алачаклар. Без һәрберебез саналырга, милләтебезгә хыянәт итмичә, татар булып язылырга тиешбез. Халкыбыз өчен һәрберебез кадерле.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*