tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада “Мин бит татар малае” бәйгесенең чираттагы зона туры узды
Кукмарада “Мин бит татар малае” бәйгесенең чираттагы зона туры узды

Кукмарада “Мин бит татар малае” бәйгесенең чираттагы зона туры узды

Кукмара районының “Мин бит татар малае” бәйгесенең чираттагы зона туры Аш-Буҗи балалар бакчасында узды. Һәр биремгә ныклап әзерләнгән малайларның чыгышлары сокланырлык иде.

Аш-Буҗидан Рияз Бәдретдиновның сәхнә осталыгы үзенә тартып торды, Купкадан Идрис Закиров утлар чыгарып биеде, Зур Сәрдектән Рәсүл Гороховның кул эшләнмәләре нәселдән килгән осталыкны күрсәтте.

Адай авылыннан Раян Хантимеров тамашачы алдында үзен иркен тотуы, матур сөйләме, булдыклылыгы белән аерылып торды. Үз шәҗәрәсен сөйләгәндә, аны авыз ачып, тын да алмый тыңладылар. Бәйгенең җиңүчесе дә ул булды.

Бу бәйге – балалар, әти-әниләр һәм тәрбиячеләрнең уртак хезмәт нәтиҗәсе.

Рәмзия Хөсәенова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*