tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге татар театрлар фестивале дәвам итә
Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге татар театрлар фестивале дәвам итә

Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге татар театрлар фестивале дәвам итә

Бу көннәрдә Ульяновск шәһәрендә Барый Тарханов исемендәге татар театрлар фестивале дәвам итә. Һәр атнаның шимбә, якшәмбе көннәрендә Татар мәдәният үзәге театр сөючеләр белән шыгрым тула.

Төбәкара фестивальдә Татарстан һәм Чуваштаннан килгән коллективлар да чыгыш ясый. Бу атнада Чувашиянең Батыр районы Кыр бикшиге авылы халык театры Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык”,  ә Татарстанның Апас районы халык театры Г.Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай» спектакльләрен күрсәттеләр. Тамаша азагында спектакльләрдә катнашкан һәр үзешчәнгә Диплом белән бергә Ульяновскида туып-үскән СССРның халык артисты Габдулла Шамуков турындагы китаплар да тапшырылды. Бишенче ел узучы быелгы фестивальдә 14 коллектив катнашачак. Ул 27 мартта, Халыкара театр көнендә тәмамланачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*