tatruen

Кичә, 9 июль көнне,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында Ринат Закиров Италиядән килгән делегация белән очрашты. Очрашуда алар киләчәккә булган планнар, проектлар белән уртаклаштылар.

“Татарстан Республикасы  җир йөзендә иң матур урыннарның берсе.Монда тырыш, эшчән кешеләр яши. Безнең халык һәрвакыт шат күңелле, җыр- моңга бай халык, без үзебезнең матур гореф – гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу өчен яңадан яңа проектларны гамәлгә ашырабыз.  Матур итеп Сабантуйлар уздырабыз, чөнки  халыкларны берләштерүдә бу күркәм бәйрәмнең роле бик зур. Сабантуй бүгенге көндә, Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә уздырыла, һәм шуны әйтергә кирәк барлык халыклар тарафыннан да җылы кабул ителә. Илләр, халыклар дус, тату яшәсә барыбыз да бәхетле булыр идек. Бергә-бергә  матур итеп яшәргә язсын”- дип тәмамлады сүзен татар дөньясы җитәкчесе.

Алга таба сүз Изге Болгар җире турында дәвам итте. Кунакларга, икенче көнгә,  Изге урынга экскурсия билгеләнгән иде.

Ике як та  бүләкләр алышты, киләчәктә  дә аралашып яшик дип куллар кысышты.

Очрашу җылы мөнәсәбәттә, чәй өстәле артында барды.

Гөлүсә Низаметдинова

IMG_0087 IMG_0092 IMG_0093 IMG_0098 IMG_0100

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*