tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 60 ел бер сукмактан
60 ел бер сукмактан

60 ел бер сукмактан

Мәхәббәт – ул вакытлы хис, берничә елдан уза, аннары бер-береңә карата ихтирам гына кала, үзара күнегешеп кенә бергә яшәүне дәвам итәсең, дип фаразлый психологлар. Әмма бу фикер белән бер генә дә килешәсе килми, бигрәк тә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә. Дистә еллар буе бергә яшәп тә хисләре суынмаган парлар Чүмбәлидә бик күп һәм шундыйларның берсе – Фәреха апа белән Җәфәр ага Нәҗметдиновлар. 60 ел бергә яшәп тә яшьлек хисләре сүнмәгән-сәрелмәгән, киресенчә, бер-бересеннән башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар.

Алар 1960 елны февраль аеның соңгы көнендә гаилә коралар, матур язның беренче көнендә Фәреха апа иренең йортына килен булып төшә һәм парлы тормышлары акрын гына үз көенә ага башлый. Алар икесе дә гомер буе җирле колхозда намус белән хезмәт итәләр – Фәреха апа савымчы булып, Җәфәр ага җәйләрен көтү көтә, кышын фермада бозаулар карый. Матур, тату тормышларын шунсы борчый – һәр туган балалары үле туа бара, дүрт нарасыйларын якты дөньяны күрмәс борын җирләгәч кенә Ходай Тәгалә ялваруларын ишетә күрәсен, ике тупырдап торган балалары – бер кылары һәм бер уллары туа.

Хәзер инде авылның бу хөрмәтле кешеләре күптән лаеклы ялда, балалары да гаилә корып, әти-әниләренә дүрт онык бүләк иттеләр, тагы бер зур шатлыклары – ике оныкчыклары.

Сугыш чоры, аннан соңгы авыр елларны кичергән бу күркәм парга байтак кына тормыш сынауларын кичерергә туры килсә дә, алар тормыштан ямь табып, һәр көннең кадерен белеп, яшьлек хисләрен бүгенгәчә саклап яшиләр. “ Бер-береңне яраткан, ихтирам иткән очракта гына авырлыкларны җиңәргә көч табасың, үзара аңлашып яшәргә һәм кичерә белергә кирәк, шунда гына нык гаилә төзеп була,” – диләр Нәҗметдиновлар.

Хәзер алар кызларының иркен, уңайлы йортларында, якыннарының кадер-хәрмәтендә матур картлык кичерәләр.

Бәйрәм уңаеннан мин авылыбызның үрнәк гаиләсе булган Нәҗметдиновларны бәйрәм белән котлыйм, саулык, хәерле озын гомер телим, тагы да озак еллар бергәләшеп яшәргә язсын үзләренә Ходай.

Гөлнара Фатехова, Чүмбәли авылы, Нижгар өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*