tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ютазы районында янган мәчет төзекләндерүдән соң тантаналы рәвештә ачыла
Ютазы районында янган мәчет төзекләндерүдән соң тантаналы рәвештә ачыла

Ютазы районында янган мәчет төзекләндерүдән соң тантаналы рәвештә ачыла

Шимбә көнне, Зөлкагъдә аеның 20-нче көнендә (11-нче июльдә), Ютазы районы Иске Каразирек авылында янгыннан соң төзекләндерелгән мәчетнең тантаналы ачылышы узачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфигуллин һәм Татарстанның Көньяк-көнчыгыш казыяте мөхтәсибләре һәм башкалар тантананың мәртәбәле кунаклары булачак.

Исегезгә төшерәбез, үз-үзеңне читләштерү режимы вакытында Ютазы районы Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыкты. 2002 елда төзелгән агач бина җитди зыян күрә һәм тулысынча диярлек янып бетә. Янгыннан соң мәчет урынында манара һәм нигез генә сакланып кала. Мәчет ике авыл халкы өчен хезмәт итә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды һәм Ютазы районы мөхтәсибәте тарафыннан акча җыю игълан ителде, ремонт-төзекләндерү эшләренә Татарстанның төрле почмакларыннан 1 миллион сумнан артык акча җыелды. Мәчет сип-панельләр технологиясе буенча төзелде, ул вакытны, материалларны һәм хезмәт чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*