enrutat
Баш бит / 7-8 июнь көннәрендә Татарстан авыллары һәм район үзәкләрендә Сабантуйлар гөрләячәк
7-8 июнь көннәрендә Татарстан авыллары һәм район үзәкләрендә Сабантуйлар гөрләячәк

7-8 июнь көннәрендә Татарстан авыллары һәм район үзәкләрендә Сабантуйлар гөрләячәк

Борынгы заманнарда Сабантуй бәйрәмен Европадагы “рыцарьлар турниры» белән чагыштырганнар. Бу аңлашыла да, чөнки халык әлеге чараны төрле ярышларда катнашып бүләк җыю өчен көтеп алган. Кагыйдә буларак, һәрбер Сабантуйда үзара көч сынашу, намуслы ярыш рухы хөкем сөргән. Спорт ярышларыннан аермалы буларак, анда теләге булган һәркем катнаша алган. Сабантуйның бөтен матурлыгы, кызыгы да – анда килгән балалар, яшьләр, апа-абый һәм әби-бабайларның төрле ярышларда катнашып күңел ачуында булган…

Ярышларда катнашу өчен кеше “яллыйлар”

Соңгы елларда татар халкы Сабантуй бәйрәменең асылыннан читләшә башлады кебек. Мәсәлән, авыл Сабантуйларын гына алыйк. Хәзер күпләр әлеге чараны яшьлек дуслары, классташлары, танышлары белән очрашып күрешү өчен генә көтеп ала кебек. Сабантуйга кием сайлаганда да алар нәкъ менә элеккеге танышлары янында матур булып күренү турында уйлый. Бәйрәмдә халык күп, тик менә оештыручылар гына ярышларда катнашу өчен кеше таба алмый азаплана.

— Сабантуй җитә башласа, оештыручыларның төп борчуы – ярышларда катнашу өчен кеше табу. Бу проблема безнең авылга гына түгел, ә районның һәрбер саласына хас диярлек. Нәтиҗәдә, без бәйрәмгә килгән халык янына барып, ярышта катнашыгыз инде, дип ялынып йөрибез. Бәйрәм дә, ярышлар да, бүләкләр дә алар өчен, югыйсә, — дип борчуын белдерә Биектау районыннан Сәрия ханым.

(Алдан ук шунысын билгеләп үтәм, бу язмадагы барлык исем-фамилияләр дә үзгәртелде — бер генә авыл һәм шәһәр кешесенең дә бәйрәм алдыннан үз районы, авылы турында начар сөйлисе килмәве аңлашыла – Р.З.)

Әлеге проблема башка районнар өчен дә актуаль. Мәсәлән, Әлмәт районы авылларының берсендә Сабантуйны оештыручылар ярышларда катнашу өчен махсус кешеләр “яллый” икән.

— Әлбәттә, биредә сүз акча түләп “эшләтү” турында бармый. Ярышта катнашучылар булмаганлыктан, без – Сабантуйны оештыручылар — туган-тумача һәм дуслардан бәйрәмебезгә килеп, төрле ярышлардан бүләк җыеп китүләрен үтенәбез. Аллага шөкер, дуслар ярдәме белән бәйрәмебез бик күңелле үтә. Барысы да бәхетле һәм шат, — дип сөйләде безгә Инсаф Сабиров.

Гади халык өчен түгел…

Район һәм шәһәр Сабантуйлары исә хәзер, гомумән дә, заманча форматта уза. Бирегә килүче халыкны мәйданда баручы ярышлар кызыксындырмый диярлек. Алар бәйрәмнең ачылыш тантанасын һәм концерт номерларын гына үз итә. Бактың исә, гади халыкны ярышларга кертмәү очраклары да (!) бар икән.

— Узган ел мин үз-үземә район үзәгендәге Сабантуйга кабат бармыйм дигән сүз бирдем. Әлбәттә, бу юктан гына кабул ителгән карар түгел. Миңа калса, әлеге бәйрәмнең төп бизәге – ярышлар. Шуңа күрә иптәш кызым белән күңелгә хуш килгән һәр бәйгедә катнашырга тырыша идек. Узган ел исә мине беренче тапкыр район үзәгендә үткән Сабантуйның йөгерү ярышына кертмәделәр. Янәсе, биредә профессионаллар гына үзара көч сынашачак. Димәк, Сабантуйлар хәзер гади халык өчен түгел булып чыга, — дип ризасызлыгын белдерде безгә район исемен атамауны үтенгән Алсу Сәлимова.

Чыннан да, соңгы елларда район үзәкләрендә уза торган ярышларда профессиональ спортчыларның катнашуы күптән инде гадәткә әверелде кебек. Алар бу бәйгедә катнашырга ел буе әзерләнә. Аннары Сабантуйга килеп, үзе кебек үк спортчылар белән көч сынаша.

— Мәктәптә укыган вакытта мин спорт мәктәбендә җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Тренерым миңа Сабантуйда катнашып, призлы урын яулау бурычы куйды. Максатым – Чаллы шәһәреннән килгән спортчыларны узу иде. Нәтиҗәдә, икенче урынны яулауга ирештем, — дип сөйләде безгә Әлмәт районыннан Ирек Саттаров.

Көрәш ярышында да исерекләр катнаша

Бөгелмә районының бер авылына кунакка кайтучы Зөлфия Гыйльфанова исә Сабантуй бәйрәмен исерекләр җыены белән тиңли.

— Авылга кайткач, халык исерткеч эчемлекләрдән башка гына күңел ача белми дигән фикер кала. Ярышларда катнашучыларның күбесе — яхшы гына салып алган кешеләр. Әле алай гына да түгел, спортның иң хөрмәтле төрләреннән саналган көрәш ярышына да эчеп кызарынган ирләр чыга. Сабантуйдан кайтканда оялуымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булам. Сул якта да, уңда да исерекләр йоклап ята, — дип борчылуын белдерә Зөлфия ханым…

Нәкъ менә шушы фикерләр Сабантуй бәйрәме үзенең тарихи йөзен югалтуга таба бара дигән нәтиҗә ясарга мәҗбүр итә дә инде. Кем гаепле дигән сорауга җавап табу исә шактый җиңел — барысы да үзебездән тора. Авыл Сабантуйларында ярышларда катнашудан оялмыйк-читенсенмик, иренмик. Әлеге милли бәйрәмне күңелле итү – оештыручыларның гына түгел, үзебезнең дә эшебез.

Рәмзия Закирова, «Интертат» ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*