tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омски мөселманнарына хәләл ризык сатыла
Омски мөселманнарына хәләл ризык сатыла

Омски мөселманнарына хәләл ризык сатыла

Моннан берничә ел элек кенә хәләл ит, хәләл пилмән, манты кебек ризыкларны Омски кибетләрендә табу мөмкин түгел иде. Хәләл итне бары тик халык телендә “Казачий” дип йөртелгән базарда һәм авыл хуҗалыкларында гына сатып алырга була иде.

2008 елда хәлләр үзгәрде, Омски мөселманнарына өлкәдә җитештерелгән хәләл ит ризыгын шәһәрнең эре сәүдә йортларында сатып алу мөмкинлеге туды – шәһәр читендә урнашкан Ростовка бистәсендәге “Себер” кошчылык фабрикасында хәләл тавык ите җитештерелә башлады.

2011 елда Омскиның “Танылган ризыклар” ширкәте хәләл пилмән, манты кебек ит ризыклары белән тәэмин итә башлады. 2013 елның февралендә Омски өлкәсе мөселманнарының казыят идарәсе тарафыннан әлеге ширкәттә җитештерелгән пилмәннәрнең шәригать кануннары буенча эшләнгән һәм хәләл булуы турында таныклык бирелгән.

“Танылган ризыклар” ширкәте директоры Сергей Карпов сүзләренчә, Омскида 12 елдан артык эшләп килүче әлеге предприятие яңа бинага күчеп, яңа җиһазлар, яңа технологияләр кулланыла башлагач, хәләл ризык җитештерергә мөмкинлек тудырылган, маркетинг бүлеге яхшы эшли, иҗтимагый оешмалар белән элемтәдә тора һәм халыкның ихтыяҗын өйрәнә. Хәләл ит ризыклары бүгенге көндә Омски кибетләрендә сатыла, өлкәнең төньяк районнарына һәм кайбер башка өлкәләргә җибәрелә.

Ростовкадагы “Себер” кошчылык фабрикасында инде алты елга якын хәләл тавык ите җитештерелә. Цехта чисталык, конвейр булса да, тавыклар хәләл стандартына туры китереп эшкәртелә. Җитештерү барышында шәригать кануннарының төгәл үтәлүен күзәтеп барабыз, ди “Хәер-Ихсан” мәчетенең юнәлешләр бүлеге җитәкчесе Мәгъҗан хаҗи Җаваров.

Күптән түгел конвейр эшендә дә үзгәреш кертелгән. Элек тавыклар механик рәвештә суелган булса, хәзер инде мөселман өммәтеннән булган 4 эшче бу эшне кул белән башкара, дип аңлата Мәгъҗан хаҗи. Конвейр артында торган 4 эшче тарафыннан бисмилла әйтеп суелган тавыклар 10 минут дәвамында конвейрда әйләндерелә. Шул арада махсус эшләнгән төргәккә салырлык булып чистартыла, юыла. “Хәләл ит җитештерү туктатылмаган иде, әмма механик рәвештә эшләнә иде”, ди Мәгъҗан хаҗи Җаваров.

Күптән түгел “Себер” кошчылык фабрикасында бу яңа процессның презентациясе булды. Фабрика директоры Петр Кудря әйтүенә караганда, хәләл тавык ите эре кибетләрдә – “Триумф”, “Ашан” кебек супермаркетларда сатылачак. Хәләл тавыклар атнага ике мәртәбә генә җитештерелә һәм айга 23 тонна тәшкил итә.

Розалия Сайганова, “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*