enrutat
Баш бит / Әзһәр Шакиров китабын укучыларга тәкъдим итә
Әзһәр Шакиров китабын укучыларга тәкъдим итә

Әзһәр Шакиров китабын укучыларга тәкъдим итә

28 ноябрьдә 18 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров белән иҗади очрашу һәм артистның “Язмыш” китабын тәкъдир итү кичәсе була. Керү ирекле.

2007 елда нәшер ителгән “Язмыш” китабы Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров иҗатына багышлана. Китапның идея авторы һәм проект җитәкчесе — Шамил Закиров. Китапта Әзһәр Шакировның гаиләсе, иҗат башлангычы, бергә эшләргә туры килгән данлыклы артистлар хакындагы истәлекләре тупланган. Шулай ук анда матбугат битләрендә басылган артист белән кайбер кызыклы интервьюлар да урын алган. Шуны әйтергә кирәк, китаптагы барлык мәкаләләрнең авторы Әзһәр Шакиров үзе.

Артист хакында

Әзһәр Шәфикъ улы Шакиров 1940 елның 22 февралендә Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында дөньяга килә. 1961 елда М.Щепкин исемендәге Мәскәү югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә.

1974 елны аңа “Татарстан Республикасының халык артисты”, 1988 елда – «Россиянең халык артисты» исеме бирелә. 1998 елны Әзһәр Шакиров Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия була.

Ә.Шакиров татар милли театрының иң талантлы шәхесләренең берсе. Аның исеме афишаларда 1961 елда, Щепкин исемендәге Мәскәү югары театр училищесын тәмамлаучы бер төркем артистлар Г.Камал театры труппасына килеп кушылганнан соң, пәйда була. Театрда иҗат иткән еллар дәверендә артист татар, рус, чит ил классикасы, заман драматургиясе әсәрләре буенча куелган спектальләрдә 150-дән артык роль башкара. Аларның күбесе тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә, театр җәмәгатьчелегенең югары бәясенә лаек була.

Г.Камал театры сайты

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*