Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрында Гөлсем Исәнгулованың юбилей кичәсе үтте
Камал театрында Гөлсем Исәнгулованың юбилей кичәсе үтте

Камал театрында Гөлсем Исәнгулованың юбилей кичәсе үтте

26 ноябрьдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында данлыклы “щепкинчы”ларның берсе – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Гөлсем Исәнгулованың бик матур юбилей кичәсе үтте.

Илледән ел гомерен сәхнәгә багышлаган артистканы котларга рәсми затлар да, Башкортстаннан килгән якташлары да, коллегалары артистлары да килгән иде.

Татарстан Республикасыны мәдәният министры Айрат Сибгатуллин Гөлсем ханымга “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнүе турында ТР президенты  указын укып таныштырды. Бүләкнең үзен Рөстәм Миңнеханов тапшырачак дип тә вәгъдә итте. Ямь өстенә ямь булсын дип Айрат әфәнде Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиковның да тәбрик хатын тапшырды, мәдәният министрлыгы премиясе барлыгын да белдерде.

Залда утыручыларны котларга килүчеләр арасында легендар җырчыларыбыз Илһам Шакиров һәм Эмиль Җәләлетдинов килүе һәм җырлап котлавы аеруча куандырды.

Гөлсем Исәнгулова котлауларны кабул итеп кенә утырмады, тамашачы күңеленә кереп калган рольләрне кабат искә төшерде: “Хуш, Назлыгөл” (М,Байджиев), “Кичер мине, әнкәй” (Батулла), “Ханума” (А.Цагарели) спектакльләреннән өзекләр күрсәтте.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*