tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Адыгеяда Корбан гаетенә рәсми бәйрәм статусы бирелде
Адыгеяда Корбан гаетенә рәсми бәйрәм статусы бирелде

Адыгеяда Корбан гаетенә рәсми бәйрәм статусы бирелде

Адыгея Республикасында мөселманнарның Корбан бәйрәме һәм православларның мәрхүмнәрне искә ала торган көне (Радоница) закон буенча бәйрәм көннәре дип расланган. Адыгея парламенты депутатлары «Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы» Адыгея Республикасы законына үзгәрешләр кертү турындагы» карар кабул иткән.

«Моңа кадәр әлеге законның 2 маддәсендә Ураза гаете бәйрәм көне итеп билгеләнгән иде. Аны үткәрү көнен ел саен республика башлыгы билгели. Шул ук вакытта Корбан гаете һәм Радоница бәйрәмнәре ел саен төбәк җитәкчесе карары белән ял көннәре дип игълан ителә. Бүген кабул ителгән закон шулай ук Корбан бәйрәмен һәм Мәрхүмнәрне искә алу көнен дини бәйрәм көннәре дип билгели», — диделәр парламент матбугат хезмәтендә.

Законнарга үзгәрешләр Адыгея башлыгы Морат Кумпилов инициативасы буенча кертелгән. Закон буенча дини бәйрәм көннәрен төбәк җитәкчесе өч айдан да соңга калмыйча билгели.

Корбан бәйрәме — корбан чалу мөселман календаренең уникенче аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә һәм мөселманнарның Мәккәгә хаҗ кылуы тәмамлануын аңлата. Корбан бәйрәмендә гыйбадәт кылу гадәттәгечә вәгазь һәм бәйрәм намазыннан башлана, корбан чалу белән тәмамлана.

Православ вәкилләренең Радоница бәйрәме дин тотучылар өчен мәрхүмнәрне искә ала торган әһәмиятле көн, шул көнне үлгән туганнарының каберләренә бару гадәте кертелгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*