tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәрҗани мәчетендә Мансур хәзрәт Җәләлетдингә багышланган китап тәкъдим ителәчәк
Мәрҗани мәчетендә Мансур хәзрәт Җәләлетдингә багышланган китап тәкъдим ителәчәк

Мәрҗани мәчетендә Мансур хәзрәт Җәләлетдингә багышланган китап тәкъдим ителәчәк

Бүген, 30 октябрьдә, Мәүлид-ән-Нәби уңаеннан оештырылган тантанада Әл-Мәрҗани мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдиновның «Үткәннәрне саклап. Киләчәкне кайгыртып» — «Сохраняя прошлое, заботимся о будущем» дип аталган автобиографик китабы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Мәрҗани мәчетендә хәбәр иттеләр.

«Үткәннәрне саклап. Киләчәкне кайгыртып» — «Сохраняя прошлое, заботимся о будущем» китабы республикада Ислам диненең яңарышы турында татар һәм рус телләрендә язылган тарихи-публицистик очерклардан тора. Китап Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең тормышы турындагы истәлекләр нигезендә төзелгән, Казан Җәмигъ мәчете имам-хатыйбының 35 еллык эшчәнлегенә багышланган.

Басмада XXI гасырның иң күренекле имамнарының берсе турында хезмәттәшләренең, дусларының, гаилә әгъзаларының истәлекләре тупланган, Мансур Җәләлетдинов дәвере сурәтләнгән. Китап киләсе буыннар өчен тарихи чыганак булачак, шулай ук киң даирә укучыларына архив җыентыгы буларак та хезмәт итәчәк.

Китапка кереш сүзне тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Дин мәсьәләләре буенча совет рәисе (1997-2007), «Мәдәният, дин һәм җәмгыять» фәнни-экспертлык иҗтимагый институты җитәкчесе Ринат Нәбиев язган. Китапның мөхәррире – Айсылу Хафизова, төзүчесе – Лира Артищева, татар теленә тәрҗемә итүче һәм мөхәррир – Василә Рәхимова. Китапны эшләүдә шулай ук Диана Сәлахова, Мансур Мифтахов, Светлана Сәлахова катнашкан.

Китапта Мансур хәзрәт Җәләлетдиновның гаилә архивыннан һәм Мәрҗани мәчете архивыннан фотолар кулланылган.

Китапны 2020 елда «Логос» (Инновацион технологияләр үзәге) нәшрияты бастырып чыгарган. Китап 296 биттән тора.

  • Мәүлид ән-Нәби, ягъни Мөхәммәд с. г. в. с. туган көне Рабигыль-әүвәл аеның 12 көнендә уздырыла. Бу көнне догалар укыла, Аллаһка зикер кылына, пәйгамбәргә салават әйтелә, аның тормышы һәм туу турында шигъри хикәятләр һәм лекцияләр укыла. Рабигыль-әүвәл ае дәвамында пәйгамбәр өчен Аллаһка рәхмәт әйтергә кирәк, шулай ук дүшәмбе көннәрендә (Мөхәммәд пәйгамбәр с. г. в. с. туган көне) ураза тоту хәерле.
  • Мәүлид ән-Нәби көне Сириядә, Алжирда, Туниста, Мароккода һәм башка мөселман илләрендә зурлап үткәрелә. Пакыстанда рәсми бәйрәм булып санала һәм өч көн дәвамында билгеләп үтелә.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*