tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗев кулъязмалары архивка тапшырылды

ВИДЕО: Күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗев кулъязмалары архивка тапшырылды

Шәхси документлар, хатлар, кулъязмалар. Татарстан дәүләт архивы кадерле истәлекләргә баеды. Күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевның кулъязмаларын гаиләсе архивка тапшырды.

Тантана “Адымнар”- берничә телдә белем бирү мәктәбендә үтте. Биредә Аяз Гыйләҗевның республикада бердәнбер музее ачылган. Ядкәрләр белән Гөлназ Гыйниятова да танышып кайтты.
Язучының хатыны Нәкыя ханым ире ядкәрьләрен туплау белән шактый еллар шөгыльләнә. Аларны киң җәмәгатьчелеккә чыгарыгыз дип әдип үзе исән чагында ук васыят әйтеп калдырган була.Нәкыя ГЫЙЛӘҖЕВА, Аяз Гыйләҗевның хатыны:
– Аяз Гыйләҗевның шәхси архивында хатлар аерым зур урын алып тора. Араларында төрмәдән сөйгәне Нәкыягә язганнары да бар. Әдип, заманында, халык дошманы дип нахак яла тагылып, каторга газапларын да күрә. Аяз аганың әдәбият белгечләре, каләмдәшләре белән аралашулары да кәгазь битләренә төшкән.Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ, тарих фәннәре докторы:
– Бөек татар әдибе Аяз Гыйләҗевның чираттаты шәхси кулъязмалары һәм документлары татар дәүләт архивында сакланачак. Аларны барлауда галимә Миләүшә Хәбетдинованың роле зур. Ул әдип иҗатын өйрәнәүгә шактый еллар багышлый.Республика архивы комитеты танылган шәхесләрнең истәлекләрен туплауны алга таба да дәвам итәчәк. Димәк кадерле ядкарьләр хәтердә генә калмаячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*