tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саҗидә Баталова: “Гамәл Стратегиясе һәм аның төп юнәлешләре кабул ителү – барлык татар дөньясы өчен зур вакыйга”
Саҗидә Баталова: “Гамәл Стратегиясе һәм аның төп юнәлешләре кабул ителү – барлык татар дөньясы өчен зур вакыйга”

Саҗидә Баталова: “Гамәл Стратегиясе һәм аның төп юнәлешләре кабул ителү – барлык татар дөньясы өчен зур вакыйга”

Бурятия республикасындагы татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Саҗидә Баталова:

Гамәл Стратегиясе һәм аның төп юнәлешләре кабул ителү – барлык татар дөньясы өчен зур вакыйга. Әлеге мөһим документта милләтебезнең үсеше өчен мөһим юллар күрсәтелгән. Казанда Милләт Җыенында катнашканнан соң, шулай ук “2020-2023 нче елларга татар милләтен саклау” программасын өйрәнгәннән соң, мин шуны аңладым: Татарстан республикасы җитәкчелеге ирешелгән максатларда гына туктап калмый, ә  татар мәдәниятен, милли брендны глобаль мәдәни киңлеккә чыгару өчен тырыша. Милли мәгариф, туризм, сәнгать, дизайн һ.б. өлкәләрдә көндәш булырдай белгечләр әзерләү күздә тотыла. Бу татар халкының бай мирасын саклап калырга һәм тагын да тулыландырырга ярдәм итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*